Алабуга заводында 50 меңенче Ford Transit җитештерелде

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Алабугада Ford Sollers заводы конвейерыннан 50 меңенче Ford Transit төште. Россия базары өчен LCV модельнең юбилей экземпляры бөтен металлы кызыл төстәге Race Red фургоны, ул урта базалы һәм Duratorq дизельле двигателе (125 ат көче) белән җиһазландырылган (2,2 литр сыешлы), тулы рөхсәт ителгән авырлыгы - 3,1 тонна.

Исегезгә төшерик, Россиядә Ford Тransit автомобилен җитештерү 2012нче ел башында башланып китте. Татарстанда Ford Sollers заводы конвейерына нәкъ менә беренчеләрдән булып Ford Transit автомобиле килеп басты. Бүген Алабугада Ford Transit автомобиленең соңгы 4нче буын автомобиле тулы цикл технологиясе буенча-эретеп ябыштырылган һәм буялган кузовлы автомобильләр җитештерелә. Шунысын өстәргә кирәк, Ford Transit фургоны һәм микроавтобуслары бөтен Россия буенча кулланыла, почта һәм товарлар ташу, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтендә, балаларны мәктәпләргә илтү максатында, шәһәр һәм шәһәрара маршрутларда һәм нәтиҗәле рәвештә кече һәм урта бизнес бурычларын хәл итүдә актив кулланышта йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International