ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

Үзбәкстан Республикасының Генераль консуллыгы Казанда Үзбәкстан Республикасының бәйсезлегенә 28 ел тулуга багышланган рәсми һәм тантаналы чаралар оештырды.

Әйтик, иртән ТР мөселманнарының диния нәзарәте бинасында Үзбәкстанга хаҗ кылу туризмы тәкъдим ителгән иде, шуннан соң Казан кооператив институтында Казан шәһәренең Үзбәк мәдәни үзәге ачылды.

Көннең икенче яртысында Казан Ратушасында Татарстан Республикасы профсоюз оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды, ә чараны оештыручылар Үзбәкстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдир итте.

Программаның эшлекле өлеше туристлык компанияләре, профсоюзлар, шулай ук Россия һәм Үзбәкстан бизнес-даирәләре вәкилләре катнашында В2В форматындагы очрашулар белән тәмамланды. Татарстан һәм Үзбәкстан бизнес-бергәлекләренең берничә вәкиле үзара файдалы хезмәттәшлек турында берничә килешү имзалады.

Көн ахырында Казан Ратушасының колонналар залында Татарстан Республикасының рәсми затлары катнашында бәйрәмчә кабул итү оештырылды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер да катнашты.

Үзбәкстан ягы вәкилләре – Үзбәкстан Республикасының Туризмны үстерү буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Абдулазиз Аккулов һәм Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Фәрит Насриев чараның мәртәбәле оештыручылары булды.

"Татарстан белән Үзбәкстан арасында ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүнең потенциалы зур, без товар әйләнешен елына 10 млрд. сумга кадәр җиткерергә омтылачакбыз, шул исәптән туристлык секторын үстерү исәбенә дә", – дип ассызыклады Фәрит Насриев, кунакларны сәламләп. 

фото darsik.com сайтыннан


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International