16 май көнне Түбән Новгородта Беренче федераль "Җитештерүчәнлек 360" форумы старт алды, ул хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге иң яхшы Россия экспертларын һәм гамәлчеләрен, федераль һәм төбәк хакимияте органнары һәм предприятиеләре вәкилләрен туплады.
Чара ике көн дәвамында "Анкудиновка" технопаркы базасында, шулай ук Түбән Новгородның иң зур предприятиеләрендә узачак. Форум "Росатом", РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Түбән Новгород өлкәсе хакимияте ярдәмендә уза.
Форумның төп темасы предприятиеләрдә "Сакчыл җитештерү" методикаларын кертү мәсьәләләре хакында фикер алышудан гыйбарәт.
Исегезгә төшерик, узган ел РФ Президенты Владимир Путин куйган бурычларны үтәү максатларында федераль дәрәҗәдә "Хезмәт җитештерүчәнлеге" проекты булдырылды. Билгеләп үтик, безнең республика проектны тормышка ашырудагы пилот төбәкләрнең берсенә әверелде.
Форумны РФ икътисадый үсеш министры в.б. Максим Орешкин ачып җибәрде, Владимир Путинның рәсми сәламләү сүзләрен укып узды, анда дәүләт башлыгы "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" федераль проектына кагылышлы киң даирә мәсьәләләрне җентекләп карарга чакыра иде.
ТР Сәнәгать министрлыгыннан Форумда министр урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм аналитик бүлек башлыгы Марат Әхмәров, шулай ук республикадагы министрлыкларның, төбәк компетенцияләр үзәге һәм проект чараларын тормышка ашыруда катнашучы предприятиеләр вәкилләре катнашты.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының "Study-tour-2018 – Россия Федерациясендә төбәк идарәсенең эш тәҗрибәсе" дәүләти һәм муниципаль идарәсе" кафедрасының күчмә инновацион мәгариф проекты әгъзалары белән очрашу булды. Студентлар каршысында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев чыгыш ясады.
Очрашу барышында Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалы турында, шул исәптән нефть-газ химиясе комплексындагы, машина төзелеше комплексындагы, оборона-сәнәгать комплексындагы һ.б. зур сәнәгать предприятиеләре турында мәгълүмат җиткерелде.
Очрашу барышында республика предприятиеләрендә җитештерлә торган продукциягә кагылышлы импорт һәм экспорт мәсьәләләре, Татарстан Республикасының чит илдәге партнерлар белән хезмәттәшлек итүе һәм тышкы базарларга чыгуы, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшчәнлеге аеруча зур кызыксыну уятты.
2018 елның 16 маеннан 17сенә кадәр Ульян шәһәрендә "Җил энергетикасы-2018" халыкара инвестицион форумы уза, ул Россиядә җил энергетикасын үстерүгә, әлеге тармакның хәзерге һәм киләчәк проектларын тормышка ашыру мөмкинлекләренә багышланган. Форум кысаларында Россиянең Ульян өлкәсендә урнашкан беренче җил паркын карау планлаштырыла.
Красный Ярдагы җил паркы – ул куәте 35 МВт тәшкил итүче, Россиядәге беренче сәнәгый җил энергетикасы паркы булдыруга багышланган уникаль пилот проекты. Парк Роснано катнашында финнарның Fortum корпорациясе тарафыннан төзелә.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан форумда электр энергетикасы бүлеге башлыгы Лена Титова һәм машина төзелеше комплексы бүлеге башлыгы Иван Колчин катнаша.
Татарстан Республикасында җил энергетикасы станцияләрен төзү, шулай ук җил җайланмаларының аерым компонентлары буенча эш тармаклары урнаштыру мөмкинлеге карала.
Проектны электр энергиясенең һәм куәтенең күмәртәләп сату базарында яңартыла торган энергия чыганаклары нигезендә функцияли торган генерацияләү объектлары ярдәмендәге махсус механизм аша куәт җиткерүгә шартнамәләр төзү юлы белән тормышка ашыру планлаштырыла.
Быелның башында Татарстан Республикасының берничә районында җил потенциалы буенча беренче исәпләмә эшләре башкарылды, шул исәптән карала торган мәйданнарның рельефлары, әлеге урыннарның торак зоналардан, аэродромнардан һ.б. еракта урнашкан булу-булмавы тикшерелде.
Уздырылган эш йомгаклары буенча җил үлчи торган махсус комплекслардан файдаланып, җил шартларын алга таба тикшерү өчен республиканың Кама Тамагы, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында билгеле бер урыннар ачыкланды.
Татарстан Республикасы территориясендә җилне мониторинглау эшләрен төгәлләү 2019 елның июнь аенда планлаштырыла.
Әлеге проектны уңышлы гына тормышка ашырган очракта, Татарстан Республикасы өчен үзендә булган энергия ресурслары белән тәэмин ителешне арттыру һәм башка энергия системаларыннан файдалану күләмен киметү мөмкин булачак.
2018 елның 15 маенда Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия сәнәгать министры урынбасары Василий Осьмаков җитәкчелегендә махсус инвестиция контрактларын төзү мөмкинлеген бәяләү буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Утырыш кысаларында Россия Сәнәгать министрлыгы, "КАМАЗ" ГАҖ һәм "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС" ҖЧҖ арасында КАМАЗ һәм Мерседес-Бенц автомобильләренең машина рәтләрен үстерүне, шулай ук җитештерү куәтләрен модернизацияләүне күздә тотучы өч яклы махсус инвестконтракт төзү мәсьәләсе каралды.
Утырыш йомгаклары буенча махсус инвестиция контрактларын төзү мөмкинлеген бәяләү кысаларында "КАМАЗ" ГАҖ һәм "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС" ҖЧҖ инвестиция проектын тормышка ашыруга булышлык күрсәтү карары кабул ителде.
2018 елның 15-16 май көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.А.Кәримов рәислегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстан Республикасында эш визиты белән.
Делегация составына шулай ук "КАМАЗ" ГАҖ, "Татнефть" ГАҖ, "КМПО" АҖ, "Ак Барс банк" ГАҖ һ.б. керде.
Быелның 15 маенда визит кысаларында Үзбәкстан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча түгәрәк өстәл булды, биредә сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.А.Кәримов һәм Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Хакиме Г.И.Ибраһимов чыгыш ясады.
Түгәрәк өстәл утырышында хезмәттәшлек проектлары белән "КАМАЗ" ГАҖ, "КМПО" АҖ, "Ак Барс банк" ГАҖ, "ТЭМ" сәүдә йорты" ҖЧҖ һ.б. вәкилләре хезмәттәшлек проектлары белән чыгыш ясады.
Түгәрәк өстәл азагында делегация вәкилләре һәм министрлыклар белән ведомстволар җитәкчеләре арасында ике яклы очрашулар булды.
Визит йомгаклары буенча 16 май көнне делегация "Үзбәкстан нефте һәм газы – GlobalOil&GasUzbekistan 2018" 22 халыкара күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 25 маендагы 634 номерлы карары кысаларында расланган механизм референцияләр һәм эксплуатацияләү тәҗрибәсе булмаган шартларда базарга җайланмаларның пилот партияләрен чыгаруга бәйле проблемаларны хәл итүгә максат тота һәм чимал, материаллар һәм комплект өлешләр, инженер эшләнмәсе һәм проектлау өчен түләүдә, тәэминат өлешләре һәм чыгым кораллары, логистика операцияләре һ.б. сатып алуга фактта тотылган чыгымнарның 50% кадәр өлешен компенсацияләүне күздә тота.
Сайлап алуда катнашу өчен оешмалар – сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлек субъектлары чакырыла. Сайлап алуда катнашу өчен заявкалар 2018 елның 14 маеннан 31 маена кадәр каралачак.
Субсидияләр бирүнең "яңа" Кагыйдәләре (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 25 маендагы 634 номерлы карары белән расланды) нигезендә оешмаларның Дәүләт сәнәгать мәгълүмат системасында (ДСМС) тутырылган сәхифәләре булырга тиеш.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан, элемтәгә керү өчен: Корнаухов Егор Юрьевич - 8 (495) 632-88-88, өст. 2041.
Электрон почта: kornauhov@minprom.gov.ru.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 25 маендагы 634 номерлы карары
Россия Сәнәгать министрлыгының 2018 елның 08 маендагы 1818 номерлы боерыгы
Быелның 14 маенда "Алабуга" ҖТП МИЗда Татарстан Республикасы Президенты катнашында тантаналы рәвештә "ММК-Джошкуноз-Алабуга" ҖЧҖ яңа сервислы металл үзәге ачылды. Ачу тантанасында шулай ук "Магнитогорск металлургия комбинаты" ГАҖ директорлар советы рәисе В.Ф.Рашников, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары А.Н.Морозов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.А.Кәримов, Чиләбе өлкәсе губернаторы Б.А. Дубровский, УП Форд Соллерс президенты А.Ш.Ширинов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Металлургия һәм материаллар департаменты директоры П.В.Серватинский һәм башкалар катнашты.
"ММК-ДЖОШКУНОЗ-АЛАБУГА" ҖЧҖ компаниясенең инвестиция проекты "Алабуга" МИЗ территориясендә, Россия Федерациясе территориясендә җитештерелгәннәре өчен дә, экспортка җибәрү өчен дә, Ford бренды автомобильләре өчен штампланган кузов детальләре өчен корыч әзерләмәләр (бланклар) җитештерергә планлаштыра.
Проектның инициаторлары: "ММК" ААҖ – Россия Федерациясе территориясендәге иң зур металлургия комбинатларының берсе һәм "ДжошкунозАлабуга" ҖЧҖ – автомобиль сәнәгате өчен корычтан штамланган детальләр җитештерүче. "ДжошкунозАлабуга" ҖЧҖ – "Алабуга" МИЗ резиденты булып тора.
Бүген "Алабуга" МИЗ корпоратив университетында Татарстан Республикаының эре предприятиеләре өчен "Алабуга" МИЗ корпоратив университетының алдынгы идарә һәм мәгариф технологияләрен кертүгә багышланган семинар булды. Семинарда Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләреннән йөздән артык вәкил катнашты. Семинар Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының быелның 27 февралендә булып узган уртак йомгаклау коллегиясе барышында бирелгән йөкләмәсе буенча уздырылды.
Семинар барышында "Алабуга" МИЗ корпоратив университетына презентация ясалды, университетны торгызу мәсьәләләре, аның казанышлары һәм мөмкинлекләре яктыртылды. Махсус зона резидентлары – "Армстронг Билдинг Продактс" ҖЧҖ, "Форд Соллерс Елабуга" ҖЧҖ һәм "Белая Дача Алабуга" ҖЧҖ предприятиеләре идарәгә, мәгарифкә һәм кадрларга бәйле мәсьәләләрне хәл итүдәге эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Семинар йомгаклары буенча 2017 елда "Ел инженеры" россиякүләм конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрендәге 32 вәкилне министрлык грамоталары белән бүләкләде һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
"Ел инженеры" россиякүләм конкурсында җиңүчеләргә рәхмәт белдерәбез һәм алга таба да иҗади һәм хезмәттә уңышлар телибез!
2018 елның 12-13 маенда Бима т.п. тирәсендәге Мишә елгасында "Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган "Марш Бросок" республика туристлык-маҗаралы чарасы булды.
Чара кысаларында ТР предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләр арасында һәвәскәрләрчә балык тоту буенча ярышлар узды. Икенче ел рәттән әлеге ярышлар Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кураторлыгында уза.
Быел ярышлар 13 майда уздырылды. Анда "Татэнерго" АҖ филиалы – Түбән Кама ГЭС, "КМПО" АҖ, "Ремдизель" АҖ, "КВЗ" ГАҖ, "Татэнерго" АҖ филиалы – Яр Чаллы ҖЭҮ, С.П.Горбунов ис. КАЗ – "Туполев" ГАҖ филиалында һ.б. сәнәгать предприятиеләрендә эшләүче яшьләр катнашты.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан призлар белән, шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтеннән махсус бүләкләр белән түбәндәгеләр бүләкләнде:
1 урын: Скачков Виталий, "Татэнерго" АҖ филиалы – Яр Чаллы ҖЭҮ
2 урын: Гарипова Азалия, С.П. Горбунов ис. КАЗ – "Туполев" ГАҖ филиалы
3 урын: Мөхәммәтҗанов Илназ, "Татэнерго" АҖ филиалы – Түбән Кама ГЭС
Бер нөсхә балыкның максималь авырлыкта булганы өчен Скачков Виталий махсус приз алды.
Бүген Внешэкономбанк Рәисе Сергей Горьков һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Идея" технопаркындагы "Эйдос-Медицина" ҖЧҖ карады, компания эше һәм медицина стимуляторлары җитештерү процессы белән танышты.
Медицина стимуляторларын уйлап табучы һәм серияле итеп җитештерүче әлеге предприятие БиоМед "Сколково" кластеры резиденты булып тора, ул – Россия күләмендәге "Бизнес-уңыш 2015" илкүләм эшкуарлык премиясендә җиңүче, "Медицина Фәне Үзәге"н (Казан) булдыру инициаторы. Компания продукциясе Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә таныш.