Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында аларны биләү коррупция куркынычларына бәйле булган, аларны биләгәндә дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары, милеге һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук үзләренең хатынының (иренең) һәм балигь булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милеге һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиеш булган, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең 2016 елның 17 октябрендәге 272-ОД номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлегенә үзгәреш кертү хакында

1.      Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында вазыйфа биләү коррупция куркынычларына бәйле булган, вазыйфа биләгәндә дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында һәм хатынының (иренең) һәм балигълык яшенә җитмәгән балаларының керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга бурычлы булган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлеген раслау турында» 2018 елның 9 февралендәге 25-ОД номерлы, 2018 елның 14 июнендәге 142-ОД номерлы, 2019 елның 30 мартындагы 60-ОД номерлы боерыклары нигезендә кертелгән үзгәрешләре белән) белән расланган Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында вазыйфа биләү коррупция куркынычларына бәйле булган, вазыйфа биләгәндә дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында һәм хатынының (иренең) һәм балигълык яшенә җитмәгән балаларының керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга бурычлы булган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлегенә (алга таба – Исемлек) үзгәреш кертеп, аны кушымтада бирелгән яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Кадрлар бүлегенә (Д.М. Сафина) әлеге боерыкны Исемлеккә кертелгән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче дәүләт граждан хезмәткәрләренә җиткерергә, шулай ук Исемлеккә кертелгән вазыйфаларны били торган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренә «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законның 12 статьясында каралган чикләүләр, бурычлар һәм җаваплылык турында аңлатырга.

3. Юридик бүлеккә (Р.Р.Гыйльфанова), дәүләт теркәвенә алу өчен, әлеге боерыкның Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрелүен тәэмин итәргә.

4. Җыелма бүлеккә (Л.М.Кадыйрова) әлеге боерыкны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә урнаштырырга.

5. Әлеге боерык үтәлешен контрольдә тотуны министр урынбасары Т.И.Саматовка йөкләргә.

 

 

 

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары –

министр                                                                                                       А.Ә. Кәримов

 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2016 елның 17 октябрендәге 272-ОД номерлы боерыгы белән расланды (Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 20___ елның «___» ___________ _____ номерлы боерыгы редакциясендә)

 

 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында вазыйфа биләү коррупция куркынычларына бәйле булган, вазыйфа биләгәндә дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында һәм хатынының (иренең) һәм балигълык яшенә җитмәгән балаларының керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга бурычлы булган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлеге

 

1. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең иң югары вазыйфалар төркемендәге «җитәкчеләр» категориясе вазыйфалары:

Министр урынбасары (6 штат берәмлеге).

2. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең әйдәп баручы вазыйфалар төркемендәге «ярдәмчеләр» категориясе вазыйфалары:

         Министр ярдәмчесе.

3. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең төп вазыйфалар төркемендәге «җитәкчеләр» категориясе вазыйфалары:

эшләр идарәчесе;

Юридик бүлек җитәкчесе;

Финансларны планлаштыру, исәпкә алу һәм хисаплылык бүлеге җитәкчесе;

Кадрлар бүлеге җитәкчесе;

Мобилизация эше буенча бүлек җитәкчесе;

Халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе;

Рәсми беркетмә бүлеге җитәкчесе;

Электр энергетикасы бүлеге җитәкчесе;

Энергетика һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү бүлеге җитәкчесе;

Ягулык инфраструктурасы һәм газ белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе;

Нефть-газ химиясе комплексында тармакара проектлар бүлеге җитәкчесе;

Нефть чыгару һәм нефть эшкәртү бүлеге җитәкчесе;

Химия һәм газ химиясе бүлеге җитәкчесе;

Машина төзелеше комплексы бүлеге җитәкчесе;

Оборона комплексы бүлеге җитәкчесе;

Сәнәгать продукциясе экспортына ярдәм итү һәм презентация чаралары бүлеге җитәкчесе;

 

 

Төбәкара элемтәләрне үстерү бүлеге җитәкчесе;

Кулланучылар базарын үстерү бүлеге җитәкчесе;

Урман эшкәртү һәм җиңел сәнәгать бүлеге җитәкчесе;

Җыелма бүлек җитәкчесе;

Аналитик бүлек җитәкчесе;

Сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләренең кадрлар потенциалын үстерү бүлеге җитәкчесе;

Сәнәгатьтә инвестиция программаларын алып бару бүлеге җитәкчесе;

Оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе;

Эш башкару һәм контроль бүлеге җитәкчесе;

Матди-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе.

4. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең әйдәп баручы вазыйфалар төркемендәге «җитәкчеләр» категориясе вазыйфалары:

Ягулык инфраструктурасы һәм газ белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары;

Машина төзелеше комплексы бүлеге җитәкчесе урынбасары;

Оборона комплексы бүлеге җитәкчесе урынбасары;

Аналитик бүлек җитәкчесе урынбасары;

Сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләренең кадрлар потенциалын үстерү бүлеге җитәкчесе урынбасары;

Вәкиллекләр белән эшләү секторы мөдире;

Куркынычсызлык һәм террорчылыкка каршы яклану секторы мөдире;

Мәгълүмат технологияләрен үстерү секторы мөдире.

5. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең әйдәп баручы вазыйфалар төркемендәге «белгечләр» категориясе вазыйфалары:

Электр энергетикасы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;

Энергетика һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү бүлегенең әйдәп баручы консультанты.

6. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең әйдәп баручы вазыйфалар төркемендәге «тәэмин итүче белгечләр» категориясе вазыйфалары:

Кадрлар бүлегенең әйдәп баручы белгече;

Ягулык инфраструктурасы һәм газ белән тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече;

Куркынычсызлык һәм террорчылыкка каршы яклану секторының әйдәп баручы белгече;

Матди-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече (2 штат берәмлеге).

7. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең өлкән вазыйфалар төркемендәге «тәэмин итүче белгечләр» категориясе вазыйфалары:

Кулланучылар базарын үстерү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече.

pdf
Скачать текст
PDF, 1.30 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International