Карпов
Родион Михайлович
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
210-05-02
E-Mail:
Rodion.Karpov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

Туган көне: 13.11.1983

Туган урыны: Әлмәт шәһәре, Татарстан Республикасы

Белеме:

2007 ел – Әлмәт дәүләт нефть институты, белгечлеге: нефть һәм газ скважиналарын бораулау

2015 ел – Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты, «Дәүләт һәм муниципаль идарә» әзерлек юнәлеше буенча бакалавр

2022 ел – Казан милли тикшеренү технология университеты, «Химик технология» әзерлек юнәлеше буенча магистр

Хезмәт эшчәнлеге:

2003-2007 еллар

хезмәт коллективларында эш

2007-2009 еллар

«Татнефть-Бурение» ҖЧҖ Әлмәт бораулау эшләре идарәсе инженеры

2009-2011 еллар

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе

2011-2014 еллар

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы

2014-2020 еллар

Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе төбәкара бүлеге җитәкчесе

2018 ел

Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Нефть-газ комплексы объектларын күзәтчелек итү идарәсе бүлеге җитәкчесе

2020-2021 еллар

Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасары

01.07.2021 башлап

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары вазыйфасына билгеләнде

2023 елның 15 сентябреннән

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнде

 

Бүләкләре:

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы советы һәм Башкарма комитеты мактау грамотасы (2012 ел);

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы мактау грамотасы (2012 ел);

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы мактау грамотасы (2013 ел);

Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт рәхмәте (2017 ел);

«Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале (2020 ел)

Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте (2023)

Өйләнгән, ике баласы бар

Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International