Алтынчы халыкара "Сыйфат - заманча автосәнәгатьнең конкурентлылыкка сәләтле булу нигезе" конференциясе

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Бүген Россиянең йөк транспорты башкаласы булган Яр Чаллы шәһәрендә, гадәткә кергәнчә,  VI "Сыйфат - заманча автосәнәгатьнең конкурентлылыкка сәләтле булу нигезе" халыкара конференциясен ачу тантанасы булды.

Конференция республиканың "Сыйфат көннәре" кысаларында уздырыла торган әһәмиятле чараларның берсе булып тора.

Ике көн дәвамында түбәндәге мәсьәләләр фикер алышуга чыгарылачак:

Россиядә автомобиль кластерын үстерүнең актуаль мәсьәләләре;

сыйфат менеджменты системасында куркынычларга идарә итү механизмын үстерүнең перпективалы юнәлешләре;

Россия автосәнәгатен дөньякүләм автосәнәгатькә интеграцияләү;

квалификацияләрнең илкүләм системасын үстерү;

автоҗыю предприятиеләренә һәм автокомпонентлар белән тәэмин итүчеләргә карата халыкара таләпләр;

автосәнәгатьтә тәэминатчыларны үстерү системасы;

мәгълүмат куркынычсызлыгы;

менеджмент системасының иң яхшы тәҗрибәләре.

Билгеләп узарга кирәк, белдерелгән тематика үз бизнесын уңышлы үстерү өчен автосәнәгатьтә сыйфатның ролен аңлап эш итә торган даирә вәкилләрен җыйды - болар әйдәп баручы автоҗыю предприятиеләре, консалтинг компанияләре җитәкчеләре һәм белгечләре, финанс һәм инвестиция оешмалары, фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләре, Россиядән һәм чит илләрдән профильле союзларның һәм ассоциацияләрнең җитәкчеләре. Россия Федерациясенең 17 субъектыннан барлыгы 250дән артык белгеч, шулай ук Беларусьтан, Сербиядән, Италиядән, Кытай Халык Республикасыннан чит ил партнерлары.

Конференция кысаларында хәзерге автосәнәгатьне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча тематик "түгәрәк өстәлләр" уздырылачак һәм җитештерү мәйданнарын, шул исәптән "КАМАЗ" ГАҖ автомобиль заводын карау планлаштырыла.

Автомобиль тармагындагы хәзерге икътисадый вәзгыять автомобильләргә тотрыклы булмаган сорау, конкуренциянең, шул исәптән чит ил җитештерүчеләре ягыннан, көчәюе белән сыйфатлана. Әлеге шартларда Россия җитештерүчеләре үзләрендәге идарә системаларының нәтиҗәлелеген арттырырга мәҗбүр, шул исәптән сыйфат менеджментын эшләү, кертү һәм даими камилләштерү юлы белән дә. Соңгы ике елда әлеге өлкәдә шактый үзгәрешләр булды. Асылда,  "Сыйфат менеджменты системалары. Автомобиль сәнәгате оешмаларына карата таләпләр" (ГОСТ Р 58139-2018) дигән яңа дәүләт стандарты бастырып чыгарылды. Шунысын билгеләү әһәмиятле, ГОСТ Р 58139-2018 тулысынча Россия эшләп чыгарган стандарт, ә андагы таләпләр халыкара идарә стандартларына каршы килми.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев мөрәҗәгать итте: "Татарстан Республикасының дәүләт сәясәтендәге стратегик линия товар җитештерүчеләрнең һәм тулаем алганда республикадагы сәнәгатьнең көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен арттырудан гыйбарәт. Алдынгы фәнни казанышларны производствога җәлеп итү, идарә итүнең яңа, дәүләт, фән һәм бизнес хезмәттәшлегенә нигезләнгән методларын кертү әлеге эшнең әһәмиятле өлешләре булып тора. Мәсьәләнең бәясе - глобальләшү, хезмәт һәм капитал базарын дөньякүләм бүлү шартларында позицияләребезне ныгыту".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International