Татарстан нефтегазохимия форумы кысаларында "түгәрәк өстәл" булып узды

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан нефтегазохимия форумы кысаларында Казан милли тикшеренү технология университетында "Нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү:   инженер педагогика үсеше мәсьәләләре" темасына халыкара түгәрәк өстәл уза.

Түгәрәк өстәл эшендә Россия, АКШ һәм башка илләрдән фәнни-педагогик җәмәгатьчелегенең 130 вәкиле катнашты.  Программага 30дан артык доклад керде, алар нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланды. Чараның ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов билгеләп үткәнчә, Россиянең барлык предприятиеләренә белемнәрен  һәм күнекмәләрен гамәли куллана белүче заманча белемле яшь белгечләр кирәк. Бүген без күтәргән мәсьәләләрнең тематикасы бик тә актуаль".

"Түгәрәк өстәл" программасына "Газпром" ЯАҖ югары уку йортлары  вәкилләренең киңәшмәсе, ел саен үткәрелә торган Россия мониторинг комитеты IGIP җыелышы, шулай ук, "Россиядә югары белем" журналының редколлегия утырышы керде.

8нче сентябрьдә чараны Россия Фәннәр Академиясе академигы Андрей Вербицкийның (Мәскәү) инженер мәгарифен үстерүнең актуаль мәсьәләләре темасына мастер-класслар һәм "Россиядә югары белем" журналының баш мөхәррире җитәкчелегендә түгәрәк өстәлләр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International