Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү тәртибен раслау хакында» 2012 елның 29 декабрендәге 369-ОД номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында

«Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалана алуны тәэмин итү хакында» федераль законга һәм «Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалану алуны тәэмин итү турында» федераль законның 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2022 елның 14 июлендәге 270-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә

боерык бирәм:

1. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү тәртибен раслау хакында» 2012 елның 29 декабрендәге 369-ОД номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү тәртибенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.2 пунктка түбәндәге эчтәлекле 4 пунктча өстәргә:

«4) рәсми сайт –  «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә  Министрлык эшчәнлеге турында мәгълүматны үз эченә алган сайт.»

2.11 пунктының сигезенче абзацында «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә» сүзләрен «рәсми сайтта» сүзләренә алмаштырырга.

2. Әлеге боерык 2022 елның 1 декабреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.

3. Әлеге боерык үтәлешен тикшереп торуны министр урынбасары Р.М.Карповка йөкләргә.

 

ТР Премьер-министр урынбасары –

Татарстан Республикасы                                             О.В.Коробченко

pdf
Скачать текст
PDF,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International