ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген Яр Чаллының пресслау-рама заводында Австриядән чит ил баклары китерүгә алмаш булачак алюминий ягулык баклары чыгару буенча яңа линия эшли башлады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ростех" дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Вице-премьер Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Яңа линияне эшләтеп җибәргәнче Россиядә сыйфаты һәм күләме буенча "КАМАЗ" таләпләренә җавап бирерлек алюминий ягулык бакалары җитештерелмәгән, шуңа күрә дә предприятие продукцияне чит илдән сатып ала торган булган. 2017 елда "КАМАЗ" алюминий ягулык баклары җитештерү буенча үз производствосын оештыру турында карар кабул иткән. 2018 елда Сәнәгатьне үстерү фонды компания проектын хуплаган һәм җитештерүчегә "Комплект эшләнмәләр" программасы буенча займ биргән.

 Проект кысаларында "КАМАЗ" 200-800 литр күләмендәге алюминий ягулык баклары чыгара башлаган. Яңа җитештерү куәте елына 35 мең бак тәшкил итә. Шул ук вакытта линия универсаль булып тора һәм алюминийдан да, корычтан да ягулык баклары җитештерү мөмкинлеген бирә.

"Быел без КАМАЗ автомобильләренең яңа буынын җитештерә башлыйбыз, һәм бу проект компания өчен аеруча әһәмиятле. Икътисадый аспекттан тыш, үз линиябез безгә реаль вакыт режимында бакларның сыйфатын КАМАЗ автомобильләренең мөһим компоненты буларак күзәтеп торырга, шулай ук кулланучының үсә торган ихтыяҗларына җавап итеп аларның конструкциясен камилләштерү мөмкинлеген бирәчәк. Һәм, әлбәттә, бу компаниянең импортны алыштыру стратегиясен гамәлгә ашыруда тагын бер адымы", – дип билгеләп үтте "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин.

Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә "КАМАЗ" Австриядән импорт алюминий баклары китерүдән баш тартачак. Үзендә җитештерелгән бакларны куллану "КАМАЗ"га елына 500 млн сум яки бер бак исәбеннән 10 меңнән 18 мең сумга кадәр акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Алюминийдан ясалган ягулык баклары магистраль, шәһәрара һәм шәһәрдә пассажирлар йөртү өчен коммерция автомобильләрендә кулланыла. Аларның өстенлекләре арасында – корыч ягулык багына карата авырлыгы кимрәк,  коррозиягә нык һәм янгын куркынычсызлыгы.

Элегрәк Сәнәгатьне үстерү фонды предприятиегә яңа җиһазлар сатып алу өчен ташламалы займ тәкъдим иткән булган. Проектның гомуми бюджеты 544 млн сум тәшкил иткән, шуның 230 млн сумы – Сәнәгатьне үстерү фондыннан алынган займ. Ташламалы финанслау КАМАЗга Россиядә алюминий бакларның заманча производствосын локальләштерү мөмкинлеген биргән, һәм хәзер предприятие читтән кертелә торган югары сыйфатлы продукцияне мөстәкыйль җитештерә.

КАМАЗ өчен дә, төбәк өчен дә мөһим проект Сәнәгатьне үстерү фонды займын җәлеп итеп гамәлгә ашырылган 150нче производство булган.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан сәнәгатьчеләре делегациясе Чехия Республикасы башкаласы Прагада булды. Бер көнлек визитның эш программасы бик бай иде.

Көннең беренче яртысында Альберт Кәримов FANS һәм PBS Energo компанияләре җитәкчеләре белән сөйләшүләр уздырды. Аерым алганда, FANS Чехия компаниясенең су әйләнеше системалары һәм градирнялар җитештерү өлкәсендә, ә PBS Energo компаниясенең турбиналар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү планнары турында сүз барды.

Аннары Чехия Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу буенча уртак эш төркеменең җиденче утырышы узды.  Татарстан делегациясен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкләде. Чехия делегациясен ЧР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Эдуард Мыржицки җитәкләде. Уртак эшче төркем утырышында шулай ук ике төбәкнең дәүләт идарәсе органнары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты. Фикер алышу барышында яклар, уздырылган эш Чехия белән Татарстан арасында хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә, дип билгеләде. Агымдагы чорда Чехиядән рәсми һәм эшлекле делегацияләрнең, шул исәптән югары дәрәҗәдә дә, визитлары узды.

Эш төркеме утырышында яклар "КВЗ" ГАҖ, "Вакууммаш" АҖ кебек Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру турында сөйләште. Икенче яктан, Чехиянең "ПБС ЕНЕРГО" АҖ, "Йигострой", "MPower Engineering a.s.", "FAVEA" компанияләренең һәм башкаларның базарга керү һәм/яки Татарстан предприятиеләре белән кооперациясенә кагылышлы планнары әйтелде.

Перспектив юнәлешләр арасында станоклар төзү һәм авиация өчен мотор төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлекнең алга таба үсешен, сәнәгать һәм юл төзелеше өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру буенча Чехия компанияләре тәҗрибәсен куллануны, яңа энергия саклаучы технологияләр кертүне, биотехнологияләр куллануны, шулай ук Чехия компанияләренең Казанда тармак күргәзмәләрендә катнашуын, уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны, Чехия һәм Татарстан югары уку йортларының хезмәттәшлек итүен билгеләп үтәргә кирәк.

"Татарстан предприятиеләре Чехия бизнес даирәләре белән авиация, машина төзелеше, станоклар төзү, мәгариф проектларын да кертеп, уртак эшләр уздыру өлкәсендә хезмәттәшлекне тирәнәйтергә тели. Без үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча диалогка әзер, өстәвенә, Прагада ун елдан артык Татарстан Республикасының Сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли", – дип билгеләп үтте Альберт Кәримов.

Уртак эш төркеме сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә Чехия Республикасы һәм Татарстан Республикасы эшен уңай бәяләде һәм киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен алшартлар билгеләде. Ахырда Уртак эшче төркемнең Җиденче утырышы беркетмәсенә кул куелды.

Көннең икенче яртысында Татарстан һәм Чехия предприятиеләренең бизнес-форумы узды, анда республиканың сәнәгать потенциалы һәм сәнәгать предприятиеләре тәкъдир ителде, шуннан соң эшлекле элемтәләр белән алмашу булды.

Эшлекле визит ахырында Альберт Кәримов Россия Федерациясенең Чехиядәге Илчесе Александр Змеевский белән очрашты. Очрашу Россия Илчелеге бинасында узды.


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

27 майда Казанда Яньтай шәһәре (КХР, Шаньдун провинциясе) делегациясенең Татарстан Республикасына ясалган визиты кысаларында "Татарстан-Шаньдун" эш форумы узды.

Форум "Пушкин" ("Корстон" КСКК) конференц-залында узды, анда Татарстан белән Кытайдан сәнәгатьнең төрле тармакларыннан иң эре предприятиеләр вәкилләре килде: нефть, газ, химия һәм энергетика комплексы, текстиль, медицина, авыл хуҗалыгы компанияләре һәм башкалар.

Форумның модераторы – ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев.

Татарстан Республикасы исеменнән Кытай Халык Республикасыннан килгән кунакларны Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сәламләде: "Без шундый зур делегациянең Татарстан Республикасына эш визиты белән килүенә һәм форумның бай программасында катнашуына бик шат...".

Кытай вәкилләре – Шаньдун провинциаль НПКСК комитеты рәисе урынбасары Хань Цзиньфэн әфәнде һәм Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцин әфәнде делегацияне җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан белән Кытай арасында партнерлык мөнәсәбәтләренең әһәмиятле булуын билгеләп үтте: "Татарстан Республикасы – Россиянең югары конкурентлыкка сәләтле булган мөһим сәнәгать зонасы...", – диде Хань Цзиньфэн.

Форум кысаларында Татарстан Республикасының алгарышлы үсеш территорияләренең инвестицион мөмкинлекләре – "Яр Чаллы", "Түбән Кама", "Яшел Үзән" һәм "Алабуга" МИЗ инвестицион җәлеп итүчәнлеге презентацияләнде. 

Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров үз чыгышында Кытай компанияләренең Татарстан Машина төзелеше кластеры әгъзалары белән кооперациясен үстерү турында сөйләде. Ул тыңлаучыларга машина төзелеше кластерының 15 өстенлекле проектын, шул исәптән федераль экологик проектны һәм "Инженерлык клубы" проектын тәкъдим итте, шулай ук Кытай партнерларын аларда катнашырга чакырды.

Кытай сәнәгать предприятиеләре вәкилләре – Ван Кай (Shandong Aobo Kitchenware Mall Co., Ltd) һәм Дэн Сянян (Weihai Guangwei Group Co.) үз предприятиеләренең эш юнәлешләре, шулай ук үзара хезмәттәшлекнең шартлары һәм өстенлекләре турында сөйләде.

Форум B2B форматында дәвам итте, анда Татарстан белән Кытай компанияләре вәкилләре алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышты. Форумда Татарстанның һәм Кытайның 70 артык предприятиесе катнашты.

"Татарстан-Шаньдун" бизнес-очрашуы Кытай-Россия предприятиеләре берлеге һәм Татарстан Республикасының Машина төзелеше кластеры арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалау белән тәмамланды.


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Төрекмәнстан текстиль сәнәгате министры урынбасары Вепамөхәммәт Шыхгулыевны сәламләде. Очрашу Төрекмәнстан делегациясенең Татарстанга булган визиты кысаларында һәм 24 май көнне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Kazan Palace Hotel by Tasigo узачак Төрекмәнстан-Татарстан уртак эш төркеменең 6 нчы утырышы алдыннан узды.

Агымдагы очрашуда Төрекмәнстанның Татарстандагы җиңел сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итүенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашкан җиңел сәнәгать предприятиеләре вәкилләре Төрекмәнстан белән текстиль сәнәгате – эрләнгән җепләр, тукымалар һәм йон сатып алу өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International