Технологик семинарда катнашырга чакырабыз

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Тюрингия (Алмания) Ирекле җиреннән сәнәгый предприятиеләр делегациясе визиты кысаларында 2018 елның 10 сентябрендә Яр Чаллыда "Алман машина төзелешендә заманча технологияләр һәм цифрлаштыру тәҗрибәсе. Тюрингия компанияләре мисалында тармакны үстерү тенденцияләре" темасына технологик семинар узачак.  Семинар КНИТУ-КАИ "Машина төзелеше" Алман-Россия инжиниринг үзәге белән хезмәттәшлек турында элегрәк имзаланган килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының Машина төзелеше кластеры ярдәмендә узачак.

Тюрингия (Алмания) Ирекле җире делегациясе составына машина төзелешендә махсуслашкан алман предприятиеләре вәкилләре кергән.

Чара программасында түбәндәге актуаль темаларга тематик түгәрәк өстәлләр уздыру планлаштырыла:

- Инновация – һәм компания өчен "зарурлык". Компаниягә техник яңалыклар керткәндә менеджмент системасы;

- Мониторингны яхшырту һәм вакуум процессларын җайга салу юлы белән җайланмалар өчен нәтиҗәле Life Cycle Management;

- Бер үк вакытта тирәнлеккә бораулау һәм фрезерлау эше белән югары җитештерелешле металл эшкәртү үзәкләре.  "Бер җайланма – ике технология: тирән бораулау һәм фрезерлау";

- Югары төгәллекле пресс-формаларны әзерләгәндә материал бөгелүенә цифрлы анализ нәтиҗәләрен куллану.

Семинарның эш программасы Татарстан Республикасы һәм Тюрингия Ирекле җире сәнәгый предприятиеләре арасында В2В сөйләшүләр алып бару белән тәмамланачак.

Көннең икенче яртысында аерым очрашулар һәм Яр Чаллы ш. сәнәгый предприятиеләрен карау планлаштырыла.

10 сентябрьдә Технологик семинарда катнашырга чакырабыз, 10.00 сәгатьтә башлана. Алдан теркәлү кирәклеген искәртәбез!

Мәгълүмат алу һәм элемтә өчен:

маркетинг департаменты директоры Евгения Трегубова, эл. почта: tregubova.e@innokam.pro

тел.: +7 (8552) 53-07-07 (доб. 208), моб.: +7 (965) 625-79-16.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International