"Инвэнт" ДК мәсьәләсе: диалог дәвам итә

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Бүген Альберт Кәримов "ИНВЭНТ" ДК бурычларын реструктуризацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ИНВЭНТ компанияләре төркеме, "Интер РАО" ГАҖ, "Газпромбанк" АҖ вәкилләре катнашты.

Очрашуда хәзерге эшчәнлек һәм банк-кредиторлар алдындагы бурычлардан арыну һәм аны реструктуризацияләү буенча күрелгән чаралар һәм ихтимал вариантлар турында сүз барды.

"ИНВЭНТ" ИК" ҖЧҖ генераль директоры Леонид Резников компанияләр төркеменең, персонал алдында хезмәт хакы буенча бурычларын үтәп, катлаулы финанс шартларында эшләүне дәвам итеп, җитештерүне, контрагентларны саклап калырга тырышуын аңлатты. Әмма хәлне тотрыклыландыру, предприятиеләр тулы кыйммәтле эш режимына кайтсын өчен, реструктурлаштыру буенча кайбер чараларны кулланырга кирәк. "Интер-РАО" һәм "Газпромбанк" вәкилләре яңгыраган фикергә теләктәшлек күрсәтте. "Предприятиеләрнең функциональлеген саклап калу өчен, барлык якларның да конструктив диалогы аша реструктуризация стадиясен узарга кирәк", – дип билгеләде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International