4 февральдә Казан халыкара ат спорты комплексы территориясендә X5 Retail Group компаниясенең Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлеген киңәйтү буенча конференция узачак.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, X5 Retail Group башкарма директоры Игорь Шехтерман, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашачак.
Тантаналы чара кысаларында Татарстан Республикасы һәм X5 Retail Group арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салыначак.
Моннан тыш, «Казан» халыкара ат спорты комплексы холлында Татарстан Республикасының азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлары күргәзмәсе оештырылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чит илләрдә яшәүче ватандашлар, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре һәм Халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) җитәкчесе Евгений Примаков белән очрашты.
Әңгәмә барышында яклар Татарстан һәм Россотрудничество арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча алга таба адымнарны билгеләде, шулай ук катлаулы эпидемиологик хәл шартларында ватандашлар белән гуманитар хезмәттәшлекнең һәм элемтәләрне ныгытуның яңа формалары турында фикер алышынды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда Россотрудничество ярдәме белән күп кенә зур чаралар узган. Алар арасында БРИКС илләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумы, мәдәниятара диалог буенча Казан форумы һәм башкалар бар. Моннан тыш, оешма Татарстанга халыкара эшчәнлек алып баруда ярдәм итә.
Президент ассызыклаганча, республика алга таба да Россотрудничество проектларында актив катнашырга тели һәм Евгений Примаковка ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырды.
Очрашуда шулай ук Әзәрбәйҗан Республикасында Россотрудничество вәкиллеге – Бакуда Россия мәгълүмат-мәдәни үзәген җитәкләүче Ирек Зиннуров та катнашты. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Мисырда Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе урынбасары – Россия Фән һәм мәдәният үзәге директоры итеп Марат Гатин билгеләнгән иде, моңа кадәр ул ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары булып эшләде.
«Соллерс Форд» Россия Почтасы заказы буенча 771 автомобиль җитештерәчәк. Машина китерү илнең барлык төбәкләрен колачлаячак, ә беренче партияләрне Почта 2020 елның декабрь ахырында һәм 2021 елның гыйнварында алган инде.
Россия почтасы шундый зур партияне Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының алдан сатып алу программасы буенча ала алган. Заказ өч Ford Transit модификациясеннән тора һәм комплектациядә 13+1 булган автобуслар, шулай ук изотермик һәм тоташ металл фургоннарны үз эченә ала. Аларның бер өлеше Почтаның курьер хезмәтләренә тапшырылачак.
Барлык автомобильләр дә Россия Почтасы логотиплары белән бизәлгән фирма төсендә һәм брендланган. Озын базалы һәм уртача түбәле тоташ металл фургоннар 2,2 литрлы дизель двигателе (125 ат көче/350Нм), 6 баскычлы МКПП һәм алгы привод белән җиһазландырылган. Изотермик фургоннарга 2,2 литрлы дизель двигательләре урнаштырылган, аларның егәрлеге 155 ат көче тәшки итә һәм әйләнеш моменты – 385Нм, 6 баскычлы МКПП һәм арткы привод белән җиһазландырылган.
Барлык Ford Transit машиналары хәрәкәттә куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыра торган заманча электрон системалар белән җиһазландырылган, шулай ук машина йөртүче һәм пассажирлар өчен дә уңайлы шартлар тәкъдим ителә. Өстәмә опция сыйфатында барлык автомобильләрдә дә кондиционерлар һәм аудиосистема урнаштырылачак, анда, машина йөртүче телефоннан аралашу һәм кнопкаларга басып игътибарын читкә җибәрмәсен өчен, руль аша эшләтелә торган Bluetooth гарнитурасы да булачак.
«Вертолеты России» холдингының Казан вертолет заводы (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Росавиациядән Ансат вертолетлары өчен Mku30 иярченле элемтә системасын урнаштыруга хуплау алган. Әлеге опция пассажирларга очыш вакытында югары тизлекле интернеттан файдалана алу мөмкинлеген бирәчәк.
«МОСТ-спутниковые системы» компаниясенең Ku-диапазоны спутник элемтә системасы ЯМАЛ элемтә спутниклары колачлаган зонада секундына 2 Мбит кадәр тизлек белән интернетка керүне тәэмин итә. Ул вертолет бортында видеоконференция оештырырга, зур күләмле мәгълүматларны һәм югары сыйфатлы видео сурәтләрне реаль вакыт режимында өзлексез тапшырырга мөмкинлек бирә. Пассажирларның мобиль җайланмаларына мәгълүмат тапшыру Wi-Fi нокталары ярдәмендә тәэмин ителә.
«Ансат – универсаль һава судносы. Вертолетның конструкциясе аны төрле мәсьәләләрне хәл итү өчен җайлаштырырга мөмкинлек бирә: ашыгыч ярдәм борты буларак та, ахры чиктә цифр «эчлек салынган» VIP-комплектацияле очкыч итеп тә. Ансат җиһазлары югары тизлекле Интернет челтәреннән файдалана алу аркасында хәтта очыш вакытында элемтәдә булырга ярдәм итәчәк. Хезмәт таләпчән пассажирлар өчен генә түгел, табиблар, полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен дә файдалы булачак», – дип хәбәр итәләр Ростех дәүләт корпорациясенең авиация кластерында.
Яңа Mku30 спутник элемтә системасы белән тәэмин ителгән Ансат вертолеты беренче тапкыр 53 нче Paris Air Show 2019 халыкара аэрокосмос салоны кысаларында күрсәтелгән.
HeliRussia 2018 Халыкара вертолет индустриясе күргәзмәсе барышында «Вертолеты России» холдингы һәм «МОСТ – спутниковые системы» ҖЧҖ әлеге компания җитештергән спутник элемтә комплекслары белән җиһазландырылган вертолет техникасын бергәләп алга этәрү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалаган. Имзаланган килешү шулай ук сатудан соң хезмәт күрсәтүне тәэмин итү проектларын эшләү һәм тормышка ашыруны күздә тота.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ уку йортында «Сәнәгый робот техникасы» – «ИННОСАБ»(INNOSAB) компетенциясе буенча Россия Инновация регионнары ассоциациясенең төбәкара чемпионатында булды. Чара кысаларында Альберт Кәримов «Татарстан Республикасы сәнәгатенә 4.0 Индустрия технологияләрен кертү» темасына киңәшмә үткәрде. Шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Гыйсмәтов Радик Расыйх улы, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмә башында республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы барлык катнашучыларны сәламләде, робототехника торышы буенча кайбер мәгълүматларны яңгыратты:
«Робот техникасы системаларын куллану өлкәсе елдан-ел киңәя бара. Халыкара робототехника федерациясе (International Federation of Robotics) мәгълүматларына караганда, 2019 елга бөтен дөнья заводларында 2,7 млн. сәнәгать манипуляторы кулланылган. Россиядә, Робот техникасы базарында катнашучыларның илкүләм ассоциациясе бәяләвенчә, 2019 елда 6 меңнән артык сәнәгать роботы эксплуатацияләнгән. Фәнни-технологик алгарышның кирәклеге, аның тормышка сәләтлелеген һәм дөньяда урынын билгели торган фактор буларак, ил җитәкчелеге тарафыннан билгеләнә».
Аннары сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы, чемпионатны уздыру инициаторы Рәис Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин чыгыш ясады.
Тантаналы өлештән соң Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Гыйсмәтов Радик Расыйх улы докладын тыңлауга күчтеләр. Ул мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшли торган компанияләргә федераль һәм республика дәрәҗәсендәге ярдәм чаралары турында сөйләде.
Чара ахырында яклар республикада робот техникасын үстерү һәм сәнәгать предприятиеләренең җитештерү процессларына югары технологияләр кертү буенча алга таба эш алып бару кирәклеген билгеләп үттеләр.
Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы Төбәк компетенцияләр үзәге («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының Энергияне сак тоту технологияләре үзәге» ДАУ) «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында Федераль компетенцияләр үзәге сертификациясен уңышлы узган.
Комиссия составына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Федераль компетенцияләр үзәге вәкилләре, шулай ук башка төбәкләрнең ТКҮ җитәкчеләре кергән. Сертификация ике этапта узган - дистанцион һәм турыдан-туры этапта. Төгәлләнгән проектны һәм гамәлгә ашырылу өлешендәге проектны бәяләү чараларын үткәрү өчен илкүләм проектта катнашучы «АПК «КАМСКИЙ» ҖЧҖ һәм «ЧЕЛНЫ-ХЛЕБ» АҖ предприятиеләре сайлап алынган, шулай ук Процесслар фабрикасы эшен бәяләү дә сертификатлау пунктларының берсе булган. Татарстанның Төбәк компетенцияләр үзәге эшенең барлык күрсәткечләре дә Федераль компетенцияләр үзәге тарафыннан билгеләнгәннән югары бәяләнгән.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта илкүләм проектта икътисадның база чималы булмаган тармакларының 105 предприятиесе катнаша, 2024 елга кадәр максатчан күрсәткеч – 249 оешманы җәлеп итү.
Төбәк үзәгенең көче белән республика икътисадының төрле тармакларында җитештерүчәнлекне арттыру буенча 50дән артык проект уңышлы гына гамәлгә ашырылган. ТКҮ штаты югары профессиональ эксперт-практикларны үз эченә ала.
POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы – «НПК «Техмаш» АҖ идарәче оешмасы идарәсе контурына керә) җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру максатларында аутсорсинг системасының үз моделен актив җәелдерә. 2020 елда үзебезнең ил җитештерүчеләреннән сатып алу күләме 800 млн сум тирәсе булган.
POZIS кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән хезмәттәшлек итү өлкәсендә Татарстандагы лидерларның берсе булып тора. Компаниянең озак вакытка исәпләнгән партнерлары булып 11 субъект тора, алар POZIS суыткыч техникасын җитештерү өчен 20дән артык төр продукция белән тәэмин итә. Аутсорсерлар белән хезмәттәшлек чыгымнарны киметергә, оптимальләштерергә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирә.
Компания кече һәм урта бизнес субъектлары белән берлектә комплект детальләр сыйфатын күтәрү өстендә даими эшли. Аларның барысы да шәһәрнең сәнәгать зонасында булуын исәпкә алып, компаниянең тиешле техник хезмәтләр күрсәтү оешмаларыннан оператив консультация алуга исәп тота ала. Шулай ук предприятие уртак маркетинг тикшеренүләре үткәрүдә дә катнаша һәм җитештерү процессын тормышка ашыруны координацияли.
Эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчеләре «ПОЗиС» АҖ диверсификацияләү һәм цифрлы трансформацияләү программасы белән танышкан.
Кунакларга шулай ук «Югары технологияле җиһазлар һәм прогрессив технологияләр кертү нигезендә көнкүреш суыткыч техникасын һәм медицина суыткыч җиһазларын җитештерүне комплекслы үстерү» инвестиция проекты кысаларында тормышка ашырылган җитештерү объектларын да күрсәткәннәр. «ПОЗиС» АҖ өчен заказлар башкаручы берничә кече һәм урта бизнес предприятиесенә экскурсия оештырылган.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты.
Очрашу барышында регионның сәнәгать үсеше мәсьәләләрен хәл итү турында фикер алыштылар.
Денис Мантуров билгеләп үткәнчә, Татарстан — илнең иң мөһим сәнәгать үзәкләренең берсе.
2020 елның гыйнвар-ноябрь айларында республикада «Эшкәртү эшчәнлекләре» икътисадый эшчәнлек төре буенча төяп җибәрелгән продукция күләме 1,6% арткан.
Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 26 апрелендәге 496 номерлы карары кысаларында чит илгә продукцияне транспортлауга чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирүне финанслау күләмен арттыру һәм республика предприятиеләренә «лист ожидание»дән ярдәм итү мәсьәләсе дә күтәрелде.
Моннан тыш, Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Татарстан Президентына «Тульская гармонь» ҖЧҖ җитештергән 40 пианино алу өчен сертификат, шулай ук ике аппарат-программа комплексы – «Чемпион бул», дүрт спорт комплекты – «Спорт көрәше», ун спорт комплекты – «Байдарка», 30 сноуборд һәм 600 хоккей кәшәкәсе алу өчен сертификатлар тапшырды.
Музыкаль инструментлар «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында алынган, ул төбәкләрдә балалар сәнгать мәктәпләрен үзебезнең илдә җитештерелгән пианино белән җиһазландыруны күздә тота.
ТР Президенты матбугат хезмәте
2021 елның 27 гыйнварында Ташкент шәһәрендә Волгоград мемориаль комплексы территориясендә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 77 ел тулуга багышланган истәлекле акция узган.
Акция Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Илчелеге һәм Үзбәкстан Республикасындагы Россия хезмәттәшлеге вәкиллеге тарафыннан оештырылган.
Чарада Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Тюрденев В.Л., Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Илчелегенең оборона мәсьәләләре буенча хәрби атташесы Земзеров А.Ф., Үзбәкстан Республикасында Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе Вождаев М.В., Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы илчелеге дипломатлары, Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы вәкиллеге, рус, татар, башкорт һәм кырым татар мәдәни үзәкләре рәисләре һәм активистлары, блокадалы Ленинградта яшәүчеләр, сугышчы-интернационалистлар, Ташкент шәһәренең махсус мәктәбе кадетлары, Ташкент һәм үзбәк епархиясе студентлары, җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре катнашкан.
Мактаулы каравыл йөреше истәлекле акция башлануын билгеләп үткән, аның барышында Мәңгелек утка һәм Санкт-Петербург шәһәреннән, Пискарев мемориаль зиратыннан кайтарылган Үзбәкстан сугышчыларының көле һәм җир белән капсула күмелгән урынга чәчәкләр салу тантанасы узган.
Акция кысаларында Үзбәкстан Республикасындагы Россия Федерациясенең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Тюрденев В.Л. Үзбәкстан Республикасының атказанган артисты, Ташкент дәүләт консерваториясе профессоры, «Согдиана» үзбәк халык уен кораллары дәүләт камера оркестры сәнгать җитәкчесе Ф.Р.Абдурахимовага һәм Үзбәкстан Республикасында Җиңүнең 75 еллыгы халыкара командасы координаторы С.Ежковка гражданнарны патриотик тәрбияләү һәм 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль-икътисадый проблемаларын хәл итүдә актив катнашканнары өчен «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» истәлекле медальләрен тапшырган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты.
Очрашу барышында яклар сәнәгать һәм сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.
Эшлекле очрашу нәтиҗәләре буенча яклар «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Камаз» ГАҖ һәм «ТатхимПласт» ҖЧҖ кебек Татарстан Республикасы компанияләре җитәкчелеге белән уртак эшне дәвам иттерү һәм өстәмә очрашу үткәрү турында сүз куешты.