"Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты: экспортерларга ярдәм чаралары

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Бүген Альберт Кәримов "ТЭМПО" АҖ компаниясе вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Очрашуның төп темасы Татарстан Республикасында җитештерүгә дәүләттән ярдәм чаралары булды.

Яклар предприятиеләргә гамәлдәге ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү, шулай ук 2019-2022 елларда җитештерүгә ярдәм итү буенча федераль һәм төбәк программаларында, шул исәптән сәнәгать паркларына ярдәм итү буенча федераль программада катнашу мөмкинлеге турында фикер алышты.

Россиядә экспортерларга ярдәм "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы территориясендә предприятиеләрнең кураторы – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы. Министрлык белгечләре предприятиеләргә даими рәвештә актуаль мәгълүмат тарата, шулай ук аны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында "Илкүләм проектлар" бүлекчәсендә дә урнаштыра.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкиле шулай ук "ТЭМПО" АҖенә инфраструктура объектлары аша финанс, милек һәм мәгълүмати-консультация ярдәмен үз эченә алган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары турында да мәгълүмат бирде. Әлеге чаралар "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International