25 апрельдә Казанда "Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit 2019" XI Халыкара икътисад саммиты кысаларында сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Россия Федерациясендә Индонезия Республикасы илчесе Е. П. М. Вахид Суприяди катнашында Россия-Индонезия бизнес-форумы узды.
Форумда бергәләшеп, шул исәптән Татарстан белән Индонезия арасында тышкы сәүдә әйләнешен киңәйтү кысаларында, хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Соңгы елларда илләр арасындагы икътисадый мөнәсәбәтләр продукция экспорты һәм импорты буенча төрле өлкәләрдә үсеш алды. Татарстанның Индонезия белән тышкы сәүдә әйләнеше 2018 ел йомгаклары буенча АКШ доллары белән 46 млн артып киткән.
Индонезия белгечләре "хәләл икътисад" өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм партнерлык, шулай ук республиканың махсус икътисад зоналарына инвестицияләү мөмкинлекләре турында мәсьәләләрне кузгатты.
26 апрель көнне "Химград" технополисы территориясендә республика компанияләренең Фән-техника өлкәсендәге кече форма предприятиеләрне үстерүгә булышлык күрсәтү фонды оештыра торган ярдәм программаларында катнашуы темасына семинар-киңәшмә булачак.
Фонд үзе уздыра торган конкурсларда җиңү шарты белән, шәхси көчләре белән башкарылган фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләренең нәтиҗәләрен производствога кертә торган Татарстан Республикасы кече инновацион предприятиеләренә финанс ярдәмен күрсәтә.
Семинар кысаларында Фондның төп программаларын презентацияләү күздә тотыла:
Семинар 2019 елның 26 апрелендә, 10.00 сәгатьтә, "Химград" технополисы (Восстания урамы, 100, технополис административ бинасы, 2 нче кат, конференцияләр залы) территориясендә булачак.
Катнашу өчен түбәндәге телефон буенча теркәлергә һәм булачак семинар-киңәшмә турында өстәмә мәгълүматлар алырга була: 8 (843) 524-90-25 яки түбәндәге эл. почта аша: Albina.Lukmanova@tatar.ru
Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев 21980 проекты буенча махсус билгеләнешле катер сериясеннән унынчы нөсхәгә нигез салу тантанасында катнашты. Чара "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ территориясендә узды.
21980 проекты буенча махсус билгеләнешле катерлар предприятиедә 2008 елдан башлап төзелә. Бүгенге көндә завод дәүләт заказчысына әлеге проект буенча инде 9 берәмлек тапшырды.
Эшләп чыгаручы мәгълүматларына караганда, әлеге махсус билгеләнешле катерлар Россия Федерациясе Хәрби диңгез флотының хәрби-диңгезле су районнарын саклау өчен билгеләнгән. Заманча җиһазланыш һәм югары дәрәҗәле диңгездә хәрәкәт итү сыйфатламалары аларга тагын да зуррак корабларга хас бурычларның киң спектрын хәл итү мөмкинлеген бирә.
Чараның мактаулы кунакларына катер корпусы нигезендә истәлекле такта салу хокукы бирелде.
Тантана кысаларында шулай ук Россия Флоты өчен кораблар төзелешенә һәм аларны тапшыруга шактый өлеш кертүче завод хезмәткәрләрен бүләкләү дә булды.
"А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ материаллары буенча
Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә булышлык итү фонды (алга таба – Фонд) Илкүләм технологик инициативаларның чаралар планнарын (НТИ "юл карта"ларын) тормышка ашыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән "Развитие НТИ" конкурсына (алга таба – Конкурс) заявкалар кабул ителә башлавы турында игълан итте, түбәндәге 8 юнәлеш буенча: Аэронет, Автонет, Нейронет, Энерджинет, Маринет, Хелснет, Технет һәм Түгәрәкле хәрәкәт.
Проектларны сайлап алганда аларның һәр НИОКР юл картасы буенча НТИ эш төркемнәре тарафыннан формалаштырылган өстенлекле тематик юнәлешләргә юнәлдерелгән булуы мөһим, исәпкә алыначак технологик киртәләр исемлеген http://www.nti2035.ru/technology сайтыннан табарга була.
Конкурс фәнсыешлы шәхси продукция чыгаручы, уңай финанс-икътисад тарихына ия булган һәм проект тематикасы буенча якланган интеллектуаль мөлкәте булган кече инновацион предприятиеләргә юнәлдерелгән. Грантның максималь суммасы, грант суммасының кимендә 30%ы күләмендә бюджеттан тыш финанслау шарты белән, 20 млн сум тәшкил итә.
Конкурска заявкалар 2019 елның 27 маена кадәр Фондның автоматлаштырылган системасы буенча кабул ителә, түбәндәге адрес буенча: http://online.fasie.ru.
Конкурста катнашу шартлары белән тулырак итеп Фонд сайтында танышырга була: http://fasie.ru/press/fund/razvitie-nti-2019/.
Бу атнада Мексикада Мехико штатының Санта-Лусия шәһәрендәге №1 авиабазада FAMEX аэрокосмик салоны уза. Ул Мексика ВВС тарафыннан оештырылган континентның иң зур аэрокосмик салоны. Анда дөнья буйлап 550 артык компания, шулай ук Латин Америкасы төбәгендәге барлык вәкиллекләрдән әһәмиятле ведомстволарның вәкилләре катнашачак. Күргәзмәдә беренче тапкыр Татарстан компаниясе дә булачак.
"МВЕН" фирмасы күргәзмәгә тиз эшли торган, аварияле хәлләрдә экипажны һәм пассажирларны һава судносы составында коткару өчен билгеләнгән парашют системаларын, шулай ук авиация-химия эшләрен башкару өчен махсус авыл хуҗалыгы самолетларын куйган.
Мексиканың Зумпанго дэ Окапмо-Мигель шәһәре мэры Анхель Гамбоа Монрой күргәзмәдә компаниягә карата кызыксыну белдергән.
МВЕН фирмасы Мексикадан тыгыз хезмәттәшлеккә мәнфәгатьле булган партнерлар белән берләштерелгән экспозициядә катнаша. "Мексика һәм Латин Америкасының төбәк базары Татарстан компаниясе продукциясен алга этәрү өчен перспективалы", – дип саный предприятие партнерлары. Элегрәк алар Казандагы производствода булып киттеләр, нәтиҗәдә FAMEX күргәзмәсендә бергә катнашу турында килешенгәнлек барлыкка килде. Моннан тыш, компания планнарында Мексика компаниясе-партнеры базасында Татарстан компаниясенең дилерлык үзәген ачу да бар.
"МВЕН" фирмасы материаллары буенча
Альберт Кәримов бүген Казанда Илкүләм паруслы Лиганың III этабын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Илкүләм паруслы Лига паруслы спортның иң эре проекты булып тора, ярышлар Россиянең алдынгы яхтчылары катнашында заманча J/70 спорт яхталарында уза.
Бишенче, юбилейлы Илкүләм паруслы Лига сезоны Казанда 2019 елның 19 маеннан 3 июненә кадәрге чорда "Ривьера" кунакханәсенә якын акваториядә булачак. Чараны дивизион премьерында катнашучылар ачып җибәрәчәк, шуннан соң югары һәм балалар дивизионнары яхтчылары эстафетаны кабул итеп алачак. Казан барлыгы 300 артык яхтчыны каршы алырга планлаштыра.
Яхтинг ярышлары ТР Спорт министрлыгы һәм ТР Паруслы спорт федерациясе ярдәмендә узачак, бу хакта 2018 елның июлендә тиешле килешү имзаланган.
Бүгенге көндә әлеге чараны оештыру һәм үткәрү өчен республика оештыру комитеты төзелә, Альберт Кәримов аның рәисе булачак.
Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында республикада автоматик судно төзелеше комплексын оештыру буенча инвестиция проекты турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы, ТР Транспорт министрлыгы, ТР ССП, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы вәкилләре һ.б. катнашты. Очрашуны Альберт Кәримов уздырды.
"Симбирская верфь" компаниясе "Елга-диңгез судноларын төзү өчен автоматлаштырылган судно төзү комплексы" проектының авторы һәм инициаторы булып тора. Компания әлеге комплексны Татарстан Республикасы территориясендә урнаштыру мөмкинлеген карый. Проект продукты булып махсус конструктив чишелешле һәм базар өчен минималь бәяле елга-диңгез суднолары тора.
Элегрәк компания комплексны урнаштыруга бәйле берничә вариантны караган, биредә төп әһәмиятле шартларның берсе суга чыгу мөмкинлегеннән гыйбарәт булган. Хәзерге этапта Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында берничә мәйданчык карала.
Бүген Альберт Кәримов Татарстан Республикасында текстиль эшләнмәләрен арендалау һәм сәнәгый эшкәртү буенча инвестиция проектын тормышка ашыру планнары турында киңәшмә уздырды.
"Коттон Вэй" предприятиесе 2013 елда Татарстан Республикасы белән Килешү имзалаганнан соң 2017 елда "Химград" технополисында җитештерү куәтләрен ачып җибәрде.
Хәзерге вакытта предприятие, сәнәгый предприятиеләр белән хезмәттәшлек өлкәсен җәелдереп, текстиль эшләнмәләрне арендалау һәм профессиональ эшкәртү буенча коммерция һәм бюджет өлкәсе предприятиеләренә хезмәтләр күрсәтә.
Компания хезмәтләренә Татарстан белән чиктәш төбәкләрдән дә ихтыяҗ булуын исәпкә алганда, компания Кама аръягында җитештерү-логистика комплексының икенче чиратын тормышка ашыру турында белдерә.
2019 елның 22 апрелендә Яшел Үзән районының Дубровка поселогында сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев җитәкчелегендә КНИТУ филиалы – Химияне тирәнтен өйрәнү буенча сәләтле балалар өчен лицей-интернатның Химаячеләр советы утырышы булды. Утырышта тармак предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, вәкилләре катнашты.
Чара башында укучыларның төрле темалар буенча фәнни-тикшеренү эшләре һәм проектлары презентацияләнде. Алга таба "Орбиталь" яшьләрнең инновацион иҗат үзәгендә "Аэрокосмос" юнәлеше буенча лицеистларның проект эшләре якланды. Чарада катнашучылар шулай ук Даниянең "Haldоr Topsоe A/S" лабораториясендә дә булдылар, анда алар өчен "Тере системада һәм органик булмаган химиядә катализаторлар" темасына эксперименталь һәм танып белү химиясе буенча мастер-класс уздырылды.
Чарада лицейның партнер-предприятиеләр һәм мәнфәгатьле оешмалар белән нәтиҗәле һәм уңышлы эшләве турында билгеләп үтелде.
КНИТУ филиалы – Химияне тирәнтен өйрәнү буенча сәләтле балалар өчен лицей-интернатның матбугат хезмәте материаллары буенча
"ТАНЕКО"да "Евро-5" экология классына караган TANECO-100 премиаль бензинын җитештерү үзләштерелде.
Автомобильләр өчен TANECO-100 бензины рецептурасы иң яхшы физик-химик, эксплуатацион һәм экологик сыйфатламаларга ирешү мөмкинлеген бирә. Югары сыйфатка ия нефть эшкәртү өлкәсендә дөньяның әйдәп баручы лидерлары – UOP Limited, Chevron Lummus Global, "НПП Нефтехим" ҖЧҖ компанияләренең алдынгы технологияләрен куллану хисабына ирешелә.
Югары октанлы бензин октан саны буенча кимендә 95 пункт таләпләре булган заманча двигательләр өчен билгеләнгән. Ягулык нык көчәйтелгән двигательләргә юнәлдерелгән, алар белән, шул исәптән, спорт классындагы машиналарны да тәэмин итәләр. Мондый автомобильләрнең двигательләре көчәйтелгән режимда югары басымнарга исәпләнгән. Бу исә бик кыска вакыт аралыгында двигательнең яну камерасы аша зур күләмдә ягулык уза, ул янганда максималь әйләндергеч момент барлыкка килә, дигән сүз. Югары октанлы бензинның арттырылган детонация тотрыклылыгы иң экстремаль шартларда да двигательнең тотрыклы эшләвен тәэмин итә. "TANECO-100" бренды белән чыгарыла торган ягулык двигатель өчен югары КПД тәэмин итә, аның ресурсын арттыра һәм ягулык сарыфын шактый киметә.
АИ-100 маркалы бензинда сумала һәм олефин углеводородларының үтә түбән күләме көйрәк барлыкка килүне минимальләштерергә ярдәм итә, тулысынча яну һәм двигатель детальләрендә утырмалар барлыкка килү күренешен азайту мөмкинлеген бирә.
Югары сыйфатлы, октан саны 100 булган бензинны чыгара башлау "Татнефть" нефть эшкәртү комплексының иң заманча техник чишелешләрдән файдалану хисабына прогрессив үсешкә омтылуын тагын бер исбатлады.
"ТАНЕКО" комплексында чыгарыла торган ягулык "Татнефть" автотэмин итү челтәрләре аша сатылачак.
"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә