POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концернына керә) базасында көнкүреш техникасын төяп озату, саклау һәм ташу өчен алдынгы технологияләре булган логистика үзәгенең төзелеше алып барыла.
Төзелеш POZIS базасында көнкүреш техникасы һәм медицина суыткыч җайланмалары җитештерүне комплекслы үстерү буенча Ростех дәүләт корпорациясе тарафыннан расланган инвестиция программасы кысаларында алып барыла.
Җитештерү куәтләрен 40%ка арттыруны исәпкә алып, суыту техникасы җитештерү корпусларын үзгәртеп кору планлаштырыла.
Логистика үзәге биналарының гомуми мәйданы 15 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк. Бу предприятиегә 35 мең берәмлек көнкүреш техникасы сыйдырышлы заманча склад комплексы булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Склад белән идарә итү буенча WMS-системасын кертү логистика үзәге оештыруның аерым этабы булачак, ул склад исәбен автоматлаштыру һәм барлык бизнес-процессларны оптимальләштерү өчен билгеләнгән.
"ПОЗиС" заводы матбугат хезмәте материаллары буенча