Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер «Maersk» Дания компаниясе җитәкчелеге Жолт Катон белән очрашты.
Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, республика муниципаль районнары вәкилләре, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Химград» АҖ, «Туполев» ГАҖ филиалы – «С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы» ГАҖ «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, «Кама-Тракс» холдинг компаниясе» ҖЧҖ һәм «КМПО» АҖ вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында «Maersk» компаниясе регионда контейнер логистикасы проектын һәм Татарстан Республикасында йөк базасын үзәкләштерү перспективаларын бәяләү, шулай ук диңгезләрдә пассажирлар йөртүне үстерү проектын тәкъдир итте.
Maersk компаниясе – халыкара контейнер ташу өлкәсендә логистика хезмәтләренең глобаль интеграторы. Бүгенге көндә Maersk флоты 711 контейнер ташу судносыннан тора һәм дөньяда иң зурлардан санала. Компаниядә дөньяның 135 илендә 80 меңгә якын кеше эшли.
Maersk Россия портлары аша контейнерларда тышкы сәүдә йөкләрен ташучы һәм иң эре оператор булып тора, аның өлеше – 30 процент тирәсе. Ел саен компания 1 миллион TEU (ДФЭ) контейнерны Россиягә китерә һәм алып китә. Maersk клиентлары арасында Россиядә тышкы сәүдәнең төрле сегментларында эшләүче 15 меңнән артык компания исәпләнә.
Компания ил эчендә актыккы йөк алучылардан башлап һәм аларга кадәр йөкләрне үтәли китертеп, җир өстендә контейнерлар логистикасын актив рәвештә үстерә. 2020 елда Санкт-Петербургта 50000 тонна суытылган һәм катырылган продукциясе булган беренче Maersk мультитемпература склады төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Компаниянең алдагы планнарында – Россиянең эре төбәкләрендә заманча терминал-склад комплекслары челтәрен үстерү.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге тарафыннан, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән, «Азбука Сыра» ҖЧҖ предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенча сынау проекты гамәлгә ашырылган.
Сынау проектының исеме: «Российский» сырын җитештерү процессын оптимальләштерү.
«Азбука Сыра» ҖЧҖ предприятиесендә 3 елга хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасына җитештерү һәм мәгълүмат агымнарын/процессларны җәлеп итү планы нигезендә яңа проектлар эшләү бурычы йөкләнгән проект офисы булдырылган.
Предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проекты куелган бурычларга тулы күләмдә ирешелгән. Проектны уңышлы тормышка ашыру процесс узу вакытын 13%ка киметеп, агымдагы запасларны 25%ка киметүгә китергән, шулай ук агымдагы хезмәт җитештерүчәнлеген 20%ка арттыру мөмкин булган.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча комиссия утырышы булды.
Утырышта катнашучылар продукцияне идентификацияләү чаралары белән мәҗбүри маркалау таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча, Татарстан Республикасы территориясендә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукция сатучы эшкуарларның хокукый грамоталылыгын арттыру буенча алып барылган эш турында фикер алыштылар.
Интернет-сәүдәнең интенсив үсешен исәпкә алып, ялган озату документларын әзерләү буенча хезмәтләр күрсәтү базарын бетерүгә, намуссыз җитештерүчеләр, импортерлар, сәнәгать продукциясе белән тәэмин итүчеләр, сатучылар турында мәгълүмат ресурсларыннан файдалануның мәҗбүрилеген кертүгә, интеллектуаль милек хокукларын яклауның дәүләт һәм иҗтимагый механизмнарын үстерүгә юнәлтелгән чаралар аеруча мөһим. Әлеге юнәлеш Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору стратегиясендә дә чагылыш тапкан. Интернет аша товарлар (хезмәтләр күрсәтү) сатып алучы кулланучыларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау турында Роспотребнадзорның ТР идарәсе һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре сөйләде.
2020 елның 1 июленнән Татарстан Республикасының гарантияле тәэмин итүчеләр һәм челтәр оешмалары республикада электр энергиясеннән кулланучыларга «акыллы» исәпкә алу җайланмасы урнаштыруны үз эченә алган электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системаларын төзүгә керешкән (2018 елның 27 декабрендәге 522-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә).
Интеллектуаль исәпкә алу приборлары яки «акыллы» исәпкә алу җайланмасы — бу яңа буын счетчиклары, алар реаль вакыт режимында мәгълүматны укый, истә калдыра һәм туплый, коммуналь ресурсларның сыйфатын мониторинглый, шулай ук мәгълүматларны дистанцион тапшырып тора.
Татарстан Республикасында интеллектуаль исәпкә алу приборларын урнаштыру белән түбәндәгеләр шөгыльләнә:
күпфатирлы торак йортларда – «Татэнергосбыт» АҖ,
шәхси секторда һәм юридик затларда – «Сетевая компания» ААҖ
Кайсы очракларда исәпкә алу җайланмалары интеллектуаль исәпкә алу приборларына алыштырыла?
Иске исәпкә алу приборының сафтан чыккан очракта (үлчәү нәтиҗәләре күрсәтелмәсә, күрсәткечләр үзгәрми торса һ.б.).
Исәпкә алу җайланмасының файдалану чоры беткән очракта.
Тикшерүләр арасындагы интервал – тикшерү гамәлдә булган чор узып киткән очракта. Ул электр энергиясен исәпкә алу приборы паспортында күрсәтелгән һәм исәпкә алу приборының төренә бәйле. Индукцион һәм электрон электр исәпләгечләрнең күпчелеге өчен ул – 16 ел. Тикшерү турында мәгълүмат шулай ук пломбаларда (счетчикның үзендә) күрсәтелгән.
Электр энергиясен исәпкә алу приборларын урнаштыру, алыштыру, андагы белешмәләрне алу, программалаштыру, эшләтеп җибәрү турында гариза тапшыру өчен теркәлергә яки шәхси кабинетка керергә кирәк.
Сез исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тапшыру һәм электр энергиясен куллану турында мәгълүмат белән түбәндәге ысуллар белән таныша аласыз:
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин видеоконференция режимында «DaEvet» сәүдә онлайн-платформасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында яклар җиңел сәнәгать өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
DaEvet – B2B онлайн-сәүдә халыкара мәйданчыгы, ул сатып алучыларны бөтен Россиядән Төркия белән тәэмин итүчеләр, шулай ук Төркиянең барлык почмакларыннан сатып алучыларны Россия товар җитештерүчеләре белән тоташтыра.
Компаниянең төп максаты – кече һәм урта бизнес, эре бизнес, шулай ук шәхси эшкуарлар өчен сәүдә эшчәнлеге платформасын тәэмин итү.
2021 елның 1 гыйнварыннан башлап кием һәм текстиль эшләнмәләргә маркалау кертелде, ләкин әлеге датага кадәр сатылып бетмәгән киемнәрне 1 февральгә кадәр маркалап бетерергә мөмкин иде. Бизнес маркаланган товар белән эшләүгә уңайлырак күчсен өчен, бу срок 1 майга кадәр озайтылган. Хөкүмәтнең тиешле карары pravo.gov.ru порталында басылып чыккан.
Әмма шунысын истә тотарга кирәк: товарны маркалау гына түгел, ә аны әйләнешкә кертү дә зарур.
Өстәмә чорда маркалау бары тик тулы атрибутив состав буенча гына мөмкин.
«Кайбер җиңел сәнәгать товарларын маркалауга әзерләү эшләре узган ел дәвамында алып барды. Җитештерүчеләр, импортерлар, эре дистрибьюторлар һәм ритейлерлар Яңа елга ук үзгәртеп корылырга өлгерде.
Калган киемнәрне маркалау, беренче чиратта, кибетләргә барлык кагыйдәләрне үтәргә һәм узган елдан калган әйберләрне сатарга мөмкинлек бирәчәк. «Честный знак»та җиңел сәнәгать товарлары әйләнешендә катнашучы 125 меңнән артык зат теркәлгән. 1,3 миллиардтан артык маркалау коды эмиссияләнгән», – дип билгеләп үтә Перспектив технологияләрне үстерү үзәгенең генераль директоры урынбасары Вера Волкова.
Цифрлы маркалау, аерым алганда, күн кием, хатын-кызлар өчен трикотаж кием, пәлтә, плащ, урын-җир, кухня, ашханә киеме өчен каралган. Әлеге товарлар белән эшләүче компанияләр – «Честный знак»та иң күп санлы төркем.
Маркалауның үзе кулланучыны – сыйфатсыз, легаль булмаган товардан, ә бизнесны намуссыз конкуренциядән якларга тиеш. Пәлтә яисә куртканың легаль булу-булмавын шунда ук – «Честный ЗНАК» кушымтасы аша тикшерергә мөмкин булачак, бары тик маркалау кодын сканер аша гына карау да җитә. Шулай итеп, кулланучылар 2,5 млн. артык җиңел сәнәгать товарларын тикшергән инде.
Халыкара кулланучылар оешмасы (CI) 2021 елда ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне девизы «Пластик материаллар белән пычратуга каршы көрәш» («Tackling Plastic Pollution») булачак дип игълан иткән.
Пластик пычратуга каршы көрәш – ул координацияле халыкара чишелешләр таләп итә торган глобаль проблема.
Бу елның темасы бөтен дөньяда кулланучыларны товарлар сатып алганда экологик яктан тагын да нәтиҗәлерәк карарлар кабул итүгә һәм алга этәрүгә җәлеп итү һәм хәбәрдарлыкны арттыруга ярдәм итәчәк.
Кулланучылар, хөкүмәт һәм пластик эшләнмәләрне җитештерүче предприятиеләр пластик белән пычратуга бәйле глобаль кризисны җиңеп чыкканда берләшә алган очракта кампания шулай ук мөһим роль уйнар дип көтелә.
Экспертлар мәгълүматларына караганда, әгәр илләр сәясәтендә, инновацияләрдә һәм кулланучыларның үз-үзләрен тотышында үзгәрешләрдә кардиналь чаралар күрмәсәк, 2040 елга дөнья океанында өч тапкыр күбрәк пластик булачак. Хәвефле фаразлар буенча, 2050 елга дөнья океанында балыкка караганда пластик күбрәк булачак.
Кайчан да булса җитештерелгән барлык пластмасса эшләнмәләренең яртысы соңгы 15 елда җитештерелгән, җитештерелә торган пластикның 40 проценты бер тапкыр кулланганнан соң төргәкләнә һәм ыргытыла.
Кулланучылар әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясый ала торган төп ысулларга алар тарафыннан уйланылган продуктларны сайлап алу һәм кулланучыларның тормыш циклы тәмамланганнан соң азык-төлек белән ничек эш итүләре, шул исәптән пластикны артык кулланудан, бигрәк тә бер тапкыр кулланыла торганнарыннан, кирәкмәгән пластик савыттан баш тартуы, төргәкне кабат куллануы керә.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Свердловск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Азат Салихов һәм Свердловск өлкәсе сәнәгать һәм фән министры Сергей Пересторонин белән очрашты.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Урал тау-металлургия компаниясе генераль директоры Андрей Козицын һәм «Уралэлектромедь» АҖ җитәкчелеге белән очрашты, шулай ук хәрби техника музеенда да булды.
Урал тау-металлургия компаниясе (УГМК) – 40 процент дәрәҗәсендә Россиядә җитештерү күләмен тәэмин итеп, катодлы бакыр җитештерә торган зур компанияләрнең берсе.
Бакыр катодлардан тыш, Урал тау-металлургия компаниясе бакыр катанка, бакыр порошогы һәм шулардан эшләнмәләр, селен, теллур, бакыр купоросы, күкертле-ачы никель, коелмалы көмеш һәм алтын, ак алдын төркемендәге металлар концентраты да җитештерә. Компания эшчәнлегенең аерым юнәлеше – чистартылган цинк һәм цинк-алюминий эретмәләре җитештерү.
Урал тау-металлургия компаниясенең төсле металлургия дивизионына Свердловск, Чиләбе, Оренбург өлкәләрендә урнашкан 7 предприятие керә.
POZIS компаниясе («НПК «Техмаш» идарәче оешмасы – Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсенә карый), узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, сәнгатьле рәсем ясалган эксклюзив рециркуляторлар чыгару дәрәҗәсен ике тапкыр арттырган.
Берләшмәдә 20 елдан артык POZISның сәнгатьле рәсем остаханәсе эшли, анда суыткычларга һәм рециркуляторларга кулдан бизәк ясала. Предприятие рәссамнары, традицияләрне дәвам иттереп, күчмә мольбертлар урынына суыткыч техникасы җитештерә торган төр панельләрне файдаланып, чын сәнгать әсәрләре иҗат итә.
Көнкүреш техникасына бизәк ясау экологик чиста буяулар һәм материаллар кулланып, махсус технология буенча гамәлгә ашырыла, алар чыдамлы һәм прибор хезмәт иткән бөтен вакыт дәвамында төсен җуймый. Эш осталары сюжетларда классик мотивларны да, халык мотивларын да куллана.
Эксклюзив техниканы дилерлар да, шул исәптән чит ил партнерлары да, шәхси затлар да сатып ала икән. Бүгенге көндә POZISның бизәкле нурланыш-рециркуляторларына сорау зур.
Суыткыч приборларының һәм югары технологияле медицина суыткыч җиһазларының яңа модельләрен төзегәндә, ПОЗиС югары сыйфатка, нәтиҗәлелеккә һәм ышанычлылыкка гына түгел, ә продукциянең индивидуальлегенә дә йөз тота, бу көнкүреш техникасы базарында өстенлекләрнең берсе булып тора.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков «Татар-информ» матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәр халкы, бигрәк тә өлкән буын кешеләре, өчен сорау тудыра һәм зур социаль әһәмияткә ия. Шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән, базар бәяләреннән түбәнрәк сатыла торган башка фермер продукциясен сатып ала алачак.
Ярминкәләр гадәттәгечә түбәндәге адреслар буенча узачак:
Авиатөзелеш районы – Ленинград урамы, 27 («Бәхетле» гипермаркеты янындагы мәйданчык), Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев урамы, 7;
Вахитов районы – К.Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше янындагы мәйданчык;
Киров районы – Краснококшайская урамы, 150/2 («Ягодная слобода» сәүдә үзәге янындагы мәйданчык), Батыршин урамы, 20;
Яңа Савин районы – Х. Ямашев урамы, 71а («Бәхетле» гипермаркеты янындагы мәйданчык); Лаврентьев урамы, 10 (чатыр корылган мәйданчык);
Идел буе районы – Р.Зорге урамы, 66 йорт, 1 корпус (парковка территориясе), Ю.Фучик урамы, 72 йорт (чатыр корылган мәйданчык);
Совет районы – Аграр урамы, 2 («Казан» агросәнәгать паркындагы ачык мәйданчык), Зәкиев урамы, 12 (чатыр корылган мәйданчык) һәм Липатов урамы, 7 (чатыр корылган мәйданчык һәм «Дерби» базары территориясендәге мәйданчык);
Мәскәү районы – Ш.Усманов урамы, 1 йорт (Энергетиклар һәм Ш.Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчык);
Яңа Тура һәм Осиново поселокларында («Радужный» сәүдә үзәге янында һәм Зеленодольск районының «Яңа Тура» технополисында);
Юдино бистәсендә (Революционная урамы, 12)
Яр Чаллыда – Г.Тукай урамы, 16 йорт («Строитель» стадионы каршындагы мәйданчык), Чулман проспекты (Ипподром территориясендәге мәйданчык);
Түбән Камада – Вокзальная урамы, 2 йорт («Комета» үзәк базарында; Южная урамы, 1 йорт («Магнит» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчык).
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре – фермерлар һәм халык өчен бик мөһим чара, чөнки фермерлар үзләре үстергән продукцияне сата ала (сәүдә урыннары бушлай бирелә), ә халык иң яңа һәм табигый әйберләрне минималь бәяләрдән, сәүдә өстәмәләреннән башка сатып ала.
Традиция буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казанда ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзе тикшерәчәк.