ТРда сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясе утырышы

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Бүген сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясе утырышында җитештерүчедән башлап актыккы кулланучыга кадәр дару препаратларының хәрәкәтен күзәтеп тору системасын кертү мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль идарәсендә дару чаралары һәм медицина билгеләнешендәге эшләнмәләр әйләнешен тикшереп тору бүлеге башлыгы Гөлназ Сәйфуллина "Җитештерүчедән башлап актыккы кулланучыга кадәр дару препаратларының хәрәкәтен күзәтеп тору буенча автоматлаштырылган система кертү һәм контрафактлы һәм сыйфатсыз дару препаратларын әйләнештән оператив чыгару" өстенлекле проектын тормышка ашыру барышы турында сөйләде. "Таттехмедфарм" ДУП программа тәэминаты эшләү бүлеге башлыгы Михаил Палий системада теркәлү һәм эшләү буенча техник үзенчәлекләргә игътибар юнәлтте.

Комиссия утырышына шулай ук дару һәм фармацевтика субстанцияләре җитештерүчеләрнең вәкилләре дә  – "Татхимфармпрепараты" АҖ генераль директорының сыйфат буенча  урынбасары Виталий Севодин, "Л.Я.Карпов ис. химия заводы" АҖ генераль директоры Дамир Шәмсин, "Нанофарма Девелопмент" ҖЧҖ генераль директоры Орест Ибраһимов, "Ласкрафт" ЯАҖ директоры Евгений Воронин, "Казан фармацевтика фабрикасы" ЯАҖ генераль директоры Владимир Рубцов чакырылган иде.

Республиканың дару препаратлары һәм субстанцияләре җитештерүчеләре намуссыз җитештерүчеләрдән килгән зыян турында сөйләде, препаратның үз бәясе белән чагыштырып була торган марка төшерү зарурлыгына бәйле рәвештә, түбән бәя сегментындагы препаратларның шактый кыйммәтләнү проблемасын да яктыртты.

Утырышка йомгак ясап, Алмаз Хөсәенов түбән бәя сегментындагы, шул исәптән гомер өчен кирәкле даруларга марка ясау буенча җитештерүчеләрнең чыгымнарын киметү яки компенсацияләү турында һәм намуссыз җитештерүчеләрнең предприятиенең фармакопея статьясына туры килми торган субстанцияләрдән файдалануын туктату турында Хөкүмәтнең өстенлекле проектның проект комитеты адресына һәм Сәнәгый продукциянең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча дәүләт комиссиясенә консолидацияләнгән мөрәҗәгать әзерләү һәм җибәрү зарурлыгы турында билгеләп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International