Кәримов Альберт Әнвәр улы
1976 елның 23 гыйнварында Казан шәһәрендә туган.
Белеме:
1997 елда – Казан финанс-икътисад институты (икътисад теориясе, икътисадчы),
2000 елда – Казан дәүләт финанс-икътисад институты аспирантурасы,
2009 елда – Оксфорд университеты, МВА программасы (эшлекле идарә итү остасы).
Хезмәт эшчәнлеге:
1996-1998 "ТДТ-Инвест" инвестиция компаниясе" ҖЧҖ вексель әйләнеше төркеме җитәкчесе
1998-2001 "ТДТ-Инвест" инвестиция компаниясе" ҖЧҖ генераль директоры, башкарма директор
2001-2004 Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары ярдәмчесе
2004-2015 "Идея" инвестиция-җитештерү технопаркы" ААҖнең икътисад һәм финанс директоры, идарә рәисенең беренче урынбасары – "Идея" инновация-җитештерү технопаркы" ААҖнең икътисад һәм финанс директоры, "Идея" инновация-җитештерү технопаркы" ЯАҖ икътисад һәм финанс директоры
2006-2010 "Идея Капитал" идарәче компаниясе" ААҖ генераль директоры
2010-2015 "Идея Капитал" идарәче компаниясе" ААҖ Күзәтүчелек советы рәисе, "Химград" ААҖ Директорлар советы рәисе
2015 елның 23 ноябреннән башлап – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы
2015 елның 23 декабреннән башлап – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры.
Икътисад фәннәре кандидаты
Чит телләрне белә: инглиз теле, алман теле
Дәүләт бүләкләре:
"Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" мактаулы исеме (2014)
"Фидакарь хезмәт өчен" Татарстан Республикасы медале (2018)