ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың инвестиция каталогына өч яңа проект өстәлгән. Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашында узган 11 нче Инвестиция советы утырышы кысаларында бизнес-инициативалар турында фикер алыштылар.

Беренче проект сәнәгать предприятиеләре төзелеше һәм аларны капиталь ремонтлау өчен җиһазлар җитештерү белән бәйле ("Iron Industry Сомрапу" компаниясе). Бу торба узеллары җитештерү дә, эстакадалар, биналар һәм корылмалар өчен металл конструкцияләр ясау да.

Икенче проект вентиляция һәм төтенне суырту системалары өчен электр приборларын җитештерү предприятиесе тарафыннан тәкъдим ителде ("КЭМА" ҖЧҖ компаниясе). Мондый продукция җитештерү җирле кулланучылар ихтыяҗлары өчен үзебезнең базарны сыйфатлы продукция белән тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк.

Соңгы тикшерелгән проект экологик өлешкә кагыла: пластик савытларны алыштыру өчен икенчел чималдан төргәкләр җитештерә башлау ("Акватар" предприятиесе). Беренче чиратта компания үз эшләнмәләрен күкәй җитештерүчеләргә бирергә ниятли.

Бүген Түбән Кама алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә төрле юнәлештәге 55 объект инвестиция каталогында тора, аларның гомуми инвестиция күләме 43 млрд.сум һәм 7,5 мең эш урыны тәшкил итә. Барлык проектлар да алып барыла, муниципаль структуралар тарафыннан ярдәм күрсәтелә.

Узган атнада СИҮАБТ 10 резидент белән тулыланган, бу Түбән Камага 2019 ел буенча KPI-күрсәткеченә ирешергә ярдәм иткән.

Түбән Кама муниципаль районы советы матбугат хезмәте материаллары буенча


9
август, 2019 ел
җомга

8 август көнне "Нефтехим Арена" мәдәни-спорт комплексында "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин компаниянең яшьләр оешмасы вәкилләре, WorldSkills VII Илкүләм чемпионатында катнашучылар һәм экспертлар, шулай ук НХТИ һәм Түбән Каманың Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары белән очрашты. Очрашу формаль булмаган шартларда "галстукларсыз" гына узды.

Аралашуның төп максаты – яшь буыннан турыдан-туры элемтә алу, яшь хезмәткәрләрне һәм студентларны борчыган мәсьәләләр хакында белү, аларны нинди перспективалар көтүе турында сөйләп, предприятиегә мөмкин кадәр күбрәк яшь белгечләрне җәлеп итү. Фикер алышу темалары төрле иде. Яшьләрне социаль яклау, һөнәри үсеш перспективалары, экология һәм компаниянең киләчәк үсешенә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. Торак белән тәэмин итү, IT-технологияләрне, хезмәт шартларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программаларны актив гамәлгә ашыра. Хәзерге вакытта предприятиенең армия хезмәтеннән кайткан хезмәткәрләр өчен ярдәм программасы яңадан карала. Яшьләргә "күтәрелеп китү" күләмен шактый арттыру планлаштырыла. Яшь гаиләләргә ярдәм итү дәвам итә. Беренче чиратта кирәкле товарлар сатып алуга матди ярдәм бирелә, аның да суммасын арттыру планлаштырыла. Балалар туганда матди ярдәм түләнә. Бу сумма аларның санына бәйле рәвештә үзгәреп тора һәм 15-100 мең сум тәшкил итә.

2015 елда ТАИФ ДК хезмәткәрләре өчен старт алган өстәмә торак программасы ярдәмендә нефть химиячеләренең 1 400 гаиләсе яңа микрорайоннардан фатир алган. Предприятие хезмәткәре медицина тәэминатына исәп тота ала. Компаниядә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Предприятие балансында компания хезмәткәрләре, аларның гаилә әгъзалары, шулай ук барлык түбән камалылар өчен ниятләнгән 13 спорт объекты бар. Быел предприятие ярдәме белән компаниянең балаларны савыктыру лагерьларында 2800 бала ял итәчәк. "Нижнекамскнефтехим" шәһәр инфраструктурасын үстерү буенча социаль миссияне үзенең беренче генераль директоры Н.В. Лемаев ярдәмендә нигездән үк алып бара, быел компания аның 90 яшьлеген билгеләп үтәчәк.

Тэглар: Нижнекамск WorldSkills Kazan 2019 Нижнекамснефтехим

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

 


26
июль, 2019 ел
җомга

"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖдә предприятие ветераннары һәм яшьләр эшен оештыручылар, Шәһәр аксакаллары советы әгъзалары, шулай ук республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен экскурсия узды. Экскурсиядә катнашучылар "Түбән Кама нефть химиясе"нең биологик чистарту корылмаларында булдылар.

"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ биологик чистарту корылмалары 1966 елда төзелгән. Предприятие 50 елдан артык аларны үз балансында тота һәм модернизацияләүгә шактый акча юнәлтә.

Агынты суларны чистарту сыйфатын яхшырту өчен 2016 елда компания реконструкциянең беренче этабын үткәргән. Агынты суларны чистарту сыйфатын шактый яхшыртырга мөмкинлек биргән яңа биналар һәм корылмалар төзелгән һәм файдалануга тапшырылган.

Экскурсия рәшәткәләр бинасыннан башланды. Генераль директор Азат Бикмурзин Түбән Камадан килгән коммуналь юынтыларны кабул итү һәм алдан чистарту өчен билгеләнгән әлеге объектның эше турында сөйләде.

Алга таба кунакларга юынтыларны нәтиҗәле чистарту өчен кулланыла торган җиһазлар күрсәтелде. Аның элеккесеннән аермасы – абсолют герметик булуында. Шул рәвешле, юынтыларны чистарту процессында атмосферага начар ис килү мөмкинлеге шактый кими. Әйтик, биофильтрларда эш өчен бактерияләрнең аерым төрләре алына – алар начар исне нейтральләштерми. Хәзерге вакытта биофильтрлар "сынап карау" процессын уза.

Экскурсиядә катнашучылар шулай ук аэротенкаларда актив ләм эшен күзәтә һәм барлык чистарту этапларын узганнан соң суның барлык таләпләргә туры килүенә инана алдылар.

Барлык катнашучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды һәм "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин белән шәхсән аралашты. Нефть химиячеләре алга таба да мондый чаралар үткәрүне гамәлгә ашырырга планлаштыра.

"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ материаллары буенча


28
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген Яр Чаллыда Түбән Кама ГЭСының 40 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Түгәрәк дата уңаеннан истәлекле стеланы ачу тантанасы булды. Гидротөзүчеләр урамында урнашкан гидравлик турбина рәвешендәге әлеге монумент ГЭС төзелешендә катнашкан төзүчеләрнең, монтажчыларның һәм гидроэнергетикларның хезмәт батырлыгын гәүдәләндерә.

Шулай ук программа кысаларында "Энергетик" мәдәният сараенда НкГЭС төзелеше ветераннары катнашында тантаналы җыелыш узды.

Ветераннарга мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Түбән Кама ГЭСының кайбер хезмәткәрләренә шулай ук "Татарстан Республикасының атказанган энергетигы" дигән мактаулы исемнәр бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International