Белешмә мәгълүмат, норматив документлар, шаблоннар

Дәүләт хезмәте күрсәтү турында белешмә «электр энергетикасы субъектларының инвестиция программаларын раслау буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең стандартын һәм тәртибен билгели» (алга таба – Дәүләт хезмәте).

 

Дәүләт хезмәтен алучы булып «Электр энергетикасы турында» 2003 елның 26 мартындагы 35-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә электр энергетикасы өлкәсендә эшчәнлекне, шул исәптән электр, җылылык энергиясен һәм куәтен җитештерүне, электр энергиясен һәм куәтен сатып алуны һәм сатуны, кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүне, электр энергетикасында оператив-диспетчерлык идарәсен, электр энергиясен (куәтен) сатуны, электр энергиясен һәм куәтен сату-сатып алуны оештыруны гамәлгә ашыручы юридик затлар (алга таба – электр энергетикасы субъектлары), шул исәптән электр энергетикасы субъектлары исәбенә кертелгән челтәр оешмалары (алга таба – челтәр оешмалары) тора, алар электр энергетикасы субъектларын инвестиция программалары (аларны финанслау чыганакларын билгеләүне дә кертеп) вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы, яки «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе белән берлектә вәкаләтле федераль башкарма хакимият орган тарафыннан һәм (яки) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Электр энергетикасы субъектларының инвестиция программалары турында» 2009 елның 1 декабрендәге 977 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары тарафыннан раслана торган субъектлар исәбенә кертү критерияләренең 1, 1 (1) пунктларында билгеләнгән критерияләргә туры килмәү шарты белән, һәм алар түбәндәге критерияләрнең берәрсенә туры килсә:

 

а) электр энергетикасы субъектының устав капиталында Татарстан Республикасының кимендә 50 процент өлеше булу, плюс бер тавыш бирү акциясе;

б) электр энергетикасы субъекты инвестиция программасын финанслауны дәүләт тарафыннан җайга салынышы электр энергетикасы турында Россия Федерациясе законнары нигезендә бәяләрне (тарифларны) дәүләти җайга салу өлкәсендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкаләтенә карый торган электр энергетикасында бәяләр (тарифлар) билгеләгәндә исәпкә алына торган инвестиция ресурсларыннан файдаланып финанслауны күздә тота;

в) устав капиталында Татарстан Республикасы катнаша торган электр

энергетикасы субъекты инвестиция программасында билгеләнгән куәте 25 МВт һәм аннан югары булган генерацияләү объектын төзүне һәм (яки) билгеләнгән куәтен 25 МВт һәм аннан да югарыракка арттырып, генерацияләү объектын реконструкцияләүне (модернизацияләүне, техник яктан яңача коралландыруны) күздә тотучы электр энергетикасы субъекты;

г) инвестиция программалары Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан расланган электр энергетикасы субъектлары, мондый инвестиция программаларына үзгәрешләр кертү зарурлыгы булганда.

Дәүләт хезмәте күрсәтү стандартына карата таләпнең аталышы

 

Стандартка карата таләпләр эчтәлеге

Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсенә тасвирлама

 

Дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе булып түбәндәгеләр тора:

Россия Энергетика министрлыгының 1357 номерлы боерыгы белән расланган форма буенча инвестиция программасын раслау турында Дәүләт хезмәтләренең һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталының электр энергетикасы субъектларының инвестиция программалары (инвестиция программалары проектлары) турында мәгълүмат, аларны гамәлгә ашыру, электр энергетикасы субъектларының инвестиция программаларын (инвестиция программалары проектларын) карап тикшерү һәм иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре турында хисаплар урнаштырыла торган бүлегендә (алга таба – системаның рәсми сайты) урнаштырылган карар һәм мөрәҗәгать итүчегә тиешле хәбәр җибәрү;

инвестиция программасын раслаудан дәлилле баш тарту.

Техник мөмкинлек тәэмин ителгәнчегә кадәр:

инвестиция программасын раслау турында карарны системаның рәсми сайтына урнаштырганчы яисә Кагыйдәләрнең 9 пунктының бишенче абзацында күрсәтелгән очракларда инвестиция программасын раслау турында карарны рәсми сайт бүлегендә урнаштыруның техник мөмкинлеге вакытлыча булмаганда, инвестиция программасын раслау турында карар Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырыла;

системаның рәсми сайтыннан файдаланып, мөрәҗәгать итүчегә инвестиция программасын раслау, инвестиция программасын раслаудан дәлилле баш тарту турында хәбәр җибәрелгәнчегә кадәр яки Кагыйдәләрнең 9 пунктындагы бишенче абзацында күрсәтелгән очракларда күрсәтелгән хәбәрне һәм (яки) дәлилле баш тарту турында хәбәрне системаның рәсми сайтыннан файдаланып җибәрүнең вакытлыча техник мөмкинлеге булмаганда, күрсәтелгән хәбәр һәм дәлилле баш тарту турында хат мөрәҗәгать итүчегә электрон элемтә чараларын кулланып, мөрәҗәгать итүченең инвестиция программасын раслау мәсьәләсе буенча Министрлык белән үзара хезмәттәшлек итү өчен җаваплы хезмәткәренең Министрлыкка җибәрелгән гаризада күрсәтелгән адресына җибәрелә

Дәүләт хезмәтен күрсәтү срогы. Туктатып тору мөмкинлеге Россия Федерациясе законнарында каралган булса, дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору срогы

 

Министрлык, инвестиция программасы проектына карата Кагыйдәләрнең 49, 50 һәм 55 пунктларында каралган кисәтүләр һәм тәкъдимнәр булмаганда, тиешле гариза Министрлыкка җибәрелгән елның 1 ноябренә кадәр электр энергетикасы субъектының инвестиция программасын раслый, ә Кагыйдәләрнең 58-61 пунктларында каралган очракларда, – электр энергетикасы субъекты тарафыннан системаның рәсми сайтында Кагыйдәләрнең 62 пункты нигезендә инвестиция программасының ахыргы проекты урнаштырылганнан соң 15 эш көне эчендә.

Дәүләт хезмәте күрсәтү срогы 248 календарь көне тәшкил итә.

Инвестиция программасын раслау Министрлык тарафыннан туктатыла:

- әлеге Регламентның 2.9.1.1 пунктында күрсәтелгән гарызнамә җибәрелгән көннән соңгы көннән башлап, әгәр мондый гарызнамә электр энергетикасы субъекты тарафыннан җибәрелә торган гариза яки хәбәр Министрлыкка беренче мәртәбә җибәрелсә;

- әлеге Регламентның 2.9.1.1 пунктында күрсәтелгән гарызнамәне җибәргән һәм электр энергетикасы субъекты тарафыннан күрсәтелгән өстәмә материалларны тапшырмаган көннән башлап 7 календарь көне узгач, әгәр инвестиция программасын раслау Министрлык тарафыннан әлеге пунктның икенче абзацы нигезендә тутатылмаган булса.

Дәүләт хезмәтен, шулай ук дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләрне күрсәтү өчен законнар яки бүтән норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле, мөрәҗәгать итүче тапшырырга тиешле документларның тулы исемлеге (шул исәптән Россия Федерациясе законнарында документларны тапшыруның ирекле формасы күздә тотылган очраклардан тыш, Тәртипкә кушымтага туры китерелгән форма буенча дәүләт хезмәте күрсәтү турында гарызнамә), аларны мөрәҗәгать итүче тарафыннан алу ысуллары, шул исәптән электрон формада, аларны тапшыру тәртибе

 

 

1. Для предоставления государственной услуги заявитель направляет в Министерство:

1. Дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен мөрәҗәгать итүче Министрлыкка түбәндәгеләрне тапшыра:

1.1. Гариза, анда түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:

а) электр энергетикасы субъекты турында (тулысынча аталышы, салым түләүченең идентификация номеры, төп дәүләт теркәвенә алу номеры, электр энергетикасы субъектының гариза җибәрелә торган башкарма хакимият органы белән инвестиция программасын раслау мәсьәләсендә үзара хезмәттәшлек итүгә җаваплы хезмәткәре турында (исеме, фамилиясе, атасының исеме, вазыйфасы, телефон номеры, электрон почта адресы)), шулай ук электр энергетикасы субъектының әлеге Регламентның 1.2 пунктында күрсәтелгән критерияләргә туры килүе турында белешмәләр;

б) системаның рәсми сайтында инвестиция программасы проектын урнаштыру датасы һәм урыны (тулысынча электрон адрес);

в) инвестиция программасы проектында Кагыйдәләрнең 19 пунктындагы «б», «в» һәм «г» пунктчаларында күрсәтелгән инвестиция проектлары булу;

 

Продукциясенә (хезмәтләренә) бәяләрне (тарифларны) дәүләти җайга салу озак сроклы җайга салу параметрлары нигезендә гамәлгә ашырыла торган электр энергетикасы субъекты тарафыннан җибәрелгән гаризада, әгәр үзенә карата гариза җибәрелә торган инвестиция программасына кертелүче үзгәрешләр проектында тиешле инвестиция программасын тормышка ашыру чорын озынайту күздә тотылса, түбәндәгеләр булырга тиеш:

- электр энергетикасы субъекты аны озынайтырга планлаштыра торган озак сроклы җайга салу чорына озак сроклы җайга салу параметрларын билгеләү турында башкарма хакимият органы карарының реквизитлары (башкарма хакимият органының исеме, карарның датасы һәм номеры);

- электр энергетикасы субъекты тарафыннан күрсәтелгән электр энергетикасы субъектына, аның аерымланган структур бүлекчәсенә яки ул үз эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган территориясенә карата билгеләнгән озак сроклы җайга салу чорын озынайтуның планлаштырыла торган озынлыгы турында мәгълүмат.

1.2. Мөрәҗәгать итүчеләр – электр энергетикасы субъектлары, мөрәҗәгать итүчеләр - челтәр оешмаларыннан тыш, гариза белән бергә көчәйтелгән квалификацияле электрон имзадан файдаланып имзаланган электрон документлар формасында түбәндәге мәгълүматларны да җибәрә:

а) электр энергетикасы субъектының инвестиция программасы проектын тормышка ашыру чорына эшчәнлек төрләре, шул исәптән дәүләт тарафыннан җайга салына торганнары, буенча бүленгән, инвестиция программасы проектын тормышка ашыруның 1 нче елыннан башлап, инвестиция программасы проектын финанслау чыганакларын һәм ысулларын һәм алдагы

һәм агымдагы елларда электр энергетикасы субъектының финанс планын үтәү буенча хисап күрсәткечләрен күрсәтеп, финанс планы;

б) инвестиция проектларының бәясен нигезләүче, инвестиция программасы проектында каралган, чыгымнар сводкасын, җыелма смета исәпләмәсен һәм шәһәр төзү эшчәнлеге турындагы законнар нигезендә расланган инвестиция проекты буенча проект документациясе (алга таба – расланган проект документациясе) составында эшләнгән смета документациясенә аңлатма язуын үз эченә алган материаллар һәм мондый проект документациясен раслау турында карар күчермәсе, ә расланган проект документациясе булмаганда - мондый смета исәпләмәсен төзү вакытында барлыкка килгән бәяләрдә, шул исәптән эреләндерелгән смета нормативларыннан һәм башка төрле бәя мәгълүматларыннан (смета исәпләмәсендә файдаланылган документлар һәм бәя мәгълүматы чыганаклары күрсәтелә) файдаланып төзелгән инвестиция проектын тормышка ашыру бәясенең смета исәпләмәсе, смета исәпләмәсен әзерләү өчен бәя мәгълүматлары чыганаклары сыйфатында файдаланылган документларның күчермәләрен теркәп;

в) инвестиция программасы проектын тормышка ашыру чорына фәнни-тикшеренү һәм (яки) сынау-конструкторлык эшләре буенча елларга бүленгән һәм эшләрнең эчтәлеген тасвирлаган программасы (булган очракта);

г) инвестиция программасы проектында каралган инвестиция проектларының паспортлары.

Инвестиция проекты паспорты дигәндә түбәндәге мәгълүматларны үз эченә алган документ аңлашыла:

- электр энергиясенең күмәртәләп һәм ваклап сату базарлары субъектлары. шул исәптән табигый монополияләр субъектлары, билгеләмәсе буенча методик күрсәтмәләр нигезендә бер мәртәбә

билгеләнә торган инвестиция проектының идентификаторы, электр энергиясен кулланучылардан, Россия Энергетика министрлыгы раслаган инвестиция проектлары идентификаторларыннан тыш. Инвестиция проектының идентификаторы инвестиция проектын тормышка ашыруның барча срогында, шулай ук аны тормышка ашыруны төгәлләгәннән соң да үзгәрми;

- инвестиция проектын тормышка ашыруның планлаштырылган максатлары, бурычлары, этаплары, сроклары һәм конкрет нәтиҗәләре;

- инвестиция проектының күрсәткечләре, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге күрсәткечләре;

- электр энергетикасы объектларын төзү (реконструкцияләү, модернизацияләү, техник яктан яңача коралландыру һәм (яки) демонтажлау) буенча инвестиция проектларын тормышка ашыру графиклары, аларның аталышларын, инвестиция проектларын тормышка ашыруның контроль этапларын башкаруның һәм капитал кертемнәрен, шул исәптән эшләрнең төп этапларына бүлеп, үзләштерүнең, шулай ук, алдагы һәм агымдагы елларда тормышка ашырыла торган инвестиция проектлары өчен хисап белешмәләрен күрсәтеп, кварталлар буенча төп чараларны кертүнең планлаштырылган срокларын һәм күләмнәрен дә кертеп;

- инвестиция проектын тормышка ашыру барышы турында хисап мәгълүматы (тормышка ашырыла торган инвестиция проектларына карата), шул исәптән инвестиция проектын тормышка ашыру максатлары өчен башкарылган товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алуларның нәтиҗәләре;

- Россиянең Бердәм энергетика системасын яки технологик яктан изоляцияләнгән территориаль электр энергетикасы системаларын эшләтүнең технологик параметрларында чик

дәрәҗәдә рөхсәт ителгән күрсәткечләрне (шул исәптән электр челтәренең көчәнеш дәрәҗәсен һәм үткәрү мөмкинлеген) электр энергетикасы объектларын төзү (реконструкцияләү, модернизацияләү, техник яктан яңача коралландыру һәм (яки) демонтажлау) буенча инвестиция проектында каралган чараларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә электр энергетикасы объектларының эш параметрлары белән аңлатыла торган планлаштырылган рәвештә (максатчан) үзгәртү турында мәгълүмат;

- төзелеше (реконструкциясе һәм (яки) демонтажлануы) инвестиция проектында күздә тотылган электр энергетикасы объектларын урнаштыру планлаштырылган урынны, шулай ук инвестиция программасы кысаларында булган һәм планлаштырылган чиктәш электр энергетикасы объектларын сурәтләгән карта-схемасы. Төзелеше (реконструкциясе һәм (яки) демонтажлануы) инвестиция проектында каралган федераль әһәмияттәге объектларны, төбәк әһәмиятендәге объектларны, җирле әһәмияттәге объектларны урнаштыру планлаштырылган урынны сурәтләгән карта-схема шәһәр төзелеше турында законнарда федераль әһәмияттәге, төбәк әһәмиятендәге, җирле әһәмияттәге объектларны урнаштыруның планлаштырылган урыннары карталарына карата белдерелә торган территориаль планлаштыруның тиешле схемалары таләпләренә җавап бирергә тиеш. Карта-схеманы мәгълүмат белән тутыру картография материалларына карата белдерелә торган норматив документларның таләпләренә җавап бирергә тиеш. Карта-схема пространство белешмәләренең векторлы моделе формасында санлы картография нигезе катламнары базасында формалаштырыла.

Электр энергетикасы субъектының финанс планы һәм инвестиция проектларының паспортлары Россия Энергетика

министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән килешү буенча раслана торган формалар, күрсәтелгән формаларны тутыру кагыйдәләре һәм аларның форматларына карата таләпләр нигезендә электрон документлар формасында җибәрелә. Әлеге пунктның өченче һәм дүртенче абзацларында күрсәтелгән мәгълүмат форматларына карата Россия Энергетика министрлыгы раслый торган таләпләр нигезендә электрон документлар форматында җибәрелә.

1.3. Дәүләт хезмәтен күрсәтү барышында мөрәҗәгать итүче Министрлыкка түбәндәгеләрне тапшыра:

а) эшләнеп беткән инвестиция программасы турында хәбәр һәм аңа теркәп бирелә торган материаллар;

б) эшләнеп беткән ахыргы инвестиция программасы турында хәбәр һәм аңа теркәп бирелә торган материаллар;

в) Министрлык тарафыннан соралган өстәмә материаллар;

г) гаризаны кире алу (гамәлдән чыгару) турында таләп.

2. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан әлеге Регламентның 2.5.1.1-2.5.1.3 пунктларында күрсәтелгән документларны тапшыру һәм мондый документларны кабул итү системаның рәсми сайты бүлегендә гамәлгә ашырыла.

Мөрәҗәгать итүче системаның рәсми сайты аша әлеге Регламентның 2.5.1.1.1.1-2.5.1.3 пунктларында күрсәтелгән документларны тапшыруның техник мөмкинлеге булмаган очракта, мондый документларны җибәрү көчәйтелгән квалификацияле электрон култамгадан файдаланып, мәгълүматны электрон тапшыру чаралары яки электрон элемтә чаралары ярдәмендә электрон документлар рәвешендә гамәлгә ашырыла:

Министрлыкның электрон почтасына: mpt@tatar.ru;

Татарстан Республикасы Электрон документлар әйләнешенең бердәм ведомствоара системасы аша.

3. Эшләнеп беткән инвестиция программасы турында хәбәр, ахыргы инвестиция программасы турында хәбәр, шулай ук Министрлыкка электрон элемтә чараларын кулланып җибәрелә торган гаризаны кире алу (гамәлдән чыгару) турында таләп мөрәҗәгать итүче тарафыннан Министрлыкның рәсми сайтында дәүләт хезмәте күрсәтү турында белешмә мәгълүмат урнаштырылган бүлектә урнаштырылган тиешле документларның үрнәкләрен тутыру юлы белән, әлеге Регламентка 1-4 нче кушымталарга туры китерелгән формаларда әзерләнә.

2.54. Мөрәҗәгать итүчедән түбәндәгеләрне таләп итү тыела:

- дәүләт хезмәтен күрсәтүгә бәйле рәвештә барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив хокукый актларда аларны тапшыру яки гамәлгә ашыру күздә тотылмаган документларны һәм мәгълүматларны тапшыруны яки гамәлләрне башкаруны;

- Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары һәм муниципаль хокукый актлар нигезендә дәүләт хезмәтен күрсәтүче дәүләт хакимияте башкарма органнары, дәүләт хезмәтләрен яки муниципаль хезмәтләрне күрсәтүдә катнашучы бүтән дәүләт хакимияте башкарма органнары, җирле үзидарә органнары һәм (яки) дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына буйсынучы оешмалар карамагындагы документларны һәм мәгълүматларны тапшыру, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтү өчен мөрәҗәгать итүче тарафыннан түләү кертелүен раслый торганнарын, 210-ФЗ номерлы федераль законның 7 статьясының 6 өлешендә билгеләнгән мондый документлар исемлеге нигезендә әлеге таләп кагылмый торган документлардан тыш

 

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту нигезләренең тулы исемлеге

 

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту нигезләре Россия Федерациясе законнарында каралмаган

 

Дәүләт хезмәтен күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасын яки бүтән төрле түләүне алу тәртибе, аның күләме һәм алыну нигезләре

Дәүләт хезмәте түләүсез нигездә күрсәтелә

 

Информация о времени работы и графике приема заявлений на предоставление государственной услуги ИОГВ РТ

Министрлык урнашкан урын: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский ур., 4 йорт, 8.

Бүлек урнашкан урын: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский ур., 8 йорт (каб. 204).

Эш графигы:

дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

җомга: 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр.

шимбә, якшәмбе: ял көннәре.

тәнәфес: 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.

Керү шәхесне таныклый торган документ буенча.

Җәмәгать транспорты (6, 15, 17, 22, 28А, 29, 75, 89 номерлы автобуслар) белән «Педагогика университеты» тукталышына кадәр килергә кирәк.

Белешмә телефоннары: (843) 210-05-27.

Министрлыкның «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге (алга таба – «Интернет» челтәре) рәсми сайты адресы: http://mpt.tatarstan.ru/. Министрлыкның электрон почта адресы: mpt@tatar.ru.

Министрлык карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына), Министрлыкның вазыйфаи заты, шулай ук дәүләт хезмәте күрсәтүче Министрлыкның дәүләт хезмәткәре карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең судка кадәр (судтан тыш) тәртибе

Дәүләт хезмәтен алучылар Министрлыкның, Министрлыкның вазыйфаи затының яисә Министрлыктагы дәүләт граждан хезмәткәренең карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр тәртиптә Министрлыкка шикаять белдерергә хокуклы. Дәүләт хезмәте күрсәтелүгә бәйле рәвештә министр карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшырыла.

Мөрәҗәгать итүче, шул исәптән түбәндәге очракларда да, шикаять белән мөрәҗәгать итә ала:

1) дәүләт хезмәте күрсәтү турында гарызнамәне теркәү чоры бозылганда;

2) дәүләт хезмәте күрсәтү чоры бозылганда;

3) мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен тапшырылуы яки гамәлгә ашырылуы каралмаган документларны яки мәгълүматларны яисә гамәлләр башкаруны таләп иткәндә;

4) дәүләт хезмәте күрсәтү буенча тапшырылырга тиешле, Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралган документларны мөрәҗәгать итүчедән кабул итеп алудан баш тартканда;

5) дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тартканда, әгәр федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм бүтән норматив хокукый актларында баш тарту нигезләре каралмаган булса;

6) дәүләт хезмәте күрсәткәндә мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралмаган түләү таләп ителгәндә;

7) Министрлыкның, Министрлыкның вазыйфаи затының дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә тапшырылган документларда җибәрелгән хаталарны һәм ялгышларны төзәтүдән баш тартуы яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән вакыты бозылган очракта;

8) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча документларны бирү срогы яисә тәртибе бозылганда;

9) дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып торганда, әгәр федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм норматив хокукый актларында туктатып тору өчен нигезләр каралмаган булса;

10) дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән яки дәүләт хезмәте күрсәтүдән беренче мәртәбә баш тартканда, 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы федераль законның 7 статьясының 1 өлешендәге 4 пунктында каралганнардан тыш, булмавы һәм (яки) дөрес булмавы турында күрсәтелмәгән документлар яки мәгълүмат таләп ителгәндә.

Дәүләт хезмәте күрсәтүне турыдан-туры җайга салучы кирәкле хокукый актлар исемлеге

Дәүләт хезмәте түбәндәгеләргә нигезләнеп күрсәтелә:

«Электр энергетикасы турында» 2003 елның 26 мартындагы 35-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2003, № 13, 1177 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

«Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү турында» 2009 елның 9 февралендәге 8-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2009, № 7, 776 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

«Энергия саклау турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2009 елның 23 ноябрендәге 261-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2009, № 48, 5711 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

«Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2010, № 31, 4179 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып) (алга таба – 210-ФЗ номерлы федераль закон);

«Электрон имза турында» 2011 елның 6 апрелендәге 63-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2011, № 15, 2036 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Электр энергетикасы субъектларының инвестиция программалары турында» 2009 елның 1 декабрендәге 977 номерлы карары белән расланган Электр энергетикасы субъектларының инвестиция программаларын раслау кагыйдәләре (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2009, № 49, 5978 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Электр энергиясен күпләп һәм ваклап сату базарлары субъектлары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында» 2004 елның 21 гыйнварындагы 24 номерлы карары белән расланган Электр энергиясен күпләп һәм ваклап сату базарлары субъектлары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2004, № 4, 282 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып, алга таба – Стандартлар);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт функцияләрен үтәүнең административ регламентларын һәм дәүләт хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау турында» 2011 елның 16 маендагы 373 номерлы карары (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2011, № 22, 3169 ст., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Электр энергетикасы субъектларының инвестиция программаларын раслау һәм аларны тормышка ашыруны тикшереп тору мәсьәләләре буенча РФ Хөкүмәтенең аерым актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 16 февралендәге 132 номерлы карары (РФ законнары җыентыгы,

23.02.2015, № 8, 1175 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып; алга таба – РФ Хөкүмәтенең 132 номерлы карары);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарында дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 02 ноябрендәге 880 номерлы карары («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм республика башкарма хакимият органнары норматив актлары җыентыгы», 08.12.2010, № 46, 2144 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәсьәләләре» 2007 елның 23 июлендәге 324 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы турында нигезләмә (алга таба – Нигезләмә), (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм республика башкарма хакимият органнары норматив актлары җыентыгы, 08.08.2007, № 30, 1056 ст., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып; алга таба – Министрлык турында нигезләмә);

Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының «Челтәр оешмасы тарафыннан инвестиция программасы турында (инвестиция программасы һәм (яки) инвестиция программасына кертелә торган үзгәрешләр проекты турында) һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2004 елның 21 гыйнварындагы 24 номерлы карарында расланган электр энергиясен күмәртәләп һәм ваклап сату базарлары субъектлары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартларының 11 пунктындагы «ж» пунктчасының икенче - дүртенче, алтынчы, сигезенче һәм унынчы абзацларында күрсәтелгән, аны нигезли торган материалларны, күрсәтелгән формаларны тутыру кагыйдәләрен һәм челтәр оешмасы тарафыннан инвестиция программасы турында (инвестиция программасы һәм (яки) инвестиция программасына кертелә торган үзгәрешләр проекты турында) мәгълүматны һәм аны нигезләүче материалларны үз эченә алган электрон документларны ачу форматларына карата таләпләр раслау турында» 2016 елның 5 маендагы 380 номерлы боерыгы (Россия Юстиция министрлыгында 2016 елның 9 июнендә теркәлгән, теркәлү номеры – 42482, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының «Электр энергетикасы субъектының инвестиция программасын раслау турында карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә «Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасының рәсми сайтында урнаштыру формасын раслау хакында» 2016 елның 20 декабрендәге 1357 номерлы боерыгы (Россия Юстиция министрлыгында 2017 елның 17 гыйнварында теркәлгән, теркәлү номеры – 45259, үзгәрешләрен исәпкә алып; алга таба – Россия Энергетика министрлыгының 1357 номерлы боерыгы);

Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының «Электр энергетикасы субъектының финанс планы формасын, әлеге форманы һәм электр энергетикасы субъектының финанс планы турында мәгълүматны үз эченә алган электрон документлар форматларына карата таләпләр раслау турында» 2017 елның 13 апрелендәге 310 номерлы боерыгы (Россия Юстиция министрлыгында 2017 елның 10 маенда теркәлгән, теркәү номеры – 46657).

________________________________________________________________________________________

Электр энергетикасы субъектларның, инвестиция программаларын раслау буенча Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты

Гариза электр энергетикасы субъектының инвестиция программасын һәм (яки) электр энергетикасы субъектының инвестиция программасына кертелә торган үзгәрешләрне раслау турында

Хәбәр эшләнеп беткән инвестиция программасы проектын (инвестиция программасына кертелә торган үзгәрешләр проектын) урнаштыру турында

Хәбәр ахыргы инвестиция программасы проектын (инвестиция программасына кертелә торган үзгәрешләр проектын) урнаштыру турында

Таләп Инвестиция программасын һәм (яки) инвестиция программасына кертелә торган үзгәрешләрне раслау турында гаризаны кире алу (гамәлдән чыгару) турында

Дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен җаваплы булган һәм аның үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыручы вазыйфаи затларның реквизитлары

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International