2019 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Карпов концерны" ҖЧҖ фәнни-тикшеренү лабораториясен җиһазлау һәм тәҗрибә-сәнәгать җайланмалары булдыруда ярдәм күрсәтү мәсьәләсендә киңәшмә узды. Очрашуны министр урынбасары Алексей Савельчев үткәрде.
Киңәшмәдә "Карпов концерны" ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, "Идея" технопаркы ЯАҖ, "Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды" коммерциясез оешмасы, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ, "Казан милли тикшеренү технология университеты" ЮҺБ ФДБМУ вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында "Карпов концерны" ҖЧҖ вәкилләре тыңланды, алар "Фәнни-гамәлгә кертү үзәге" ҖЧҖ лабораториясенең потенциалы, шулай ук кремнийорганик продуктлар җитештерү технологияләрен эшләү буенча уздырылган тикшеренүләр турында хәбәр итте. "Карпов концерны” ҖЧҖнең гамәлдәге дәүләт программаларында катнашу мөмкинлегенә бәйле мәсьәләләр каралды.