ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Казакъстан җитештерүчеләре кунакчыллык индустриясе өчен халыкара күргәзмәдә үз продукцияләрен тәкъдим итү өчен Казанга киләчәк.

Казакъстан Республикасы стендында җирле алты җитештерүче чыгыш ясаячак:

  • Көрік ШҚ – турыдан-туры чыгып, сок җитештерүче;
  • Султан-Маркетинг – макарон һәм кондитер әйберләре;
  • Елена тегү производствосы – пешекче кительләре, спорт костюмнары, футболкалар, поло футболкалар җитештерә;
  • Песня Лета – табигый соклар җитештерүче компания;
  • Аврора – көнкүреш химиясе һәм косметика
  • NefisGroup – каһвә катнашмасы, данәле юеш салфеткалар һәм башкаларны җитештерә.

Стенд Казакъстан Республикасының Сәүдә һәм интеграция министрлыгы, КР "Атамекен" Илкүләм эшкуарлар палатасы, КР Тышкы сәүдә палатасы тарафыннан Казакъстан Республикасының Россиядәге илчелеге һәм КР Сәүдә вәкиллеге ярдәмендә оештырылган.

"Horeca by Kazan-2019" күргәзмәсе – Казанда һөнәри ресторан һәм кунакханә сегментының беренче күргәзмәсе. Чара 23-25 октябрьдә узачак һәм "Казан Экспо" үз мәйданчыгында туристлык базарының барлык вәкилләрен берләштерәчәк. Күргәзмәдә катнашучылар өчен белем бирү программасы, спикерлар чыгышы, профессиональ конкурслар һәм иң яхшы җитештерүче компанияләрнең экспозицияләре планлаштырылган.

Казакъстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консуллыгы матбугат хезмәте материаллары буенча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International