Менталитет үзгәрә («Ватаным Татарстан» 20.12.2011 №252 (26711)
Менталитет үзгәрә («Ватаным Татарстан» 20.12.2011 №252 (26711)
//ГАЛИЯ ХАБИБРАХМАНОВА//
Узган атнада предприятиеләрдә лин-технологияләр кулланып эшләүнең нәтиҗәләре хакында кабат сүз кузгаттылар. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ведомствоара эшче төркемнең “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү буенча быелгы ахыргы утырышы узды.
– Сакчыл җитештерү (яки лин) Татарстан җитештерү¬челәренә нәтиҗәлелекне арттыру һәм көндәшлек тудыра алуга ирешү өчен чын мәгъ¬нәсендә этәргеч бирде. Рос¬сиянең БСОга керүен исәпкә алганда бу бик тә кирәк, – дип белдерде министр Равил Зарипов. Үтеп баручы 2011 елга нәтиҗәләр ясап, ведомство җитәкчесе лин-технология¬ләр кулланып эшләүнең уңай динамикасын искәртеп узды:
– Предприятиеләр “сакчыл җитештерү” методикасына ышанып карый башлады. Кеше, ниһаять, шуны аңлады – җитди ресурслар җәлеп итмичә дә чыгымнарны ки¬метергә, җитештерүчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкин.
Сакчыл җитештерү техно¬ло¬гияләрен кулланып эшләү¬нең уңай яклары күп булса да, кимчелекләре дә юк түгел. Равил Зарипов сүзләренә караганда, кайбер предприя¬тиеләрдә әлеге эш аерым бер өлкәләрдә генә алып барыла. Ә нәтиҗәлелеккә ирешү өчен системалы эш алып барырга кирәк.
Республикада “Сакчыл җитештерү” программасының башлангыч этабында лин-технологияләр кулланып эшләүче предприятиеләрнең саны өч дистәдән дә артмый иде. Бүген исә аларның саны 80нән артык. Шунысы сөенеч¬ле: әгәр беренче адымнарны ясауда нигездә машина тө¬зелеше өлкәсендәге оешмалар гына катнашкан булса, хә¬зер алар янәшәсендә икъти¬садның нефть химиясе, энергетика, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм элемтә, торак-коммуналь хуҗалык, сәла¬мәтлек саклау өлкәләре дә бар.
Сакчыл җитештерү технологияләрен кулланып эшләү буенча Татарстан Россиядә алдынгы төбәк булып санала. Республика, беренчеләрдән булып, “Сакчыл җитештерү”¬нең 2011-2013 елларга максатчан программасы концепциясен дә кабул итте.
Башланган эшнең үргә менүе аның дөрес методикага нигезләнгән булуына да бәйле. Утырышта Равил Зарипов бу мәсьәләгә дә тукталып узды.
– Без иң мөһименнән – кеше ресурсын формалаштырудан башладык. Укыту-мето¬дик эшчәнлекнең файдасы да әйтеп бетергесез зур булды, – диде ул. – Быел гына да ике уку-укыту үзәге базасында (А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты һәм “Кама аръягы” сәүдә-сәнәгать палатасы) яңа өлкә буенча бер меңнән артык белгеч укытылды, чит ил консультантлары катнашында форумнар һәм мастер-класслар үткәрелде.
Сүзен дәвам итеп, министр киләсе елга алда торган төп бурычлар һәм мәсь¬әләләргә дә тукталды. Аның сүзләренә караганда, белем бирү базасын киңәйтү һәм белгечләр әзерләү өлкәсендә бик күп эшләр башкарасы бар әле. Әлеге уңайдан Равил Зарипов, лин-технология буенча эшләүче белгечләрне күрсәтерлек эшләре булган пред¬приятиеләргә чыгып өйрәтергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.