Казан авиазаводында ике яңа җитештерү объекты төзелеше башланды

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

9 ноябрьдә С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында Ту-214 җитештерү өчен өстәмә куәтләр төзелә башлады.  Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин катнашты.

Эш программасы үсеше белән бәйле рәвештә заводта түбәндәгеләр төзеләчәк:

  • озын үлчәмле детальләр җитештерү өчен механик эшкәртү үзәге;
  • Ту-214 самолетларын җыю өчен яңа агрегат һәм соңгы тупланма корпусы.

Шулай ук ТР Рәисе җитәкчелегендә «Туполев» АҖ Директорлар советы утырышы узды (Ростех дәүләт корпорациясенең «ОАК» ГАҖ составына керә). Катнашучылар Ту-214 пассажир самолетлары җитештерүне масштаблаштыру программасын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International