Эшче яшьләрнең Республика телевизион иҗат фестивале

2013 елның 11 июне, сишәмбе
11 июньдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг эшче яшьләрнең Республика телевизион иҗат фестиваленә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы  Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, “Созвездие-Йолдызлык” яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Айдар Гайнетдинов, “Татарстан Республикасы  предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе” эш белән бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе генераль директоры Алексей Пахомов катнашты.
Билгеле булганча, 24 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшче яшьләрнең республика иҗат фестивален оештыру һәм үткәрү буенча киңәшмә узды, аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислек итте. Киңәшмәдә эшче яшьләрнең беренче республика иҗат фестивален уздыру турында документларга кул куелды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э. Фәттахов, “Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе” эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе генераль директоры А. Пахомов имзалады.
Фестиваль ел саен, ике этапта үтәчәк. Беренче этап (зона этабы) Татарстан Республикасының 5 зонасында (Казан, Алабуга, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә), икенче – финал этабы һәм гала-концерт Казанда булачак.
Конкурс Нигезләмәсе буенча, анда милек рәвешенә бәйсез рәвештә төрле тармак предприятиеләрендә эшли торган 18-35 яшьтә булган затлар катнаша ала.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева әйтүенчә, “Фестивальне үткәрү инициативасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды”. Фестиваль эшче яшьләрнең производствода ныклап урнашуына, эшче һәм инженер һөнәрләрнең абруен арттыруга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрендә яшьләр белән эш дәүләт яшьләр сәясәтенең стратегик юнәлешләренең берсе булып санала. Эшче һәм инженер белгечлекләренең абруен арттыру буенча башкарылган эш кысаларында эшче яшьләрнең Республика телевизион иҗат фестиваленә старт бирелүе дә шул хакта сөйли.
Бүген предприятиеләргә яшьләрне җәлеп итүнең төрле рәвешләре кулланыла. Күп предприятиеләрдә яшьләр белән эшләү буенча ставкалар гамәлгә кертелде. Предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача яшен киметү бурычы да куелган. Хөкүмәт яшьләр сәнәгать предприятиеләренә килсен өчен уңайлыклар тудыра.

Әлеге иҗади фестиваль “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең уңай тәҗрибәсенә таянып үткәрелә. Фестивальнең беренче башлангыч этабы сентябрьдә узачак. Жюри башлангыч этапта сайлап алган предприятие командалары фестивальнең зональ этапларында катнашу өчен 3 көнгә шәһәр читендәге ял йортлары һәм санаторий базаларына җыелачак.
3 нче этап (финал) 2013 елның декабрендә Казанда булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International