Кама автомобиль заводы - КАМАЗга 50 ел тулды.
Заводка 1969 елда нигез салына һәм ул әкренләп заманча зур йөк автомобильләре җитештерүче предприятиеләрнең зур комплексына әверелә. КАМАЗның ярты гасырлык тарихында аның машиналары Россиядә дә, чит илләрдә дә киң танылуга лаек булды.
Чаллыда юбилей чаралары 2019 елның 5 декабрендә башланып китте. Шәһәрнең Орган залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, хакимият органнары вәкилләре, шулай ук предприятие хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашында концерт узды. Татарстан Президенты алдынгы белгечләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. «КАМАЗ» ГАҖ коллективына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены тапшырылды.
2019 елның 13 декабрендә бәйрәм чаралары циклы автомобиль заводында Россия Президенты Владимир Путин, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм башка рәсми затлар катнашында дәвам итәчәк.
«КАМАЗ» ГАҖ хезмәт коллективын юбилей датасы белән чын күңелдән котлыйбыз!
Ноябрь аенда "КАМАЗ" ГАҖ "Ел экспортеры - 2019" премиясе кысаларында "Эре бизнес: югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры" дигән абруйлы номинациядә икенче урынны яулады.
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган "Ел экспортеры" премиясен алу өчен барлык федераль округлардан барлыгы 1600дән артык гариза тапшырылган булган. Экспортерлар түбәндәге номинацияләрдә җиңү яулау өчен дәгъва белдергән: "Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры", "Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры", "АСК өлкәсендә ел экспортеры", "Хезмәт күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры", "Яңа география" һәм "Ел ачышы". Катнашучыларның 70%тан артыгы – кече һәм урта бизнес субъектлары.
Бөтен дөньяга үзенең йөк автомобильләре һәм автодетальләре белән танылган "КАМАЗ" ГАҖ киеренке көрәштә "Эре бизнес: югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры" номинациясендә көмеш медаль алган. Дөньяның 50дән артык иленә продукциясе китерелә торган компания яңа экспорт продуктлары булдыруы һәм Европаның биш хуплау сертификатына ия булуы белән билгеләп үтелгән. Моннан тыш, завод Евро-6 экологик стандартындагы КАМАЗ-5325 автомобильләренең сынау өчен җитештерелгән партиясен Литвага илтте.
Җиңүчеләр РЭҮ тарафыннан төрле бонуслар алачак. Алар арасында: чит ил базарларында чит ил партнерлары белән сөйләшүләрне шәхси рәвештә алып бару; экспорт контрактына хезмәт күрсәтүгә бонус тарифы; чит ил маркет-плейсында теркәлү; Мәскәүдә Экспорт мәктәбе базасында акселерация программасы буенча уку, шулай ук экспортерларга мәгълүмати ярдәм чараларының киң исемлеге.
Премия ике этапта, конкурс нигезендә үткәрелде. Башта җиңүчеләр 8 федераль округ дәрәҗәсендә бүләкләнгән, алга таба һәр номинациядә илкүләм дәрәҗәдә иң яхшылары билгеләнгән.
Киләсе елда премиядә катнашу өчен гаризаларны Россия экспорт үзәге сайтында бирергә мөмкин.
"Россия экспорт үзәге" АҖ материаллары буенча
Үзбәкстан Республикасы Сәмәрканд шәһәрендә "КАМАЗ" автомобильләре шассиен җыю буенча "УзАвто Трэйлер" ҖЧҖ компаниясенең яңа җитештерү линиясе ачылды.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Сәмәрканд өлкәсе Хакиме Эркинжон Турдимов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.
Чара кунакларына "КАМАЗ" автомобильләрен җыю цехын, асылмалы һәм тагылма техника корпусын, детальләр җыю комплекты линиясен, газ баллоны җиһазларын җыю участогын, автопредприятиедә чыгарылырга тиешле йөк автомобильләре һәм коммуналь махсус техника модельләрен күрсәттеләр.
Җыю линиясе яңа җитештерү корпусында оештырылган, гомуми мәйданы 7,4 мең кв.м. Линия елына 3000 берәмлектән артык йөк автомобиле җитештерү куәтен тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче заманча технологик һәм ярдәмче җиһазлар белән җиһазландырылган.
Тантана кысаларында "KAMAZ ASIA LEASING" ҖЧҖ белән "UzAuto TRAILER" АҖ арасында уртак предприятие төзү турында документлар имзаланды.
Уртак предприятие "бер тәрәзә" режимында КАМАЗ автомобильләрен лизингка сатып алганда, җиһазларны иминиятләштерүне, урнаштыруны һ.б. да кертеп, комплекслы продукт тәкъдим итәр дип көтелә.
ТР Президенты һәм "КАМАЗ" ГАҖ матбугат хезмәтләре материаллары буенча
Сәнәгатьне үстерү фондының Экспертлар советы Татарстандагы "РИАТ" ААҖ предприятиесенә "Хезмәт җитештерүчәнлеге" программасы буенча 300 млн. сумлык кредит хуплаган. Компания җиһазлар сатып ала, җитештерү процессларын сакчыл җитештерү принципларын һәм методларын исәпкә алып оештыра һәм яңа модернизацияләнгән корпуста елына 2 меңгә кадәр махсус автомобиль җитештерә башлаячак. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеге 2024 елга 40%ка артачак.
Алынган акчага төрле юлларда һәм климат шартларында файңадалану өчен өстәмә эшләп бетерелгән КАМАЗ автомобильләрен җитештерү өчен әзерләү, механик эшкәртү, эретеп ябыштыру, җыю һәм буяу җайланмалары комплекслары, махсус җиһазлар, үзбушаткыч һәм борт платформалары (тагылмалар), автоцистерналар һәм вакуум төягечләре өчен күп күчәрле шассилар сатып алыначак.
Производствоны җиһазлар белән тәэмин итү белән параллель рәвештә, предприятиедә канбан-системаларны, визуализация системаларын һ.б. сакчыл җитештерү принциплары һәм методлары нигезендә технологик чишелешләр җыелмасын гамәлгә кертү планлаштырыла. Моннан тыш, предприятие, CAD/CAM/CAE/ERP/APS/MES/WMS/PLM программа тәэминатын кулланып, продукция эшләү һәм чыгару процессларын "цифрлаштырырга" ниятли. Бу бердәм мәгълүмат киңлеген булдырып, аның ярдәмендә предприятиедәге идарә итүнең барлык автоматлаштырылган системалары, шулай ук сәнәгать җиһазлары (IoT - әйберләр интернеты) оператив рәвештә мәгълүмат алмаша алачак, бу исә җиһазларның һәм персоналның эш нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
Проектның гомуми бюджеты 422,3 млн. сум тәшкил итә.
РФ Сәнәгатьне үстерү фонды матбугат хезмәте материаллары буенча
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры эшлекле визит белән Кытай Халык Республикасына, Циндао шәһәренә (Шаньдун провинциясе) килде.
Визит барышында Циндао шәһәренең Чит ил эшләре канцеляриясе башлыгы Моу Цзюньдян әфәнде белән очрашу узды. Очрашуда министрны Татарстан Республикасының КХРдагы сәүдә-икътисад вәкиле Евгений Горшков озатып йөрде.
Аерым алганда, фикер алышу өчен Татарстан белән Шаньдун провинциясенең авыл хуҗалыгы, судно һәм вертолет төзелеше, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, электр энергетикасы, инвестицияләр һәм медицина өлкәләрендә хезмәттәшлек перспективалары беренче мәсьәлә булды.
Шулай ук 2018 елның сентябрендә "КАМАЗ" һәм Кытайның Weichai Power компаниясе – Weichai Power Co.Ltd. белән уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе дә каралды. Россия территориясендә 17 литрдан артык, 520дән 2000 кВт кадәр егәрлекле индустриаль дизель һәм газ двигательләре җитештерү буенча предприятие төзү турындагы килешүгә кул куелды. Бүгенге көндә проект эшләнелеш стадиясендә тора.
Бүген Чаллыда Автозавод проспекты, 2 нче йорт адресы буенча Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында "КАМАЗ"ның беренче генераль директоры Лев Борисович Васильевка сын ачу тантанасы узды.
Сәламләү сүзе белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте – ул Лев Васильевның шәһәр үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте:
"Васильев – завод тарихы гына түгел. Ул идарә иткән вакытта 30 мең кешесе булган торак пункт мәктәпләре, урамнары, хастаханәләре булган 300 мең кешеле калага әйләнгән..."
Лев Васильев – совет чорының дәүләт һәм сәнәгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое, 1969 елдан 1981 елга кадәр – "КАМАЗ" җитештерү берләшмәсе генераль директоры. 2020 елның 7 февралендә Лев Борисовичка 95 яшь тула, ул элеккечә энергияле, яшәү ямен тоеп, Мәскәүдә гомер кичерә.
Октябрьнең беренче көнендә Санкт-Петербургта ЭКСПОФОРУМ конгресс-күргәзмә үзәге мәйданчыгында IX Петербург халыкара газ форумы үз эшен башлады.
Чара ел саен газ сәнәгате тармагының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен әйдәп баручы мәйданчык булып тора. Форумда катнашучылар – эре нефть-газ компанияләренең топ-менеджерлары, инновация үзәкләре һәм илнең проект институтлары вәкилләре, экспертлар, академиклар, профильле югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары җитәкчеләре.
Күргәзмә программасында Татарстаннан республиканың алдынгы предприятиеләре катнаша: "КМПО", "АВИАГАЗ-СОЮЗ+" ФҖП", "РариТЭК Холдинг", "КАМАЗ" һәм "Казанкомпрессормаш".
"КМПО" АҖ экспозициясендә төп урынны НК-38СТ газ турбинасы двигателенең табигый үрнәге алып тора, ул предприятиедә эшләнгән алдынгы продуктларның берсе.
Шунда ук, экспозиция янында виртуаль чынбарлык өстәле дә урнашкан. Анда компрессор блогын киң дәрәҗәдә яшереп, блоклап-модульле башкарылган ГПА белән компрессор станциясенең 3D-проекты күрсәтелә.
Чарага килүчеләр шулай ук виртуаль IC.IDO кинотеатрында да булырга мөмкин. IC.IDO ярдәмендә технологияләр газ-турбина энергетика җайланмасының виртуаль дөньясына чумып, энергетика җайланмасының төрле узелларын монтажлау һәм демонтажлау мөмкинлеген бирә.
"КМПО" АҖ матбугат хезмәте һәм https://gas-forum.ru сайты материаллары буенча
"РариТЭК" компанияләре төркеме территориясендә "Зәңгәр коридор — Газны моторларга 2019" газ-мотор техникасы автоузышында катнашучыларга яхшы теләкләр яңгырады. "Газпром газомоторное топливо" һәм "КАМАЗ" вәкилләре, "РариТЭК" компанияләре төркеме җитәкчелеге, хезмәттәшләр, туганнар һәм дуслар чарада катнашучыларга теләктәшлек белдерергә дип килде.
"Зәңгәр коридор — газны моторларга 2019" халыкара газ-мотор техникасы узышының Россия этабы маршруты ("Русская" компрессор станциясе, Краснодар крае) стартына "РариТЭК" компанияләре төркеме автоколоннасы юл тотты.
Тәкъдим ителгән техника арасында ярымтагылмалы КАМАЗ 651156 йөк машинасы, хосусый җитештерелгән ЛОТОС 105 автобусы һәм Hyundai HD 78 фургоны сыекландырылган табигый газда (метанда) эшли. Йөгерештә шулай ук "Газпром газомоторное топливо" һәм "КАМАЗ" экипажлары да катнаша.
Чарага җыелучыларны сәламләделәр һәм машина йөртүчеләргә "КАМАЗ" ГАҖнең газ-мотор техникасы һәм диверсификацияләү буенча директоры Евгений Пронин, "Газпром газомоторное топливо" ҖЧҖнең җитештерү бүлеге җитәкчесе Всеволод Уткин һәм "РариТЭК" ДК генераль директоры Рафаэль Батыршин уңышлар теләде.
Автойөреш 20 сентябрьдә старт ала. Оештыручылар – "Газпром" һәм Германиянең Uniper SE компаниясе. Чарада ягулык сыйфатында компримацияләнгән һәм сыекландырылган табигый газ кулланучы җиңел, йөк һәм пассажир транспорт чаралары катнаша. Автойөреш метанда эшләүче техниканың югары ышанычлылыгын күрсәтә, ерак һәм аеруча ерак араларда пассажирлар йөртү һәм йөк ташу мөмкинлеген ассызыклый.
Быелгы автоузышның яңалыгы – старт көнендә "Русская" КС һәм Грайфсвальд арасында планлаштырылган телекүпер. "Северный поток" финишында финишка чыккан Европа этабында катнашучылар эстафетаны "Төрек агымы" стартында старт алган Россия этабында катнашучыларга тапшыра.
Россия узачак ара озынлыгы – 2 760 км. Маршрут Ростов, Воронеж, Белгород, Мәскәү, Новгород һәм Ленинград өлкәләре территорияләре буенча узачак.
Тикшерү курсы буенча газ-мотор базарында катнашучылар, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, экспертлар белән очрашулар, шулай ук "Газпром"ның яңа газ заправкасы объектларын файдалануга тапшыру чаралары оештырылды.
Тантаналы финиш 3 октябрьдә Санкт-Петербургта "Экспофорум" КҮ мәйданчыгында узачак.
"РариТЭК" компанияләре төркеме материаллары буенча
Бүген Альберт Кәримов 19-23 августта "Звездный" лагере базасында узачак "PROF хәрәкәт" VI Бөтенроссия җәйге һөнәри юнәлеш бирү форумы ачылышында катнашты. Форум Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә "КАМАЗ" ГАҖ тарафыннан оештырылган.
"PROF хәрәкәт" форумы чираттагы тапкыр бөтен илнең урта һәм югары уку йортлары студентларын җыйды. Яр Чаллыга Краснодар краеннан, Волгоградтан, Кемерово һәм Саратов өлкәләреннән, Чуашстаннан һәм Татарстаннан 200дән артык укучы килгән.
Форум эшендә "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин, завод һәм предприятие бүлекчәләре директорлары, шулай ук Татарстанның төрле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнаша.
Быел форум "Эшче һөнәрләр елы"на һәм "КАМАЗ" ГАҖнең 50 еллыгына багышланган. Чараның төп темасы – "Процесслар сыйфаты аша продукция сыйфаты".
"PROF хәрәкәт"нең максаты – яшьләргә үз төбәгендә карьера төзү мөмкинлекләре турында сөйләү. Катнашучылар World-кафеда була, "КАМАЗ" топ-менеджерлары һәм министрлыклар вәкилләре белән аралаша, "КАМАЗ" сыйфат департаменты директоры Антон Сарайкинның лекциясен тыңлый, эшлекле уеннарда, конкурсларда катнаша ала.
"КАМАЗ" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары файдаланылды
Бүген Яр Чаллының пресслау-рама заводында Австриядән чит ил баклары китерүгә алмаш булачак алюминий ягулык баклары чыгару буенча яңа линия эшли башлады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ростех" дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Вице-премьер Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Яңа линияне эшләтеп җибәргәнче Россиядә сыйфаты һәм күләме буенча "КАМАЗ" таләпләренә җавап бирерлек алюминий ягулык бакалары җитештерелмәгән, шуңа күрә дә предприятие продукцияне чит илдән сатып ала торган булган. 2017 елда "КАМАЗ" алюминий ягулык баклары җитештерү буенча үз производствосын оештыру турында карар кабул иткән. 2018 елда Сәнәгатьне үстерү фонды компания проектын хуплаган һәм җитештерүчегә "Комплект эшләнмәләр" программасы буенча займ биргән.
Проект кысаларында "КАМАЗ" 200-800 литр күләмендәге алюминий ягулык баклары чыгара башлаган. Яңа җитештерү куәте елына 35 мең бак тәшкил итә. Шул ук вакытта линия универсаль булып тора һәм алюминийдан да, корычтан да ягулык баклары җитештерү мөмкинлеген бирә.
"Быел без КАМАЗ автомобильләренең яңа буынын җитештерә башлыйбыз, һәм бу проект компания өчен аеруча әһәмиятле. Икътисадый аспекттан тыш, үз линиябез безгә реаль вакыт режимында бакларның сыйфатын КАМАЗ автомобильләренең мөһим компоненты буларак күзәтеп торырга, шулай ук кулланучының үсә торган ихтыяҗларына җавап итеп аларның конструкциясен камилләштерү мөмкинлеген бирәчәк. Һәм, әлбәттә, бу компаниянең импортны алыштыру стратегиясен гамәлгә ашыруда тагын бер адымы", – дип билгеләп үтте "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин.
Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә "КАМАЗ" Австриядән импорт алюминий баклары китерүдән баш тартачак. Үзендә җитештерелгән бакларны куллану "КАМАЗ"га елына 500 млн сум яки бер бак исәбеннән 10 меңнән 18 мең сумга кадәр акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Алюминийдан ясалган ягулык баклары магистраль, шәһәрара һәм шәһәрдә пассажирлар йөртү өчен коммерция автомобильләрендә кулланыла. Аларның өстенлекләре арасында – корыч ягулык багына карата авырлыгы кимрәк, коррозиягә нык һәм янгын куркынычсызлыгы.
Элегрәк Сәнәгатьне үстерү фонды предприятиегә яңа җиһазлар сатып алу өчен ташламалы займ тәкъдим иткән булган. Проектның гомуми бюджеты 544 млн сум тәшкил иткән, шуның 230 млн сумы – Сәнәгатьне үстерү фондыннан алынган займ. Ташламалы финанслау КАМАЗга Россиядә алюминий бакларның заманча производствосын локальләштерү мөмкинлеген биргән, һәм хәзер предприятие читтән кертелә торган югары сыйфатлы продукцияне мөстәкыйль җитештерә.
КАМАЗ өчен дә, төбәк өчен дә мөһим проект Сәнәгатьне үстерү фонды займын җәлеп итеп гамәлгә ашырылган 150нче производство булган.