Казанда Пенетрон гидроизоляция материаллары заводының беренче ботагын тантаналы эшләтеп җибәрү узды

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Пенетрон гидроизоляция материаллары заводының беренче ботагын тантаналы эшләтеп җибәрү узды. Тантаналы чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев катнашты.

Россиядә бердәнбер Пенетрон системасы материаллары эшләп чыгару заводы унике ел дәвамында Екатеринбургта урнашкан иде. Нәкъ менә шуннан дөньякүләм танылган гидроизоляция Татарстан Республикасының күп санлы төзелешләренә озатыла иде. Әмма бүген вәзгыять үзгәрде.

«Пенетрон-Россия» Холдингы Казанда үзенең җитештерү заводын ачты. Елына биш мең тоннага кадәр әзер продукция эшләп чыгара алырлык беренче ботак инде эксплуатациягә тапшырылды. Әлеге күләм Татарстан һәм күрше төбәкләрнең сыйфатлы үтеп керүчән һәм бетонга өстәлә торган гидроизоляция кушылмалары ихтыяҗын тулысынча каплый. Шул ук вакытта, тиздән  заводның куәтен ике тапкыр арттыру көтелә: биредә ел саен ун мең тоннага кадәр Пенетрон системасы материаллары җитештереләчәк. Икенче төрле сүзләр белән әйткәндә, Россия Пенетронының һәр унынчы чиләге Казанда эшләп чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International