Дөньяда иң зур йөк күтәрә торган «Руслан» самолеты Казанга медицина битлекләре һәм аларны җитештерү буенча 6 линия китергән

2020 елның 10 апреле, җомга

Бүген иртән «Казан» халыкара аэропортына Кытайдан борт килгән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Татнефть» ГАҖ компаниясе 5,8 миллион медицина битлеге китертүне оештырган. Алар республика производстволарына һәм дәвалау оешмаларына җибәреләчәк. 

Моннан тыш, борт коронавирус белән авыручыларны ташу өчен изоляцияләнгән бокслар һәм бер тапкыр кулланыла торган битлекләр җитештерү буенча 6 линия дә китергән. Җиһазлар Казанда һәм Түбән Камада урнаштырылачак, алар аена 15 миллионнан артык эшләнмә җитештерәчәк.

Шулай итеп, республика халкы өчен битлекләр кытлыгы максималь кимиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International