ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Төркиянең TTAF компаниясе вәкилләре белән киңәшмә узды. Компания күпләп сату-алу техникасының төрле элементларын, шулай ук үзе эшләп чыгарган продуктларны һәм уникаль техник чишелешләрне җитештерүче эре предприятиеләрнең берсе булып тора.

TTAF делегациясе Татарстан Республикасына 1 июльдә килде. Делегация составына Евразия үсеш банкы һәм Евразия халыклары ассамблеясе вәкилләре кергән.

Визитның максаты – базар торышы, шул исәптән хезмәт базары, инвестицион климат, шулай ук хөкүмәт тарафыннан ярдәм чаралары турында мәгълүмат алу.

Делегация Татарстанның эре предприятиеләрендә, тармак министрлыкларында һәм ведомстволарында, шулай ук "Иннополис" махсус икътисадый зонасында булды.

3 июльдә делегация ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына килде, анда аларны Альберт Кәримов каршы алды. Сәламләү сүзендә ул Татарстанның яңа проектлар өчен ачык булуы һәм республиканың аларны тормышка ашыруда һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер булуы турында билгеләде.

TTAF компаниясе якын арада "Иннополис" МИЗ территориясендә үз производствосын ачарга планлаштыра. "Без, бу эш Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәчәк, дип ышанабыз", – дип билгеләп үтте TTAF компаниясенең Евразия төбәгендә бизнесны үстерү буенча директоры Каан Ялчын.

Агымдагы киңәшмәдә компания Татарстан территориясендә гамәлгә ашырырга теләгән проектлар тәкъдир ителде. Аерым алганда, шифрлау җайланмалары, шәһәрләрне яктыртучы "акыллы" системалар, медицина өчен "акыллы" постоматлар, хасталык рецептларын электрон бирү системасы, пациентны уч төбе буенча идентификацияләү, мәгариф учреждениеләре өчен смартборд, шулай ук мәгълүматларны эшкәртү үзәген модернизацияләү проекты.

Якындагы ике айда TTAF компаниясе "Иннополис" МИЗ территориясендә локальләшүнең төгәл урынын сайларга, шулай ук булачак предприятиенең логистикасын эшләргә планлаштыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International