Бәясе 7,5 млрд сумга кадәр булган проектлар процент ставкасын субсидияләүгә дәгъва белдерә ала

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Россиянең Сәнәгать министрлыгы тарафыннан субсидияләр бирү процедуралары да санлаштырылган форматка күчерелә. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең яңа инвестиция проектларын тормышка ашыру өчен процент ставкасын субсидияләү тәртибен регламентлаучы 3 номерлы карарына тиешле үзгәрешләр кертелде.

Асылда 2017-2019 елларда Россия кредит оешмаларыннан, Внешэкономбанктан, шулай ук Россия Федерациясе катнашындагы халыкара финанс оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентлар түләүдә предприятиеләргә субсидияләр бирү кагыйдәләре яңа редакциядә расланды.

Кредит акчалары гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча комплекслы инвестиция проектларын тормышка ашыру өчен юнәлдерелергә тиеш. Субсидияләр шулай ук 2014-2019 елларда кимендә өч еллык срокка эмитацияләнгән облигацияләр буенча купон керемен түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү өчен дә биреләчәк. Бу вакытта 2014-2016 елларда алынган кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләүнең гамәлдәге кагыйдәләре үз көчендә кала.

Кертелгән үзгәрешләр нигезендә инвестиция проектының гомуми максималь бәясе 5 млрд сумнан 7,5 млрд сумга кадәр арттырыла. Үзләренә карата махсус инвестиция контракты төзелгән проектлар өчен, – 10 млрд сумга кадәр.

Гаризалар тапшыру, документлар алмашу, субсидияләр бирү шартлары үтәлешен күзәтү һәм тикшереп торуга бәйле барлык процедуралар хәзер санлаштырылган форматка күчерелгән. Электрон хезмәттәшлек Дәүләт мәгълүмат сәнәгать системасы (ДМСС) аша гамәлгә ашырылачак, бу исә бюрократик процессларның тизлеген, әлеге булышлык механизмының үтәкүренмәлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттырачак.

Субсидияләр проект гражданлык сәнәгатенең өстенлек юнәлешләре буенча комплекслы инвестиция проектлары исемелегенә кертелү шарты белән биреләчәк. Тиешле сайлап алу эше Россия Сәнәгать министрлыгы тарафыннан календарь елы дәвамында бер елдан артык булмаган ешлыкта гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International