ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

9 нчы октябрьдә "Казан ярминкәсе" мәйданчыгында "Сәламәтлек индустриясе. Казан" дигән 24 нче халыкара махсус күргәзмә һәм "Эстетик медицина һәм косметология. Казан" дигән 1 нче махсус күргәзмә ачылды.

Шул ук көнне "Татарстан" конференцияләр залында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган "Татарстан Республикасы медицина сәнәгате үсешенең актуаль проблемалары" темасына түгәрәк өстәл узды. Анда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР буенча Росздравнадзор территориаль органы, медицина җиһазлары җитештерүче предприятиеләр, шулай ук профильле фәнни-белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты.

Министр урынбасары Алексей Савельчев рәислегендәге түгәрәк өстәлдә катнашучылар тармакның иң мөһим мәсьәләләре, аерым алганда, медицина эшләнмәләрен БДАМС системасының яңа кагыйдәләре буенча яңадан теркәлү һәм дәүләт сатып алуларында катнашуга, шул исәптән товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр каталогына, бәйле булган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл барышында "ФармМедПолис РТ" вәкиле "Татарстан Республикасында медицина сәнәгать паркы" проектын тәкъдир итте, ә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгече катнашучыларга "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты турында сөйләде.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау һәм косметология белгечләре, шулай ук медицина сәнәгате вәкилләре өчен әһәмиятле вакыйга булып тора. Медицинаның төрле юнәлешләрендәге яңалыкларны медицина җиһазлары һәм медицина приборлары җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр тәкъдим итә. Тармак белгечләре өчен бай эш программасы оештырылган иде: фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, тематик фестивальләр һәм семинарлар.

Күргәзмә эше 11 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, чара ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә оештырылган.


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Бүген "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында "Татарстанда ясалган: җирле җитештерүчеләрнең перспективалары. Хуплау һәм кабул итмәү" темасына түгәрәк өстәл булды. Чараны оештыручылар – "РБК-Татарстан" мәгълүмат агентлыгы редакциясе.

Түгәрәк өстәлнең көн тәртибендә җирле продуктларның конкурентлылык сәләте, халыкның җирле продуктларга һәм куллану өстенлекләренә ихтыяҗы, сату мөмкинлекләре, Россия һәм халыкара базарларда Татарстан брендының сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлеге, шулай ук җирле продукцияне экспортлау мәсьәләләре каралды.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле Резедә Миңнеханова үз чыгышында болай дип билгеләп үтте: "Россия буенча челтәрле сәүдә өлеше арта, республикада да мондый тенденция күзәтелә. Әмма Татарстанда, Башкортстан белән беррәттән, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында статистика буенча челтәрле сәүдә өлеше иң азы. Иң зур күрсәткечләр Мари Иле Республикасында (58%), Киров (49,8%) һәм Саратов өлкәләрендә (48,9%). Республикада күп форматлы сәүдә үсешенә басым ясалды, ә безнең региональ челтәрләр катлаулы конкурентлы вәзгыятьтә позицияләрне сакларга тырыша. Шулай ук соңгы елларда федераль сәүдә челтәрләренең җирле җитештерүчеләр белән күбрәк эшли башлавын да билгеләп үтәргә кирәк, бу логистиканы гадиләштерүгә бәйле, шулай ук җирле продукция халык арасында да популяр була башлады".

Түгәрәк өстәл мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстандагы азык-төлек продуктлары җитештерүче-компанияләр һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре чыгыш ясады. Алар арасында – "БКК" АҖ, "Эссен" сәүдә челтәре, "Кукмара" КЗМП һәм башкалар.

"Волга" макротөбәк дәүләт органнары белән эшләү директоры Тимур Баймуллин "Пятерочка" сәүдә челтәрендә җирле тәэмин итүчеләр белән эшнең ничек корылуы һәм аларның өлеше турында сөйләде: "Чыннан да, безнең киштәләрдә челтәрнең гомуми товар әйләнешендәге җирле товарлар өлеше уртача 30-40% тәшкил итә, ә ит гастрономиясе, сөт, икмәк-күмәч продукциясе сегментында әлеге өлеш якынча 80-90%ка җитә”.

Үз чиратында, Алсу Хәйруллина – "Алкоторг" ҖЧҖ ("Татспиртпром" АҖ) директоры урынбасары болай дип сөйләде: "Алкоголь – сәүдә челтәрләрендә төбәк җитештерүчеләре өлешен арттырырга мөмкинлек бирә торган товар категориясе ул".

Антон Мартынов – "Бәхетле-1" ҖЧҖ сәүдә маркетингы буенча директоры үз чыгышында ассызыклаганча: "Җитештерүчеләргә карата дәгъваларның берсе – продукция китерүдә тотрыклылык һәм даимилек булмау. Мәсәлән, җиләк-җимеш продукциясе буенча бездә ел әйләнәсе ихтыяҗ бар, әмма җитештерүчеләрдә бары тик сезонлы тәкъдимнәр генә. Моннан тыш, республикада хәләл продукция җитештерүчеләр җитәрлек түгел – конфет, сыр һ.б. җитештерүчеләрдән тәкъдимнәр аз. Безнең челтәр Мәскәүдә, товарларны "Татарстанда ясалган" дип билгеләп, махсус акция ясады һәм без хәләл продукциягә ихтыяҗның зур булуын ачыкладык".

Очрашу ахырында катнашучылар җирле җитештерүчеләрнең федераль челтәрләр белән ике арада проблемалары барлыкка килүе турында билгеләп үтте. Әмма аларны ачык диалог һәм даими хезмәттәшлек итү юлы белән хәл итәргә була.

Тэглар: производство круглый стол Татмедиа РБК-Татарстан


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International