ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Очрашуда шулай ук Төркия Республикасының Татарстандагы Генераль консуллыгы сәүдә вәкиллегенең сәүдә атташесы Исмәт Озкан да катнашты.

Кунакларны сәламләп, министр Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең уңышлы үсүен билгеләп үтте. 2018 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 300 млн. тәшкил иткән, алдагы ел белән чагыштырганда бу 4%ка югары.

"Төркия – безнең ышанычлы тышкы икътисадый партнерыбыз. Татарстан һәрвакыт яңа проектлар өчен ачык, һәм без төрек партнерларыбызга аларны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм итәргә әзер", – дип ассызыклады министр.

Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы сүзләренә караганда, "Татарстан Төркиянең тышкы икътисадый багланышларында аерым урын алып тора. Безнең компанияләр эштән һәм Татарстан Республикасында булудан канәгать".

Шулай ук Исмәт Эрикан билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясендә үз производствосын ачкан Төркия компанияләре республикага инвестицияләү буенча озак сроклы планнарга ия.

Бүгенге көндә Төркия Республикасы белән хезмәттәшлекнең иң кирәкле юнәлешләреннән берсе – төзелеш. "Дөньяда Төркия подрядчылары, Кытайдан соң, ихтыяҗ буенча икенче урында тора", – диде генконсул.

Исмәт Эрикан шулай ук Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең башка перспектив юнәлешләре турында да сөйләде:

"Бездә инвестицияләүнең өстенлекле өлкәләре бар, барыннан элек, бу нефть химиясе. Әмма Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр ике яклы булырга тиеш, шуңа күрә без Татарстан предприятиеләрен Төркиядә инвестицион проектларны гамәлгә ашырырга чакырабыз".

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, ике яклы хезмәттәшлек характеры республика өчен өстенлекле юнәлеш булып тора:

"Татарстанда хәзер "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, ул, аерым алганда, чит илләрдә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларга ярдәм итүне күздә тота".

"Республика алдына продукция экспортын 5 ел эчендә ике тапкыр арттыру бурычы куелган, шуңа күрә без, һичшиксез, киләчәктә хезмәттәшлек итү һәм уртак проектлар булдыру өчен җирлек табачакбыз", – диде очрашу ахырында министр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International