Астанада сәүдә–икътисадый, фәнни–техник һәм гуманитар хезмәттәшлек итү буенча Татарстан –Казакъстан Уртак эш төркеменең беренче утырышы узды

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

2015 елның 28 гыйнварында Астанада Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Казакъстан Республикасына визиты кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Казакъстан Республикасы Хөкүмәте арасындагы сәүдә–икътисадый, фәнни–техник һәм гуманитар хезмәттәшлек итү буенча Килешүне гамәлгә ашыру буенча Уртак эш төркеменең беренче утырышы узды (алга таба – Уртак эш төркеме). Уртак эш төркеменең рәистәшләре – Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Казакъстан Республикасы милли икътисад министры Ерболат Досаев.

Уртак эш төркемнең утырышында Татарстанның һәм Казакъстанның министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасының машина төзелеше, нефть, газ химиясе һәм энергетика комплекслары сәнәгать предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, Казакъстан традицион рәвештә республиканың стратегик мөһим һәм актив эшлекле партнеры булып тора.

Казакъстан белән Татарстанның хезмәттәшлеге Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Казакъстан Республикасы Хөкүмәте арасындагы 1996 елда имзаланган сәүдә–икътисадый, фәнни–техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү буенча Килешүгә нигезләнә.

Узган елны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе берничә тапкыр Казакъстанда булды (сентябрь, Астана шәһәре – Татарстан Республикасы көннәре; сентябрь, Атырау шәһәре – “Углеводород өлкәсендә инновацияләр” дәүләт башлыклары катнашындагы Россия Федерациясе һәм Казакъстан Республикасының регионара хезмәттәшлек Форумы; декабрь, Астана шәһәре – Казакъстанның оборона министры И.Н.Тасмагамбетов чакыруы буенча визит).

2014 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Атырау өлкәсе Акиматы (Казакъстан Республикасы) арасында Килешүләр имзаланды. Казанда Казакъстан Республикасының Генераль Консуллыгы, ә Казакъстан Республикасында Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли.

Равил Зарипов Татарстан –Казакъстан мөнәсәбәтләренең үсешен уңай бәяләде, шул исәптән, машина төзелеше һәм энергетика өлкәләрен атады. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры сүзләренчә, Казакъстанның предприятиеләре белән Татарстанның түбәнде предприятиеләре актив хезмәттәшлек итәләр: «КАМАЗ», «Татнефть», «ЕЛАЗ», «Казан вертолет заводы», «Горький исем. Зеленодольск заводы», «Әлмәт торба заводы», «КМИЗ», «КЭР-холдинг», «ПОЗИС» һәм башка предприятиеләр.

Равил Зарипов билгеләгәнчә, 2013 елда Татарстан Республикасы белән Казакъстан Республикасы арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 754,3 млн. долл. АКШ, шул исәптән, экспорт – 730,5 млн. долл. АКШ, импорт – 23,8 млн. долл. АКШ тәшкил итте.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры ассызыклаганча, агымдагы елның 27 һәм 28 гыйнварында Татарстан Республикасы делегациясенең Казакъстанга эш визиты кысаларында Астана Акимы урынбасары Косман Әйтмөхәммәтов белән икеяклы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, Казакъстанның Оборона министрлыгында, Казакъстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында, Кзакъстанның Сәламәтлек һәм социаль үсеш министрлыгында, Казакъстанның энергетика министрлыгында, «Каз Мунай Газ» һәм «Казакъстан темир жолы» милли компанияләрдә официаль очрашулар һәм эшлекле сөйләшүләр узды. Казакъстан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында оборона сәнәгате өлкәсендә 2015 елга хезмәттәшлекне үстерүнең Юл картасы имзаланды. Үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов икеяклы хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләрен атады.

Уртак эш төркеме утырышы кысаларында уртак проектларның гамәлгә ашырылу эшчәнлеге барышы, Татарстан Республикасы белән Казкъстан Республикасы арасындагы сәүдә–икътисадый, фәнни–техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре билгеләнде.
Шулай ук Уртак эш төркеме утырышы кысаларында Йомгаклау протоколын имзаладылар. Документны Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, уртак эш төркеменең Татарстан өлеше рәисе Равил Зарипов һәм Казакъстан Республикасы милли икътисад министры, Уртак эш төркеменең Казакъстан өлеше рәисе Ерболат Досаев имзаладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International