"Казан ш. Киров районы Заречье" балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә балаларның техник иҗатын үстерү буенча чираттагы республика киңәшмәсе узды

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инициативасы белән, "Казан ш. Киров районы Заречье" балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасында балаларның техник иҗатын үстерү буенча чираттагы республика киңәшмәсе узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.А.Кәримов рәислегендә министрлыклардан һәм ведомстволардан, мәнфәгатьле сәнәгать предприятиеләреннән, техник иҗат буенча база һәм терәк мәйданнарыннан вәкилләр катнашты. Киңәшмә кысаларында балаларның техник иҗат күргәзмәсе булды, "Optima" сәнәгый робот техникасы буенча мастер-класс һәм авиамоделизм буенча ярышлар уздырылды.

Таныштыру өлешеннән соң семинар-киңәшмә булды, аның кысаларында сәнәгать тармаклары өчен кадрлар потенциалы булдыру аспектларының берсе буларак, техник иҗатка булышлык күрсәтү, аны популярлаштыру һәм үстерү буенча тәкъдимнәр һәм киңәшләр эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International