ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

22-27 август көннәрендә "Казань Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә "WorldSkills Kazan 2019" һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узды.

Чемпионатта барлыгы 56 компетенция җәлеп ителгән иде, аларның 13е –  WorldSkills Junior, ә 22се – Future Skills. Әлеге масштаблы чарада 69 ил, шул исәптән Россия дә, катнашты. Безнең ил җыелма командасы составына Россиянең 24 төбәгеннән 63 кеше катнашты, алар арасында Татарстан Республикасыннан да катнашучылар бар иде.

Россия җыелма командасы 14 алтын, 4 көмеш һәм 4 бронза медаль, шулай ук профессионаллык өчен 25 медаль яулады һәм медаль зачетында Кытайдан кала икенче урын алды (өченче урынны Көньяк Корея җыелма командасы алды).

Дөнья чемпионатында Татарстан Республикасыннан 13 компетенция буенча 14 кеше катнашты, аларның 9ы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән иде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 9 компетенциядән 7 компетенция буенча призлы урыннар яуланды: ике компетенция буенча – алтын, берәр – бронза һәм дүртәр компетенция буенча профессионаллык өчен медальләр.

Татарстаннан Айдар Минеев "Прототиплар ясау" компетенциясендә "алтын” яулады. Прототиплар ясау белән егет балачактан ук мавыга икән. Җитәкчесе Хәлим Алмаев аңа әлеге компетенциядәге ярышларда катнашырга тәкъдим иткән. WorldSkills ярышларына Айдарны шулай ук 2018 елда Будапештта узган Европа чемпионатында "Инженерлык дизайны CAD" компетенциясендә җиңгән туган абыйсы Альбертның уңышлары да рухландырган.

Җиңүчеләрне һәм призерларны 27 августта "Казань Арена" стадионы мәйданында узган WorldSkills Kazan 2019 ябылу рәсми тантанасында бүләкләделәр.

WorldSkills Shanghai 2021 дөнья чемпионатына әзерлек бара торган Кытай вәкилләренә WorldSkills флагын тапшыру тантанасы чемпионатны ябуның мөһим мизгеле булды.

 

ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы файдаланылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International