Олег Коробченко: «Татарстан предприятиеләренә инженерлар, технологлар һәм күп эшче куллар кирәк»

2023 елның 3 ноябре, җомга

3 ноябрьдә ТР Иминлек Советы һәм ТР Рәисе каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышы узды. Утырышны  республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко  «Миграция өлкәсендә этник һәм конфессияара конфликтларны профилактикалау буенча өстәмә чаралар турында» темасына доклад белән чыгыш ясады.

Бүгенге көндә Татарстанда хезмәт эшчәнлеген 35,7 мең мигрант алып бара – эш белән тәэмин ителгәннәрнең гомуми санының 1,7 проценты. Эшкә урнашуның төп тармаклары – төзелеш, сәүдә, гомуми туклану, транспорт өлкәсе һәм эшкәртү сәнәгате.

«Хезмәт базарындагы хәл тотрыксыз һәм соңгы 2 елда бик нык үзгәрде, – диде Олег Коробченко. – Бүгенге көндә эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы түбән – 0,26% һәм бу сайларга беркем дә юк дигәнне аңлата. Предприятиеләр кирәкле продукция чыгаруны тәэмин итү өчен кадрлар җитмәве турында сөйлиләр.
Ул билгеләп үткәнчә, нефть чыгаруда, нефть химиясендә һәм энергетикада кадрларга ихтыяҗ норма чикләрендә бар. Бу кадрлар әзерләүнең төзелгән системасы белән бәйле. Персоналга иң зур ихтыяҗ эшкәртү производствосында күзәтелә – инженерлар, технологлар һәм күп эшче куллар таләп ителә.

Олег Коробченко сүзләренчә, чит ил гражданнарын җәлеп итү тәҗрибәсе берничә сәнәгать предприятиесендә тупланган.

«Мәсәлән, «Алабуга» МИЗ 2022 елда «Алабуга Старт» проектын эшләде һәм эшләтеп җибәрде. Программа рәсми эшкә урнашуны, Россиягә бушлай очуны һәм хостелда ташламалы яшәүне, шулай ук медицина иминияте һәм хезмәт визасы яки патент рәсмиләштерүне күздә тота. Сайлап алу барышында проектта катнашучылар рус телен, Россия тарихын өйрәнәләр, сайланган белгечлек буенча һөнәри күнекмәләр алалар», – диде ул.

Министр шулай ук, КАМАЗда чит ил гражданнары белән эшләү дә мисал булып тора, диде. Октябрь ахырына 969 Үзбәкстан гражданы эшкә урнаштырылган. Компания үзбәк ягы белән хөкүмәт дәрәҗәсендә системалы эш төзегән. Махсус бүлек булдырылып, чит ил гражданнарын социализацияләүгә һәм җиңел яраклаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы белән программа төзелгән.

Этник һәм конфессияара конфликтлар куркынычын киметү өчен Олег Коробченко түбәндәгеләрне тәкъдим итте:

  • чит ил эшчеләрен әзерләү һәм туган илләрендә Татарстанның мәдәнияте һәм гореф гадәтләре белән таныштыру;
  • төрле республикалар һәм илләр вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге минималь булсын өчен, эш процессын төзү;
  • чит ил гражданнары тупланган урыннарда контрольне көчәйтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International