Бүген, 3 март көнне Татарстан Республикасына Сычуань провинциясе Вице-губернаторы Лю Цзе җитәкчелегендә Сычуань провинциясе делегациясе рәсми визит белән килде. Делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов каршы алды.
Кич белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән делегацияне рәсми кабул итү мәҗлесе булачак.
Иртәгә, 4 мартта, делегация Казан (Идел буе) Федераль Университетына экскурсия планлаштыра һәм "Казан вертолет заводы"на баруны күздә тота.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Global Advisory компаниясе идарәсе рәисе Абдел-Һади Әл-Һаҗәри (Катар) белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген, 2 март Казанда "Пивоварня Москва-Эфес" АҖ филиалы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне ныгыту, җитештерү һәм чыгарылган продукциянең сыйфаты белән танышу максаты белән сәүдә челтәрләре компанияләре вәкилләре өчен экскурсия-презентация оештырды.
Чара программасына җитештерү мәйданчыгын күрү керде, “Эфес” компаниясе продукциясе белән танышу, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сыра базарына күзәтү ясау булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Токио шәһәренә сәнәгый автоматизацияләү өчен җиһазлар җитештерүче "Fanuc" япон компаниясенең заводында булды. Татарстан җитәкчесе заводка Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге россия делегациясе составында килде, алар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка рәсми затлар да бар.
Бүген, 29 февраль «Татар халык ашлары Йорты» ресторанында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге татар милли ашларының һөнәри осталык бәйгесе узды. Конкурсны оештыручылар булып икътисад, идарә һәм хокук институты, Казан шәһәре туризмны үстерүдә ярдәм итү Комитеты тырышлыгы белән "Татар халык ашлары Йорты" рестораны чыктылар. Конкурсның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре рестораторлары һәм отельерлары катнашты.
Бүген, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы үткәрелде.
Утырышта Иҗтимагый совет әгъзалары – “Татарстан Республикасы субконтрактация җитештерү үзәге” коммерцияле булмаган дәүләт фонды директоры Алексей Кравцов, “Идел буе сыйфат үзәге” директоры Андрей Яшин, “Спорткультавтотовары” ААҖ генераль директоры Мөнир Гафиятуллин, Татарстан Республикасы икмәк җитештерүчеләр Союзы Идарәсе рәисе Илдар Никифоров һәм башка чакырылучылар катнашты. Кулланучылар базарындагы хәл торышы хакында доклад тыңланылды һәм Татарстан Республикасында төп туклану продуктларына бәяләр мониторингы нәтиҗәләре каралды, шулай ук, Иҗтимагый советның составы һәм 2016 елга эш планы тикшерелде.
Бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мицубиси Хэви Индастриз» компаниясенең директорлар советы рәисе Хидеаки Омия һәм «Соджиц Корпорейшн» компанисе директорлар советы вице-президенты Такаси Хара белән очрашты.
Татарстан Республикасыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, “Татнефть» ЯАҖ генераль директоры Наил Маганов, “Аммоний” ААҖ директорлар советы рәисе Ренат Ханбиков, «ТүбәнКама нефтехим” ЯАҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтүенчә, ике компания белән дә Татарстан 2007 елдан бирле актив хезмәттәшлек итә. Ул вакытта “Аммоний” комплексын проектлаштыру һәм төзү эшләрен башлау турында килешү төзелгән иде. “Ул вакытта күпләр бу проект тормышка ашуына ышанмадылар, аны батачак дип уйладылар. Тик, уртак хезмәт нәтиҗәсендә без аны гамәлгә ашыра алдык. Мин сезгә бу эшкә керткән зур өлешегез өчен рәхмәтләремне белдерәсем килә”-дип, япон компанияләренә мөрәҗәгать итте, Президент.
Рөстәм Миңнеханов дөнья һәм ил базарлары метанол, ашламалар буенча гел алга китү өстендә эшлиләр, дип өстәде. Тагын бер аналогик “Аммоний-2” газ, химия комплексын төзү кирәклеге туды. Менделеевск шәһәрендә беренче комплексны төзегән вакытта тупланган тәҗрибә, яңасын төзегәндә тормышка ашыру вакытын, документалар белән эшләүдә һәм чыгымнарны киметүдә безгә ярдәм итәчәк, диде Татарстан Президенты.
Япон коллегалар, үз чиратларында, Рөстәм Миңнехановны “Аммоний” комплексы ачылышы белән котладылар һәм завод япон-кытай консорциумының иң уңышлы проектларының берсе дип өстәделәр.
Алга табан “Аммоний-2” проекты буенча ниятләр турында меморандумга кул кую тантанасы булып узды. Документка “Аммоний” АҖ директорлар советы рәисе Ренат Ханбиков, “Татнефть» ЯАҖ генераль директоры Наил Маганов, «Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц Корпорейшн» компанияләре җитәкчеләре имзаларын аттылар.
“Аммоний” заводын төзүдә, гамәлгә ашыруда зур өлешен керткән «Мицубиси Хэви Индастриз» компаниясенең директорлар советы рәисе Хидеаки Омияга Татарстан Президенты зур Хөрмәт һәм Рәхмәтен белдерде.
Бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токио шәһәренә эш визиты кысаларында Япония Премьер-министры махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты. Очрашу иртәнге аш форматында узды һәм анда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, “Татнефть» ЯАҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТүбәнКама нефтехим” ЯАҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин катнаштылар.
Кичә, 28 февраль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Токио шәһәренә (Япония) килде. Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та бар. Визитның төп максаты –29 февральдә ачылачак “Сәүдә-сәнәгый диалог: Россия – Япония" бизнес-миссиясында катнашу. Россия Федерациясе делегациясен РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли.
Эш программасы кысаларында делегация Mitsubishi Heavy Industries чүп-чар эшкәртү заводында булды. Гомуми мәйданы 24 мең кв. м булган предприятие 1995 елда ачылган һәм көненә 400 тоннага кадәр каты чүп калдыкларын эшкәртергә сәләтле.
Бүген, 26 февральдә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин рәислегендә Казан шәһәре Думасының өченче чакырылыш V исәп-хисап сессиясе булып узды. Утырышта ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.
Сессиясенең көн тәртибендә 19 сорау торса, шулар арасында 2015 елда Казан шәһәре мэрының эшчәнлеге турында хисап, 2015 елда Казан шәһәре Думасының эшчәнлеге турында хисап, 2015 елда Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе эшчәнлеге турында хисап, 2015 елда Казан шәһәре башкарма комитеты эшчәнлеге турында хисап һәм башкалар иде.