Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үзенә карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган дәүләт автоном учреждениесенә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 781 статьясының 1 пунктындагы икенче абзацы нигезендә «2014-2024 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2015-2024 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» ярдәмче программасы чараларын 2022-2024 елларда гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү күләмен һәм шартларын билгеләү тәртибен раслау турында» 2022 елның 21 мартындагы 47-ОД номерлы боерыгына үзгәрешләр кертү хакында

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014-2024 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасын раслау турында» 2013 елның 31 октябрендәге 823 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 20 октябрендәге 1116 номерлы карары белән расланган үзгәрешләр нигезендә 

 

боерык бирәм:

 

1. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үзенә карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган дәүләт автоном учреждениесенә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 781 статьясының 1 пунктындагы икенче абзацы нигезендә «2014-2024 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2015-2024 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» ярдәмче программасы чараларын 2022-2024 елларда гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү күләмен һәм шартларын билгеләү тәртибен (алга таба – Тәртип) раслау турында» 2022 елның 21 мартындагы 47-ОД номерлы боерыгына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

боерык атамасында, преамбулада һәм 1 пунктта «2024» саннарын «2025» саннарына алмаштырырга;

Тәртип атамасында, 1 пунктында, 2 пунктының икенче һәм дүптенче абзацында  «2024» саннарын «2025» саннарына алмаштырырга;

10 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«10. Гамәлгә куючы субсидияне Учреждениенең Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында ачылган шәхси счетына килешүдә каралган субсидия күчерү графигы нигезендә күчерә»;

16 пунктның өченче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Гамәлгә куючы агымдагы финанс елында кулланылмаган субсидиянең калган өлешен әлеге Тәртипнең 3 пункты нигезендә чираттагы финанс елында максатларга ирешү өчен юнәлдерү зарурлыгы булуы турындагы карарны Учреждениенең субсидиянең калган өлеше буенча мөрәҗәгате алынган вакыттан башлап 5 (биш) эш көне эчендә кабул итә.»;

17 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«17. Гамәлгә куючының субсидиянең агымдагы финанс елында кулланылмыйча калган акчаларына ихтыяҗ булуы турындагы карары нигезендә әлеге субсидиянең калган акчалары чираттагы финанс елында әлеге Тәртипнең 3 пунктында билгеләнгән максатларга тотыла ала».

2. Тәртипкә карата 1 нче кушымтаны әлеге Боерыкның 1 нче кушымтасы редакциясендә бәян итәргә, ул аның аерылгысыз өлеше булып тора.

3. Әлеге Боерык үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Р.М.Карповка йөкләргә.

 

 

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары –

министр                                                                                            О.В.Коробченко

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2022 елның 6 декабрендәге 255-ОД номерлы боерыгына 1 нче кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үзенә карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган дәүләт автоном учреждениесенә Россия Федерациясе Бюджет кодексының  781 статьясының 1 пунктындагы икенче абзацы нигезендә «2014-2025 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2015-2025 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» ярдәмче программасы чараларын 2022-2025 елларда гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү күләмен һәм шартларын билгеләү тәртибенә 1 нче кушымта

21.03.2022 №47-ОД

 

 

Нәтиҗәләрнең күрсәткечләре

 (2022-2024 елларга ахыргы нәтиҗәләрне бәяләү индикаторлары)

 

т/с

Нәтиҗәнең (ахыргы нәтиҗәләрне бәяләү индикаторының) атамасы, үлчәү берәмлеге
 

Нәтиҗәнең (ахыргы нәтиҗәләрне бәяләү индикаторының) күрсәткече 

2022

2023

2024

1

Мәгълүматлаштырылган предприятиеләр саны, елына кимендә берәмлек

300

300

300

2

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә уздырылган илкүләм проектны гамәлгә ашыру турында киңәшмәләр саны, елына кимендә, берәмлек

15

15

15

3

Уздырылган семинарлар, киңәшмәләр, утырышлар саны, елына кимендә, берәмлек

3

3

3

4

Ppt.tatarstan.ru сайтына керүчеләр саны,

елына кимендә мең кеше

20

20

20

5

Үткәрелгән бәйгеләр саны, елына берәмлек

1

1

1

6

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программаларын эшләүдә ярдәм күрсәткән предприятиеләр саны, кергән мөрәҗәгатьләр проценты

100

100

100

7

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларына өйрәнгән предприятиеләр хезмәткәрләре һәм төбәк командалары вәкилләре саны, кимендә кеше,  арта бара торган нәтиҗәсендә

2 625

3 300

3 971

8

Региональ идарәдә (ТР ТКҮ тарафыннан) хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларына укыган предприятиеләр хезмәткәрләре саны, кимендә кеше, арта бара торган нәтиҗәсендә

1 632

2 292

2 952

9

Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында катнашучы предприятиеләрнең, шулай ук башкарма хакимият органнарының укытылган хезмәткәрләре саны, кимендә кеше, арта бара торган нәтиҗәсендә

216

216

216

10

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларына өйрәнгән төбәк командалары вәкилләре саны, кеше, арта бара торган нәтиҗәсендә

60

75

86

11

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен идарә итү күнекмәләре программасы буенча укытылган җитәкчеләр саны, мең кеше (арта бара торган нәтиҗәсендә)

0,219

0,219

0,24

12

Төбәк идарәсендә илкүләм проектта катнаша торган предприятиеләрдә сакчыл җитештерү буенча әзерләнгән инструкторлар саны (ТР ТКҮ белән), елына кеше

88

88

88

13

Җитештерү һәм офис процесслары фабрикалары аша укытылган югары уку йортлары, урта һөнәри белем бирү йортлары, мәктәпләр һәм башка дәүләт белем йортлары укучылары саны, елына кеше

16

16

16

14

Предприятиеләрнең региональ компетенцияләр үзәкләре эше белән канәгать булуы (төбәк үзәкләре эшеннән канәгать булган предприятиеләр өлеше), ким дигәндә, процент

70

80

80

15

Адреслы ярдәм алу аша илкүләм проектка җәлеп ителгән предприятиеләр саны, кимендә берәмлек, арта бара торган нәтиҗәсендә

 161

205

249

16

Илкүләм проект чараларын мөстәкыйль кертә торган катнашучы предприятиеләр саны, кимендә берәмлек, арта бара торган нәтиҗәсендә

22

22

22

17

Региональ идарәдә (ТР ТКҮ белән) илкүләм проект чараларын гамәлгә ашыручы предприятиеләр саны, кимендә берәмлек, арта бара торган нәтиҗә белән, шул исәптән

94

138

182

17.1

Эшче төркемнәр төзегән предприятиеләр саны, кимендә берәмлек, арта баручы нәтиҗә белән

94

138

182

17.2

Методик ярдәм күрсәтелә торган предприятиеләр саны, берәмлек, ким  дигәндә, арта баручы нәтиҗә белән

94

138

182

17.3

Илкүләм проектта катнашучы, диагностика уздырылган предприятиеләр саны, кимендә берәмлек, арта баручы нәтиҗә белән

94

138

182

 

 

Нәтиҗәләрнең күрсәткечләре

 (2025 елга ахыргы нәтиҗәләрне бәяләү индикаторлары)

                  

т/с

Нәтиҗәнең (ахыргы нәтиҗәләрне бәяләү индикаторының) атамасы, үлчәү берәмлеге

Нәтиҗә (ахыргы нәтиҗәләрне бәяләү индикаторы) күрсәткече 

1

«Сакчыл җитештерү» юнәлеше буенча Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча гамәлгә ашырылган проектлар саны, елына берәмлек

20

2

«Сакчыл җитештерү» юнәлеше буенча Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен сайланган предприятиеләр саны, елына берәмлек

20

3

Ppt.tatarstan.ru сайтын караучылар саны, елына мең кеше

20

4

Эшче төркемнәр төзегән предприятиеләр саны, елына берәмлек

20

5

Методик ярдәм күрсәтелә торган предприятиеләр саны, елына берәмлек

20

6

Диагностика уздырылган предприятиеләр саны, елына берәмлек

20

7

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру чараларына укыту узган предприятиеләр хезмәтләре саны, елына кеше

300

8

Җитештерү һәм офис процесслары фабрикалары ярдәмендә укытылган республика предприятиеләре хезмәткәрләре һәм уку йортлары укучылары саны, елына кеше

250

9

Предприятиеләр тарафыннан максатчан күрсәткечләргә ирешү турында ТР ТКҮ хисаплары саны, елына берәмлек

1

10

Җитештерү һәм процессларның офис фабрикаларында укыту уздыруны тзэмин итү, әйе/юк

әйе

 

docx
Скачать текст
DOCX, 2.57 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International