"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм" илкүләм проектында катнашучы предприятиеләр өчен "Татарстан Республикасында остазлыкның иң яхшы практикалары – 2019" конкурсында катнашу мөмкинлеге бар.
Конкурсның максаты – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, остазлыкны үстерүгә һәм Татарстан Республикасында нәтиҗәле остазлык тәҗрибәсен таратуга һәм үстерүгә шактый өлеш керткән остазларны ачыклау, тану һәм бүләкләү.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
Конкурста катнашу өчен 2020 елның 17 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә гариза һәм ризалык җибәрергә кирәк. Гаризаны электрон почта адресына электрон рәвештә тапшырырга мөмкин: mpt@tatar.ru яки басма рәвештә әлеге адрес буенча: 420111, ТР, Казан шәһәре, Островский урамы, 4 нче йорт.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасының югары вазыйфаи затлары катнашында тантаналы шартларда уздырылачак.
Игътибар итегез, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык конкурста катнашучы оешманың һәр катнашучысына һәм элемтә өчен җаваплы затына тутырыла.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм гариза формасы сылтама буенча урнаштырылган