Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре эшенә йомгак ясалды

2012 елның 18 декабре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оборона-сәнәгать предприятиеләренең үткән елгы эшенә йомгак ясалды, яңа елга планнар кабул ителде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов алып барды, анда шулай ук предприятиеләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы эшкуарлары ассоциациясе җитәкчеләре һ.б катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов республика сәнәѓатендә оборона-сәнәгать предприятиеләре тоткан урын, җитештерү күрсәткечләре турында бәян итте. Агымдагы елда продукция җитештерү, товарлар эшләп чыгару һәм хезмәт күрсәтүләр күләме оборона-сәнәгать предприятиеләре буенча 55,3 млрд.сум, җитештерү индексы 122,1% тәшкил итте.
Министр әйтеп үткәнчә, әлеге тармакта эшләүче предприятиеләр алдына куела торган мөһим бурычларның берсе дәүләт заказы кимү аркасында тик торучы җитештерү күәтләрен тулы көченә файдалану булырга тиеш. Бу мәсьәлә граждан билгеләнешендәге продукция эшләп чыгару юлы белән хәл ителергә мөмкин.
Министр фикеренчә, ОСК (оборона-сәнәгать комплексы) предприятиеләренең уңай эшчәнлеге – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм федераль хакимият органнары, предприятиеләр җитәкчеләре тарафыннан башкарылган уртак эшләрнең нәтиҗәсе ул. Министр шулай ук бу өлкәдә үткәрелгән чаралар турында да мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева сәнәгатьнең югары технологияләр кулланыла торган өлкәләре өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе хакында чыгыш ясады.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президентының һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International