ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Якында Татарстан Республикасы Япониядә үз вәкиллеген ачачак, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан-Япония" бизнес -форумында.

 Вәкиллекне ачу алга таба Татарстан-Япония хезмәттәшлегенең үсүенә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Республиканың сәүдә вәкиле  Тамерлан Абдикеев булачак.

Моннан тыш, форумда «Иокогава Электрик» компаниясе һәм Татарстан Республикасы арасында ниятләр турында беркетмә имзаланды. Имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Иокогава Электрик» компаниясе баш башкарма директоры Такаши Нишиджима аттылар. 

Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов барлыгында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм "Miyako Capital Ltd" компаниясе арасында ниятләр турында килешүгә кул куелды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан делегациясе эш визиты белән Япониядә. Элегрәк ТР Президенты Япония икътисад министры һәм бизнес вәкилләре белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International