"Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" халыкара күргәзмәсе башланды

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

2019 елның 4 декабрендә "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында машина төзелеше, металл эшкәртү һәм эретеп ябыштыру тармаклары өчен "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" дигән 19нчы халыкара күргәзмә эшли башлады.

Күргәзмәне оештыручылар – ТР Президенты ярдәмендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Станкоинструмент" Россия станокоинструменталь продукция җитештерүчеләр ассоциациясе һәм "Казан ярминкәсе" ААҖ. 

Быел күргәзмәдә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 200дән артык компания катнаша. Үз продукциясен Татарстан Республикасы, Алтай крае, Новосибирск өлкәсе, Кырым Республикасы, Мәскәү һәм Санкт-Петербург һәм башка төбәкләрдән предприятиеләр тәкъдим итәчәк. Күргәзмәдә катнашучылар арасында – Беларусь, Германия, Чехия һәм Швейцария компанияләре. 

Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Күргәзмәне ачу тантанасында TTAF Elektronik Төркия компаниясе һәм ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы хезмәттәшлек турында килешү имзалады. 

Күргәзмәдә катнашучылар һәм кунаклар өчен эшлекле һәм фәнни чаралар планлаштырылган.  4 декабрьдә "Казан Экспо" мәйданчыгында Татарстан Республикасы Машина төзелеше предприятиеләренең координацияләү советы утырышы һәм "Россия технологияләре һәм җиһазлары – Татарстан Республикасының машина төзелеше комплексы" темасына конференция узды. 

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм "Россия сыйфат системасы" коммерциясез автоном оешмасы җитәкчесе Максим Протасов катнашында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә ачык конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 

Күргәзмәне ачу белән берлектә, халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында "ЧПУлы станокларда фрезер эшләре", "ЧПУлы станокларда токарь эшләре", "Эретеп ябыштыру технологияләре", "Мехатроника" һәм "Әйберләр интернеты" компетенцияләре буенча Татарстан Республикасы "Яшь профессионаллар" төбәк чемпионатының өченче этабын ачу тантанасы узды.

Күргәзмә 6 декабрьгә кадәр эшләячәк. Программада Чехия һәм Россия арасында сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча эшче төркем утырышы, "Инновацияле машина төзелеше технологияләре, җайланмалар һәм материаллар-2019" халыкара фәнни-техник конференциясен, шулай ук Татарстан Республикасының машина төзелеше предприятиеләре белгечләренең бизнес-очрашуларын уздыру планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International