ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Америка сәүдә палатасында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалы презентацияләнде.

Презентация башында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады:

"Татарстан, беренче чиратта, безнең тышкы икътисадый мөнәсәбәтләрдә прагматик якын килүебезне күрсәтә. Без үзара файдалы мөнәсәбәтләр булдырырга, барлык партнерларыбызга ярдәм итәргә тырышабыз һәм бу курсны күп еллар дәвамында системалы һәм эзлекле рәвештә уздырабыз".

Презентацияне Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина дәвам итте, ул Татарстан Республикасының инвестиция эшчәнлегендәге казанышлары белән уртаклашты.

Шулай ук "Иннополис" МИЗ вәкиле Вадим Галиев һәм шәхси эшкуар Алим Галимуллин презентацияләр белән чыгыш ясады, соңгысы республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендә стартап-проектлар тәҗрибәсе турында сөйләде.

Татарстанда Америка компанияләре проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында "ЗМ Россия" компаниясе вәкиле Александр Черепанов сөйләде.

Чараның модераторы – Америка сәүдә палатасының Россиядәге президенты Алексис Родзянко.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International