ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе
 

Бүген "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында "Штаб" креатив индустрия резиденциясендә эшмәкәрләрнең ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов белән очрашуы булып узды.

Эшмәкәрләр министр белән Татарстанда импортны алыштыру перспективалары турында фикер алыштылар, республика җитештерүчеләренә ярдәм итү мәсьәләләрен, мобиль сәүдәне җайга салу, энергия ресурсларына бәяләр һәм эшкуарлыкның башка актуаль мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

Ачыктан-ачык сөйләшүгә "Штаб" резиденциясенә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдән 50 артык эшмәкәр җыелган иде. 

 

25 февраль ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә "Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау" XVI Халыкара симпозиумын һәм "Энергетика. Ресурсларны саклау – 2016" XVII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәне оештыру комитеты утырышы булып узды.

Утырышта 2016 елның 15-17 мартында "Казан ярминкәсе" Күргәзмә үзәге территориясендә узачак энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге симпозиум һәм күргәзмәне әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру мәсьәләләре каралды.

 

2016 елның 25 февралендә Мәскәү шәһәрендә “Экспоцентр” Үзәк күргәзмә комплексында текстиль һәм җиңел сәнәгатьнең беренче Россия Атнасы үз эшен әйдәп баручы җитештерүчеләр, дәүләт һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашында башлап җибәрде.

Конгресс-күргәзмә чарасы эшендә Татарстан Республикасыннан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләр Берлеге Идарәсе, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм берничә тармак предприятиеләре катнашты.

 

25 февральдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә миссия Башлыгы урынбасары Хитози Озава әфәнде җитәкчелегендәге  Россияда Япония Илчелеге делегациясе белән очрашу булып узды. Әлеге очрашу барышында Менделеевск шәһәрендә гамәлгә кертеләчәк  аммиак, метанол һәм карбамид җитештерүче "Аммоний" яңа комплексын эшләтеп җибәрү сораулары каралды. 


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе
 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка рәсми затлар йөк автомобильләре өчен автокомпонентлар җитештерүче НПО ҖЧҖ "Ростар" заводында булачаклар, шулай ук, Казан федераль университетының (Яр Чаллы филиалы) Инжиниринг үзәге эшчәнлеге белән танышачаклар.

Алга таба Альберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Яр Чаллы шәһәре" муниципаль берәмлеге шәһәр Советының VI утырышында катнашачак.

 

Бүген "Аммоний" заводы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Япония Илчелеге миссия Башлыгы урынбасары Хитози Озава әфәнде белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, "Аммоний" ААҖ директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков һәм башка рәсми затлар катнашты.  

Рөстәм Миңнеханов япония хезмәттәшләрен сәламләде һәм Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылган проектларда ярдәм итүләре өчен рәхмәтен  белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, "Аммоний" заводы төзелеше Россия һәм Япония арасындагы үзара нәтиҗәле хезмәттәшлекнең бер мисалы булып тора.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районына эш визиты белән килде. Төп максат - аммиак, метанол һәм "Аммоний" грануллашкан карбамид җитештерүче яңа Комплексны эшләтеп җибәрүгә багышланган тантаналы чарада катнашу.

Визит барышында Татарстан Республикасы Президентын ТР Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, "Аммоний" ААҖ директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков һәм республиканың башка министрлык, ведомство вәкилләре озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов комплекс территориясен карады, операторлар бүлмәсенә керде, анда ул предприятиянең эше һәм төп җитештерү күрсәткечләре белән танышты. Аерым алганда, аммиак, метанол һәм карбамид цехларының эшләү схемасы  күрсәтелде. Инженерлар сүзләре буенча бүген “Аммоний” тәүлегенә 615 тонн метанол, 2050 тонн аммиак һәм шул кадәр үк карбамид чыгарып проект егәрлегенә чыкты.


20
февраль, 2016 ел
шимбә
 

2016 елның 20 февралендә КИФ-2016 программасы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов түгәрәк өстәл барышында "Сәнәгатьне үстерү фонды - эшчәнлекнең беренче нәтиҗәләре нинди?" дигән тема белән чыгыш ясады. 

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар сәнәгатьне үстерү фондының Федерация субъектларының башкарма хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек итү сорауларын, җитештерүчеләргә ярдәм итүнең яңа юнәлешләре һәм сәнәгатьне үстерү региональ фондларын булдыру перспективалары хакында фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп ТР сәнәгать һәм сәүдә министырлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов сәнәгать предприятияләре өчен узган ел иң мөһим вакыйгаларның берсе булып, Сәнәгатьне үстерү фондының эшли башлавы булды, дип билгеләп үтте. Фонд 4 программа буенча эшли, 50 млн сумнан алып 700 млн сумга кадәр займны 5% белән финанслый (импортны алыштыру проекты, банкка кадәрге финанслау проекты, инвестиция алды финанслау проекты, консорциум проекты).

 

2016 елның 20 февралендә КИФ-2016 программасы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов түгәрәк өстәл барышында "Яңа сәнәгать сәясәте контекстында махсус инвестиция контракты" дигән темага доклад  белән чыгыш ясады. 

Түгәрәк өстәл эшендә Россияннең сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Глеб Никитин, Сәнәгатьне үстерү фонды директоры Алексей Комиссаров, Россия регионнары җитәкчеләре (Краснояр, Пермь, Забайкаль крае, Омск, Тула, Ульян өлкәләре), илнең эре сәнәгать предприятияләре җитәкчеләре катнаштылар.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов, бугенге көндә Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турындагы Канунның проекты эшләнде, диде. Татарстан исеменнән махсус инвестиция контрактын төзү тәртипләре канун проекты тарафыннан раслана.

 

2016 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Чиләбе өлкәсе делегациясе белән очрашу булып узды. Очрашуда Чиләбе өлкәсенең икътисади үсеш министры Сергей Смольников,  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структура бүлекчәләре җитәкчеләре, Чиләбе өлкәсенең башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында сәнәгать предприятиеләренә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча эш тәҗрибәсен уртаклаштылар, тышкы икътисадый, төбәкара һәм күргәзмә - ярминкә эшчәнлегенең үсеше, дәүләт сатып алуларын оештыру һәм уздыру хакында тәҗрибәләрен алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International