Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет турында нигезләмә раслау хакында» 2020 елның 16 ноябрендәге 186-ОД номерлы боерыгына үзгәрешләр кертү турында

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  «Татарстан Республиасы министрлыгы, дәүләт комитеты, ведомствосы каршындагы иҗтимагый совет турында» 2010 елның 18 ноябрендәге карары белән расланган Татарстан Республиасы министрлыгы, дәүләт комитеты, ведомствосы каршындагы иҗтимагый совет турында бертөр нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 8 ноябрендәге 1058 номерлы карары кабул ителүгә бәйле рәвештә боерык бирәм:

1. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет турында нигезләмә раслау хакында» 2020 елның 16 ноябрендәге 186-ОД номерлы боерыгына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

2.1 пунктында:

түбәндәге эчтәлекле абзац өстәргә:

«Министрлык эшчәнлегенә иҗтимагый контрольлекне гамәлгә ашыру»;

2.2 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2.2. Иҗтимагый советның бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

тиешле өлкәдә дәүләт сәясәтен камилләштерүдә катнашу;

Министрлык тарафыннан карарлар кабул ителгәндә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү;

Министрлыкның төп эшчәнлек юнәлешләре буенча җәмәгатьчелекнең хәбәрдарлык дәрәҗәсен үстерү;

җәмгыятьтә коррупциягә юл куймаучанлык формалаштыру.»;

2 нче бүлеккә түбәндәге эчтәлекле 2.4 пунктын өстәргә:

«2.4. Әлеге максатларга ирешү һәм куелган бурычларны хәл итү өчен Иҗтимагый совет:

тиешле өлкәдә дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерли;

коррупциягә каршы көрәш буенча эшчәнлектә катнаша;

«Россия Федерациясендә иҗтимагый контрольлек нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге 212-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә Министрлык тарафыннан эшләнә торган, Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында алдан фикер алышмыйча гына кабул ителә алмый торган норматив хокукый актларның проектларына иҗтимагый экспертиза уздыруны оештыра;

Министрлык тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатына мониторингта катнаша;

Министрлыкның дәүләткә сатып алуларының нәтиҗәлелеген бәяләүдә катнаша;

дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен конкурс уздыру буенча конкурс комиссияләре һәм дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын били торган дәүләт граждан хезмәткәрләренә аттестация уздыру өчен аттестация комиссияләре эшендә катнаша.»;

3.6 пунктка түбәндәге эчтәлекле абзац өстәргә:

«әлеге Нигезләмәнең 6.6 пунктында каралган нигезләр булуы.»;

3.7 пунктка түбәндәге эчтәлекле абзац өстәргә:

«Иҗтимагый совет әгъзасында мәнфәгатьләр каршылыгына китерә яки китерә ала торган шәхси мәнфәгатьләр барлыкка килгәндә.»;

3.8 пунктта:

беренче абзацта «яисә рәис урынбасарының» сүзләрен төшереп калдырырга;

икенче абзацта «яисә рәис урынбасарына» сүзләрен төшереп калдырырга;

түбәндәге эчтәлекле 6 бүлек өстәргә:

«6. Иҗтимагый советта мәнфәгатьләр каршылыгы

6.1. Мәнфәгатьләр каршылыгы – Иҗтимагый совет әгъзасының шәхси кызыксынучанлыгы үзенең бурычларын тиешенчә, объектив һәм риясыз үтәүгә (вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга) йогынты ясый яки йогынты ясый ала торган һәм бу вакытта Иҗтимагый совет әгъзасының шәхси кызыксынучанлыгы һәм Иҗтимагый советның максатлары, бурычлары арасында каршылык килеп чыга яки килеп чыга ала торган хәл.

6.2. Иҗтимагый совет әгъзасының үзенең вәкаләтләрен объектив һәм риясыз гамәлгә ашыруга йогынты ясый яки йогынты ясый ала торган шәхси кызыксынучанлыгы Иҗтимагый совет әгъзасы тарафыннан акча, кыйммәтләр, башка төрле мөлкәт, шул исәптән мөлкәти хокуклар алу яисә үзе яки өченче затлар өчен хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеге дигәнне аңлата.

6.3. Иҗтимагый совет әгъзасы барлыкка килгән мәнфәгатьләр каршылыгы турында яки аның барлыкка килү ихтималлыгы турында бу хакта мәгълүм булуга Иҗтимагый совет рәисенә һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрына язмача формада хәбәр итәргә, ә Иҗтимагый совет рәисе бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына язмача формада җиткерергә тиеш.

Иҗтимагый совет рәисе барлыкка килгән мәнфәгатьләр каршылыгы турында яки аның барлыкка килү ихтималлыгы турында бу хакта мәгълүм булуга язмача формада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрына һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына хәбәр итәргә тиеш.

5.4. Иҗтимагый совет әгъзасында мәнфәгатьләр каршылыгына китерә яки китерә ала торган шәхси кызыксынучанлык барлыкка килүе турында мәгълүм булган Иҗтимагый совет рәисе яисә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмый калу яки җайга салу буенча, шул исәптән мәнфәгатьләр каршылыгының бер ягы булып торган Иҗтимагый совет әгъзасының вәкаләтләрен туктатып тору яки туктату турында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы билгеләгән тәртиптә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрына тәкъдим кертү юлы белән, чаралар күрергә бурычлы.

6.5. Иҗтимагый совет рәисе яисә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Иҗтимагый совет эшчәнлегендә коррупция хәтәрлекләренә бәя уздыра һәм Иҗтимагый совет әгъзаларының коррупциягә каршы көрәш турында Россия Федерациясе законнарын бозу билгеләре булган эшчәнлектә катнашуын булдырмау максатларында аларны минимальләштерү чараларын күрә.

Иҗтимагый совет әгъзасының коррупциягә каршы көрәш турында Россия Федерациясе законнарын бозу билгеләре булган эшчәнлектә катнашу факты турында мәгълүм булган Иҗтимагый совет рәисе өч эш көне эчендә бу хакта язмача формада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрына һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына хәбәр итә.

Иҗтимагый совет рәисенең коррупциягә каршы көрәш турында Россия Федерациясе законнарын бозу билгеләре булган эшчәнлектә катнашу факты турында мәгълүм булган Иҗтимагый совет әгъзалары өч эш көне эчендә бу хакта язмача формада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрына һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына хәбәр итә.

6.6. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Иҗтимагый совет әгъзасының коррупциягә каршы көрәш турында Россия Федерациясе законнарын бозу билгеләре булган эшчәнлектә катнашу факты турында мәгълүмат алынган очракларда, Иҗтимагый совет әгъзасының Иҗтимагый совет эшендә катнашуын туктатып тору турында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрына тәкъдим кертә.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының Иҗтимагый совет әгъзасы вәкаләтләрен туктатып тору турындагы карары Министрлык боерыгы белән расланырга тиеш.

6.7. Иҗтимагый совет әгъзасында мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килүгә китерә торган шартлар бетерелмәсә яки Иҗтимагый совет рәисенең коррупциягә каршы көрәш турында Россия Федерациясе законнарын бозу билгеләре булган эшчәнлектә катнашу факты расланса, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрына Иҗтимагый совет әгъзасы вәкаләтләрен туктату турында тәкъдим кертә.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының Иҗтимагый совет әгъзасы вәкаләтләрен туктату турындагы карары Министрлык боерыгы белән расланырга тиеш.

6.8. Иҗтимагый совет әгъзасында мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килүгә китерә торган шартлар бетерелмәсә (расланмаса) һәм (яки) Иҗтимагый совет әгъзасының коррупциягә каршы көрәш турында Россия Федерациясе законнарын бозу билгеләре булган эшчәнлектә катнашу факты расланмаса, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрына Иҗтимагый совет әгъзасы вәкаләтләрен яңартып җибәрү турында тәкъдим кертә.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының Иҗтимагый совет әгъзасы вәкаләтләрен яңартып җибәрү турындагы карары Министрлык боерыгы белән расланырга тиеш.».

2. Әлеге Боерык үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Т.И.Саматовка йөкләргә.

 

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары –

министр                                                                                          А.Ә. Кәримов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.55 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International