ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Россия һәм Белоруссия массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, шулай ук Берлек дәүләтенең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. 

22 журналисттан торган делегация Татарстанга "Беларусия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлек перспективалары" темасына дүрт көнлек пресс-тур кысаларында килгән.

Министр республиканың нефть чыгару, нефть химиясе, машина төзелеше, электр энергетикасы, азык-төлек, җиңел һәм агач эшкәртү сәнәгатен билгели торган сәнәгать профиле турында сөйләде. Шулай ук мәдәният өлкәсендәге уртак проектлар турында сөйләде.

Беларусия Республикасы безнең республиканың иң эре экспортерлары исемлегендә 4 нче урында тора, ул Татарстан Республикасының стратегик партнерларының берсе булып тора.

2004 елның 23нче июнендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусия Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, әлеге документ нигезендә чаралар планы гамәлгә ашырылачак.

Әлеге план һәр 4 ел саен яңартыла.

2018нче елда Татарстан Республикасы һәм Беларусия Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше, 2017 ел белән чагыштырганда, 14% артып, 1,19 млрд. тәшкил иткән.

Беларусия Республикасы Татарстан Республикасының иң эре сәүдә партнерларының берсе булып тора: Белоруссиягә экспортка Татарстан экспортының 6,5% туры килә, импортка – 5,1%. 

Беларусия Республикасына Татарстан Республикасы экспортының нигезе булып ягулык, нефть һәм аларны кудыру продуктлары тора, бу Татарстан Республикасының барлык экспортының 60%ын тәшкил итә.

Хәзерге вакытта Беларусия Республикасында "Татнефть" компаниясенең 18 автозаправка станциясе эшли. "Татнефть" ГАҖ төркеме предприятиеләренең Беларусия Республикасына нефть һәм продукция китерү күләмен арттыру өлешендә актив эш алып барыла.


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Хөкүмәте делегациясенең Беларуська визиты алдыннан ике яклы хезмәттәшлек буенча эшче төркем утырышы узды.

Очрашуда ике төбәкнең нефть химиясе комплексының эре предприятиеләре вәкилләре катнашты, очрашуны министр урынбасары Илдар Мингалиев үткәрде.

Яклар продукция белән тәэмин итү күләме һәм "Татнефть" белән "Беларусьнефть", "Нижнекамскнефтехим" һәм "Белшина", "Кварт" ГАҖ һәм "Могилевхимволокно" һ.б. компанияләр арасында үзара файдалы хезмәттәшлек буенча "сәгать чагыштырды".

Эшче төркем утырышы Татарстанның нефть, газ, химия форумы – 2019 уздыру кысаларында узды, анда Беларусьтан 30 кешелек составта сәнәгый делегация килде.

Өстәмә:

Татарстан һәм Беларусь хезмәттәшлегенең төп тармаклары – машина төзелеше, нефть химиясе продукциясе һәм дару чаралары. 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан белән Беларусьның тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 260 млн. артып киткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International