ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

19 октябрьдә Гусар (Әзәрбайҗан) шәһәрендә "RusAzeriSpirits" Россия-Әзәрбайҗан заводы ачылды. Бу – "Татспиртпром"ның беренче халыкара производство мәйданчыгы.

Проект "Carcıoglu Group" – Әзәрбайҗанның эчемлекләр һәм азык-төлек продуктлары импортында махсуслашкан эре компаниясе, шулай ук алкогольне дистрибуция буенча лидер булып тора.

Заводны эшләтеп җибәрү тантанасында "Татспиртпром" АҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов, "Carcıoglu Group" директоры Эльчин Джарчиев, Россия Федерациясенең Әзәрбайҗандагы илчелеге һәм Әзәрбайҗан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре катнашты.

Проект алкоголь җитештерүне генә түгел, ә Әзәрбайҗан территориясендә продукция сатуны да үз эченә ала. Ике партнерның беренчел инвестиция суммасы 2 млн доллар тәшкил итә. Яңа җитештерү эшенең беренче ике елында тагын 3 млн. долларны өстәмә инвестицияләү планлаштырыла.

"Татспиртпром" яңа завод куәтләрен елына 1 млн декалитрга кадәр җиткерергә планлаштыра, бу "RusAzeriSpirits" заводына Әзәрбайҗанда аракы куллану күләмен еллык күләмнең 20%ына кадәр җитештерергә мөмкинлек бирәчәк.

2018 елда Әзәрбайҗанда тарала башлаган Tundra һәм Graf Ledoff аракысыннан тыш, яңа заводта "Татспиртпром"ның башка брендларын – "Ханская", "Русская Валюта" һ.б. җитештерү планлаштырыла. Татарстан компаниясе брендларыннан тыш, Россия һәм чит ил алкоголь җитештерүчеләренең сәүдә маркалары да таратылачак.

Аракы җитештерүдә "Татспиртпром" филиалы – Усад спирт заводында җитештерелгән "Альфа" класслы спирт кулланылачак. Яңа предприятиедә барлык технологик процесслар "Татспиртпром" компаниясе белгечләре контролендә булачак.

Татарстан һәм Әзәрбайҗан компанияләре арасында хезмәттәшлек узган елда башланган. 2018 елның октябреннән "Татспиртпром" үз продукциясен "Azeri" заводы куәтләре ярдәмендә җитештергән. «Татспиртпром", дистрибуцияне киңәйтү өчен, "Carcıoglu Group" компаниясе белән Әзәрбайҗан территориясендә Татарстан алкоголь продукциясен сату буенча эксклюзив хокук килешүе төзелгән.

"Татспиртпром "АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International