Бөтендөнья сыйфат көнендә "Казан ярминкәсе"ндә Татарстан Республикасының иң яхшы метрологларын һәм стандартизаторларын игълан иттеләр. Бүләкләү тантанасында министр урынбасары Герман Лернер катнашты.
2015 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре" конкурсында "Сыйфатлы продукция һәм хезмәт күрсәтүләр үсешенә зур өлеш керткән өчен" номинациясе барлыкка килде. Ул "Иң яхшы метролог", "Иң яхшы стандартизатор", "Иң яхшы сынау лабораториясе" һәм "Югары уку йортларын тәмамлаучыларның иң яхшы диплом эше" номинацияләреннән тора.
Республиканың иң яхшы метрологлары арасында — "КАМАЗ", "ТАНЕКО", "Татарстан Республикасы РТПЦ" хезмәткәрләре һәм башкалар. "ТРның иң яхшы стандартизаторы" номинациясендә – җиде кеше, шул исәптән КМПО, КВЗ һәм "Нижнекамскнефтехим"нан да, җиңүчеләр бар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, иң яхшы сынау лабораторияләре – "Белый Кремль" сыра кайнату заводы, "Татнефть", "Татинвестгражданпроект" лабораторияләре һәм башкалар. КНИТУ, КФУ һәм НИТУ-КАИ тәмамлаучылар "Иң яхшы диплом эшләре" номинациясендә дипломнар алды.
"Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ директоры Фәрит Туктаров коллегаларын лаеклы бүләкләре белән котлады.
"Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ материаллары буенча
Халыкара сыйфат көнен сыйфат мәсьәләләре өстенлекле булган күп кенә илләрдә билгеләп үтәләр. Дөнья җәмәгатьчелеге беренче тапкыр бу көнне 1989 елда билгеләп үткән, ә алты елдан соң (1995) Европа сыйфат оешмасы бу атнаны ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесенә, Европа сыйфат атналыгы дип игълан итә.
Дөньяның күп кенә илләрендә икътисадта иң беренче проблемаларның берсе – сыйфат. Ул һәр предприятие үсешендә уңыш ачкычы булып тора. Бу төшенчә әйләнә-тирә мохитне, кешенең физик һәм эмоциональ хәлен үз эченә ала торган тормыш сыйфаты белән бәйле. Әлеге проблемага игътибар җәлеп итү максатыннан Халыкара бәйрәм оештырылган да инде.
Бөтендөнья сыйфат көненең төп бурычы – дөнья базарында тәкъдим ителгән югары сыйфатлы хезмәтләрнең һәм җитештерелә торган продуктларның әһәмиятен арттыру. Товарлар җавап бирергә тиешле беренче критерий – кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсызлык, икенчесе – алар кулланучыларның күрсәтелгән нормаларына, ихтыяҗларына һәм өметләренә туры килергә тиеш.
Азык-төлек, товарлар, белем бирү, хезмәт күрсәтү сыйфаты – болар барысы да тормыш сыйфаты, кешенең психологик уңайлылыгы.