Идел буе федераль округының иң яхшы экспортерлары билгеле булган

2021 елның 24 августы, сишәмбе

«Ел экспортеры» россиякүләм премиясенең бердәм округ конкурс комиссиясе Идел буе федераль округында 10 җиңүчене билгеләгән. Федераль министрлыклар, Экспортка ярдәм итү үзәкләре, «Россия экспорт үзәге» АҖ һәм эшкуарлык берләшмәләре вәкилләреннән торган комиссия карары буенча кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә, эре сәнәгать предприятиеләре дә җиңүче булган.

Премия чимал булмаган энергетика товарлары, эшләр, хезмәтләр күрсәтү, шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен экспортлауда иң зур уңышларга ирешкән оешмаларга һәм шәхси эшкуарларга бирелә.

Округ этабында җиңүчеләр 12 номинациядә билгеләнгән.

«Эре бизнес» категориясендә «Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры» номинациясе

«Новомет-Пермь» АҖ (Пермь крае)

- Россиядә нефть-газ җиһазлары, шул исәптән катлам басымын саклау системалары җитештерү белән шөгыльләнә торган иң эре халыкара холдингларның берсе.

«Кече һәм урта эшкуарлык» категориясендә «Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры» номинациясе

«Славянский двор» ҖЧҖ (Түбән Новгород өлкәсе)

- Россиядә мебель, йомшак мебель һәм карават җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе.

«Эре бизнес» категориясендә «Агросәнәгать өлкәсендә ел экспортеры» номинациясе

«НМЖК» АҖ (Түбән Новгород өлкәсе)

- Россия һәм БДБ май базары лидерларының берсе, составына 12 предприятие кергән вертикаль интеграцияле холдинг.

«Кече һәм урта эшкуарлык» категориясендә «Агроәнәгать өлкәсендә ел экспортеры» номинациясе

«Юфенал Трейд» ҖЧҖ (Саратов өлкәсе)

- Компания Саратовта 1992 елда нигез салынган «Юфенал» компанияләре төркеме составына керә һәм авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, киптерү, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнә.

«Эре бизнес» категориясендә «Хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры» номинациясе

«СОКОД» ДБССО (Самара өлкәсе)

- Самара өлкәсенең онкология хезмәте. Диспансер эшчәнлеге төрләре: онкология авырулары вакытында махсуслаштырылган, югары технологияле медицина ярдәменең барлык төрләрен күрсәтү.

«Кече һәм урта эшкуарлык» категориясендә «Хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры» номинациясе

Җиңүче: «ИТ профессиональ чишелешләр» ҖЧҖ ITPS (Пермь крае)

заманча  IIoT, Big Data/Smart Data, Predictive Analysis&Optimization технологияләре, үзенең шәхси ИТ-чишелешләре базасында һәм AVIST цифрлы җитештерү платформасында эре предприятиеләрне цифрлы трансформацияләү хезмәтләре күрсәтә торган алдынгы комплекслы провайдерларның берсе.

«Эре бизнес» категориясендә «Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры» номинациясе

Җиңүче: «КАМАЗ» ГАҖ (Татарстан Республикасы)

дөньяда авыр йөк автомобильләре җитештерүче иң эре ТОП-20 исемлегенә керә һәм Россия Федерациясендә һәм БДБда иң зур йөк автомобильләре җитештерүче предприятие булып санала.

«Кече һәм урта эшкуарлык» категориясендә «Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры» номинациясе

Җиңүче: «Сателлит Инновация» ҖЧҖ (Пермь крае)

Компания заманча видеокүзәтү системаларын программа белән тәэмин итү белән шөгыльләнә. Компаниянең технологик чишелешләре бизнес-процессларны оптимальләштерү, чыгымнарны киметү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кулланыла.

«Эре бизнес» категориясендә «Ел трейдеры» номинациясе

Җиңүче: «ПродЭкс» ҖЧҖ (Татарстан Республикасы)

- Компания «Эссен Продакшн АГ» АҖ кондитер фабрикасы продукциясен (конфетлар, снэклар, печенье, мармеладалар), шулай ук «Махеевъ» сәүдә маркасы белән җитештерелә торган продукция: джемнар, повидло, топпинглар, майонезлар һәм майонез соуслары; томат нигезендә кетчуплар һәм соуслар; тәмләткечләр (горчица, керән, аджика, маринад) экспортлау белән шөгыльләнә.

«Кече һәм урта эшкуарлык» категориясендә «Ел трейдеры» номинациясе

Җиңүче: «ТПП» ҖЧҖ (Саратов өлкәсе)

- Компания эшчәнлегенең төп төре – запас частьләр, аерым алганда, подшипникларны күпләп сату.

«Яңа география» номинациясе

«ПродЭкс» ҖЧҖ (Татарстан Республикасы)

- Компания «Эссен Продакшн АГ» АҖ кондитер фабрикасы продукциясен (конфетлар, снэклар, печенье, мармеладалар), шулай ук «Махеевъ» сәүдә маркасы белән җитештерелә торган продукция: джемнар, повидло, топпинглар, майонезлар һәм майонез соуслары; томат нигезендә кетчуплар һәм соуслар; тәмләткечләр (горчица, керән, аджика, маринад) экспортлау белән шөгыльләнә.

«Ел ачышы» номинациясе

«Сателлит Инновация» ҖЧҖ (Пермь крае)

Компания заманча видеокүзәтү системаларын программа белән тәэмин итү белән шөгыльләнә. Компаниянең технологик чишелешләре бизнес-процессларны оптимальләштерү, чыгымнарны киметү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кулланыла.

Төбәк конкурсларында җиңүчеләр икенче – федераль этапта катнашачак. Федераль этап лауреатларын бүләкләү тантанасы «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумында узачак. «Ел экспортеры» җиңүчеләре Россия экспорт үзәгеннән төрле бонуслар алачак. Алар арасында Мәскәүдә Экспорт мәктәбе базасында акселерация программасы буенча укыту, шулай ук экспортерларга мәгълүмат ярдәме чараларының киң исемлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International