Татарстанда җил энергетикасы җайланмалары җитештереләчәк

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия-Кытай «РОСТКИ» форумында «Углеродсыз энергетика» түгәрәк өстәле узды. Спикерларның берсе булып Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев  чыгыш ясады.

Форумда билгеләп үтелгәнчә, 2014 елдан башлап Россия һәм Кытай корпорацияләре арасында яңартыла торган энергетиканы үстерү планында элемтәләр ныгый; яклар хезмәттәшлек турында килешүләр төзи, үзара файдалы нигездә инвестиция проектларын эшли һәм гамәлгә ашыра. Кытай компанияләре Россиянең чиста энергия белән эшләүче, күбесенчә кояш һәм җил энергиясе белән эшләүче электр станцияләре төзүгә күбрәк инвестицияләр кертәләр. 

Түгәрәк өстәлдә спикерлар Россия компанияләренең Кытайга нинди инвестицияләр кертүе һәм яңартыла торган энергетиканы үстерү өлкәсендә кемнең лидер булуы турында фикер алыштылар.

«Силовые машины» АҖнең чиста энергетиканы үстерү юнәлеше җитәкчесе Василий Горяев компаниянең Татарстанда 5,3 МВт җил энергетикасы җайланмалары җитештерүне оештырырга ниятләве турында сөйләде. Проект куәте – елына 150 җайланмага кадәр.

Заводны оештыру якынча бер ел вакыт алачак, тагын ярты ел дәвамында сынау үрнәкләре ясалачак һәм технологияләр көйләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International